• ТУУ ЕЛЫ: 1957

  • СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ЕЛЫ: 1997

  • КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ: бу кардәш, Ниас утравында ерак урнашкан авылына кайтып, җыелыш оештырган.

2013 ЕЛДА Тугала Ойо шәһәрендә кечкенә җыелышыбыз гаҗәеп белдерү ишетте: без Патшалык Залын төзиячәкбез! Администрация бу проектны хуплады. 60 күршебез дә бу Залны төзүгә ризалаша дип кул куйды. Бер күрше безгә болай дип әйтте: «200 кешенең кул куюы кирәк булса да, табарбыз!»

Бу яңа бинаны төзү белән җитәкчелек итәр өчен, Патшалык Залларын төзи торган тәҗрибәле ике ирекле хезмәтче килде. Патшалык Залы 2014 елның ноябрь аенда инде төзеп бетерелгән иде. Гыйбадәт кылу өчен шундый әйбәт урын булыр дип без хәтта хыялланмаган идек тә! Чыннан да, Йәһвә без көткәннән күбрәкне башкарды!