1964 елның 9 июлендә Индонезиядә Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең халыкара оешмасы — Йәһвә Шаһитләренең юридик корпорациясе — Юстиция департаментында рәсми рәвештә теркәлгән булган. Ләкин кардәшләр дин ирегеннән тулысынча файдалана башлаганчы, аларга Дин эшләре буенча департаментта да теркәлергә кирәк булган. Дин эшләре буенча департамент Христиан диннәре буенча төп идарә белән киңәшләшкән, ә бу төп идарәдә Йәһвә Шаһитләренә каршы торган ашкынучан протестантлар эшләгән.

Бер абый-кардәшебез очраклы рәвештә югары дәрәҗәле бер чиновник белән очрашкан. Ул чиновник Дин эшләре буенча министр белән якын хезмәттәшлек иткән. Кардәшебез дә, чиновник та бер үк авылдан булып чыккан. Моны аңлап, алар туган телләрендә рәхәтләнеп аралашкан. Абый-кардәшебез Йәһвә Шаһитләренең Христиан диннәре буенча төп идарәдә туган авырлыклары турында сөйләгән. Шуннан соң бу чиновник өч кардәшебезгә  министрның үзе белән очрашырга булышкан. Министр исә ягымлы һәм кеше хәлен аңлаучан мөселман кешесе булып чыккан. 1968 елның 11 май аенда министр рәсми рәвештә указ чыгарган. Шулай итеп, Йәһвә Шаһитләре дин итеп танылган булган, һәм аларга Индонезиядә үз эшен башкарырга хокук бирелгән.

Моннан тыш, чиновник миссионерларга визалар алу белән ярдәм итәргә теләк белдергән. Шул чакта аларга Христиан диннәре буенча төп идарәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк булмас иде. Бу гадел кеше ярдәмендә киләсе елларда 64 миссионер Индонезиягә килә алган.

1968 елга миссионерлар белән махсус пионерлар (гомумән алганда якынча 300) һәм 1 200 дән артык вәгазьче Индонезиянең бөтен почмакларында яхшы хәбәрне тараткан. Миссионерлар җирле кардәшләрне өйрәткәнгә, рухи үсеш тизрәк барган. Андый өйрәтү әһәмиятле булган һәм үз вакытында бирелгән дип әйтеп була, чөнки эзәрлекләүләр болытлары бик тиз якынлашып килгән.

Руханиларга «Раштуа бәйрәменә бүләк»

1974 елда Христиан диннәре буенча төп идарә яңадан Йәһвә Шаһитләренә каршы «сугыш» башлаган. Бу төп идарәнең башлыгы, Дин эшләре буенча департаментның бар җирле филиалларына хат җибәреп, Йәһвә Шаһитләре рәсми рәвештә танылмаган дип алдап язган. Ул чиновникларны, Йәһвә Шаһитләре аларга «авырлыклар» тудырганда, аларга каршы эш итәргә өндәгән. Шулай итеп, чынында ул аларны Йәһвә халкын эзәрлекләргә этәргән. Чиновникларның күбесе бу җитәкчелеккә игътибар итмәгән. Ләкин башкалар җыелыш очрашуларыбызны һәм өйдән-өйгә вәгазебезне тыю мөмкинлеген ычкындырмаган.

1976 елның 24 декабрендә бер газетада Йәһвә Шаһитләренең тыелганы турында бастырылган булган

Ул вакытларда Чиркәүләрнең Бөтендөнья Киңәшмәсе (ЧБК) Джакартада үзенең халыкара җыелышын үткәрергә планлаштырган. Андагы мөселманнарга бу гел дә ошамаган. Бу адымны алар агрессив провокация дип санаган.  Дин аркасында киеренкелек көчәя барганга, ЧБК үз җыелышын үткәрмәскә булган. Шулай да христиан диненә тарту аркасында җәмгыять һәм күп кенә сәясәт кешесе бик борчылган. Әлбәттә, руханилар, Йәһвә Шаһитләренең вәгазь эшеннән зарланып, аларны гаепләргә тырышкан. Моның аркасында күп чиновникларның Йәһвә Шаһитләренә мөнәсәбәте начар якка үзгәргән.

Дин аркасында киеренкелек үсә барганга, 1975 елның декабрендә Индонезия Көнчыгыш Тиморга (бүген Тимор-Лесте) үз гаскәрләрен керткән. Элек Тимор Португалиянең колониясе булган. Җиде айдан соң Индонезия Көнчыгыш Тиморның территориясен яулап алган. Тимор халкының патриотик хисләре ташып торган. Кардәшләребез сәяси сорауларда нейтралитет саклап калган һәм хәрби хезмәттә катнашудан яки байракка честь бирүдән баш тарткан. Кардәшләребезнең үз-үзләрен тотышлары армиядә югары дәрәҗәле командирларның ачуын чыгарган (Мат. 4:10; Ях 18:36). Уңайлы очрак белән файдаланып, руханилар хөкүмәткә кардәшләребезгә каршы эш итәргә кушкан. Нәтиҗәдә, 1976 елда, декабрьнең урталарында руханилар «Раштуа бәйрәменә бүләк» алган: хөкүмәт Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген тыйган.