Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Вәгазьчеләр Азәрбайҗанда вәгазьли

«ТОРМЫШЫБЫЗ ҺӘМ ХЕЗМӘТЕБЕЗ» ЭШ ДӘФТӘРЕ Август 2017

Кереш сүзләр

«Эшләрегез бик күп түгелме?» дигән брошюра һәм кешенең ни өчен барлыкка китерелүе турындагы хакыйкатьне өйрәтер өчен кереш сүзләр. Шушы мисалларга карап, үзегезнең кереш сүзләрегезне уйлап чыгарыгыз.

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

Йәһвә мәҗүси халыкны бүләкләгән

Йәһвә мәҗүси халыкны 13 еллык Тирны камаулары өчен бүләкләгән. Йәһвә тырыш хезмәтебезне һәм корбаннарыбызны кадерләгәнен кайдан беләбез?

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Аллаһыга яраклы сыйфатлар үстер. Басынкылык

Ни өчен басынкылык мөһим? Ул ничек чагыла? Дога һәм Гайсә Мәсихнең мисалы аны ничек үстерергә ярдәм итә?

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

Сакчының җитди җаваплылыгы бар

Сакчылар өстендә шәһәр халкын куркыныч килүе турында кисәтү җаваплылыгы булган. Йәһвә Йәзәкилне символик рәвештә «Исраил халкы өчен сакчы» итеп билгеләгән. Бу нәрсәне аңлаткан?

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Аллаһыга яраклы сыйфатлар үстер. Кыюлык

Ни өчен кешедән курку хисе белән көрәшергә кирәк? Уйлану, дога һәм Йәһвәгә таяну кыюлык үстерергә ничек ярдәм итә ала?

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

Магог җиреннән Гог тиздән юк ителәчәк

Изге Язмаларда Магог җиреннән Гог юк ителгәнче һәм юк ителгәч нинди вакыйга булачагы турында әйтелә.

МӘСИХЧӘ ТОРМЫШЫБЫЗ

Аллаһыга яраклы сыйфатлар үстер. Иман

Ибраһим кебек безгә дә Йәһвә Аллаһыга авыр чакларда да иман итәргә кирәк. Нык иман һәм тугрылыкны ничек үстерергә?

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

Йәзәкил сурәтләгән гыйбадәтханә күренеше һәм син

Йәзәкил сурәтләгән гыйбадәтханә күренеше Йәһвәнең хак гыйбадәткә кагылышлы югары нормалар урнаштырганын искә төшерә. Бу безнең тормышыбызга ничек тәэсир итә?

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Мин ярдәмче пионер булып, тагын кайчан хезмәт итә алам?

Аллаһыга «мактау корбаны» китерү юлларының берсе — ярдәмче пионер хезмәте. Син үзеңә бу максатны куя аласыңмы?