«ҮСМЕРЛӘР ДЕПРЕССИЯСЕ. НИ ӨЧЕН? НӘРСӘ ЯРДӘМ ИТӘ АЛА?»

Сорау: Үсмерләр депрессиясе турында хәбәрләр борчу салырлык дәрәҗәдә үсә бара. Сезнеңчә, бу проблема белән ничек көрәшергә?

Тәкъдим ит: Шушы брошюрада депрессиядән интеккән үсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен кайбер киңәшләр китерелә.

ХАКЫЙКАТЬКӘ ӨЙРӘТЕГЕЗ

Сорау: Никах бәхетле булсын өчен нәрсә кирәк?

Шигырь: Эф 5:33

Хакыйкать: Яратуга һәм хөрмәткә нигезләнгән никах бәхетле була.

«ЯШЬЛӘРНЕҢ 10 СОРАВЫНА ҖАВАП» (ypq)

Сорау: Мөһим сорауларга, мәсәлән, тормыш ничек барлыкка килгән дигән сорауга килгәндә, сезнеңчә, без ышануларыбызны нәрсәгә нигезләргә тиеш?

Шигырь: Ев 11:1, иск.

Тәкъдим ит: Шигырьдәге искәрмәдән күренгәнчә, ышануларыбызны «инандыра торган дәлилләргә» нигезләү акыллы. Бу брошюраның 9 нчы бүлегендә тормышның барлыкка килүе турында алты сорау карала һәм ышануларыбызны җитди дәлилләргә нигезләргә дәртләндерү бар.

МИНЕМ КЕРЕШ СҮЗЕМ

Шушы мисалларга карап, үзегезнең кереш сүзләрегезне уйлап чыгарыгыз.