Йәһвә Әюп үз иптәшләре Илифаз, Билдад һәм Сәфәр өчен дога кылыр дип көткән

42:7—10

  • Йәһвә Илифазга, Билдадка һәм Сәфәргә Әюп янына барып, яндыру корбаны китерергә кушкан

  • Йәһвә Әюп алар өчен дога кылыр дип көткән

  • Әюп алар турында дога кылгач, фатихалар алган

Йәһвә Әюпне иманы һәм чыдамлылыгы өчен мул фатихалаган

42:10—17

  • Йәһвә Әюпкә яхшы сәламәтлек кайтарып, аны бөтен кайгы-хәсрәтеннән азат иткән

  • Дуслары һәм туганнары Әюпне кичергән бөтен газапларыннан соң юаткан

  • Йәһвә Әюпнең бар милкен торгызып, аңа югалтканына караганда ике мәртәбә күбрәк мал-мөлкәт биргән

  • Әюпнең һәм аның хатынының тагын 10 баласы туган

  • Әюп тагын 140 ел яшәгән һәм дүрт буынга кадәр үзенең балалары белән оныкларын күргән