Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Беренче Патшалар 8:1—66

КЫСКАЧА ЭЧТӘЛЕК

  • Килешү сандыгы гыйбадәтханәгә кертелә (1—13)

  • Сөләйман халыкка мөрәҗәгать итә (14—21)

  • Сөләйманның гыйбадәтханәне багышлау догасы (22—53)

  • Сөләйман халыкны фатихалый (54—61)

  • Корбаннар китерү һәм багышлау бәйрәме (62—66)

8  Шулчак Сөләйман Исраи́л өлкәннәрен — Исраилдәге бөтен кабилә башлыкларын һәм ыруг башлыкларын җыйды.+ Давыт Шәһәреннән, ягъни Сионнан,+ Йәһвәнең килешүе сандыгын алып килер өчен,+ алар Иерусалимга Сөләйман патша янына килде.  Этани́м* аенда, ягъни җиденче айда, бөтен исраиллеләр Сөләйман патша алдына бәйрәмгә* җыелдылар.+  Исраилнең бөтен өлкәннәре килгәч, руханилар килешү сандыгын күтәрделәр дә алып киттеләр.+  Алар Йәһвәнең килешүе сандыгын, очрашу чатырын+ һәм чатырда булган бөтен изге әйберләрне алып килделәр. Аларны руханилар һәм ле́вилеләр китерде.  Сөләйман патша һәм аның янына җыелган бөтен Исраил җәмгыяте килешү сандыгы алдында торды. Корбан итеп шулкадәр күп сарык белән эре мал китерелде ки,+ аларның санын хәтта исәпләп тә, хисаплап та бетерерлек түгел иде.  Аннары руханилар Йәһвәнең килешүе сандыгын билгеләнгән урынга+ — йортның иң түр бүлмәсенә, ягъни Иң изге урынга кертеп, керубимнәрнең канатлары астына куйды.+  Керубимнәрнең канатлары килешү сандыгы торган урын өстеннән җәелеп торганга, керубимнәр килешү сандыгы белән аның колгаларын ышыклап тора иде.+  Колгалар+ бик озын булганлыктан, аларның очларын иң түр бүлмә алдындагы Изге урыннан караганда күреп була иде, ә тыштан күреп булмый иде; һәм алар бүген дә шунда.  Килешү сандыгында Муса Хоребта салган+ ике таш тактадан+ башка бүтән бернәрсә дә юк иде. Ул аларны Йәһвә Мисырдан чыккан+ Исраил халкы белән килешү төзегәч+ салган иде. 10  Руханилар изге урыннан чыккач, Йәһвә йортының эче болыт+ белән тулды.+ 11  Болыт аркасында руханилар анда үз хезмәтләрен башкара алмады, чөнки Йәһвә йорты Йәһвәнең даны белән тулган иде.+ 12  Шулчак Сөләйман болай диде: «Йәһвә, син, куе караңгылыкта яшәрмен, дигән идең.+ 13  Менә мин синең өчен мәһабәт йорт, син мәңге яшәячәк какшамас йорт төзедем».+ 14  Аннары патша халыкка таба борылып, бөтен Исраил җыелышына хәер-фатихасын бирә башлады, ә бөтен Исраил җыелышы аягүрә торды.+ 15  Сөләйман болай диде: «Әтием Давытка үзе вәгъдә биргән һәм аны үз кулы белән тормышка ашырган Исраил Аллаһысы Йәһвә макталсын! 16  Ул: „Халкым Исраилне Мисырдан чыгарган көннән бирле минем Исраил кабиләләре арасыннан, исемем шунда булсын дип, йорт төзергә бернинди шәһәрне дә сайлаганым булмады,+ әмма халкым Исраил белән идарә итәр өчен мин Давытны сайлап алдым“,— дип әйткән иде. 17  Әтием Давытның күңелендә Исраил Аллаһысы Йәһвә исеме хөрмәтенә йорт төзергә теләк бар иде.+ 18  Әмма Йәһвә әтием Давытка болай диде: „Синең күңел теләгең — минем исемем хөрмәтенә йорт төзү, һәм күңелеңдә андый теләкнең булуы бик яхшы. 19  Әмма минем исемем хөрмәтенә бу йортны син түгел, ә синнән туачак улың төзиячәк“.+ 20  Йәһвә әйткән вәгъдәсен үтәде: мин, нәкъ менә Йәһвә вәгъдә иткәнчә, әтием Давыт урынына Исраил тәхетенә утырдым. Мин шулай ук Исраил Аллаһысы Йәһвә исеме хөрмәтенә йорт төзедем+ 21  һәм шунда Йәһвә ата-бабаларыбыз белән төзегән килешүнең билгесе булып торган таш такталар+ салынган килешү сандыгын урнаштырдым. Бу килешү алар Мисырдан чыкканда төзелгән иде». 22  Аннары Сөләйман Йәһвәнең мәзбәхе алдына, бөтен Исраил җыелышы каршына басты һәм, кулларын күккә таба сузып,+ 23  болай диде: «И Исраил Аллаһысы Йәһвә, күктә дә, җирдә дә синдәй Аллаһы юк!+ Син үз килешүеңне бозмыйсың һәм үзеңә бөтен йөрәкләре белән хезмәт иткән хезмәтчеләреңә карата тугры мәхәббәтеңне күрсәтеп торасың.+ 24  Син үз хезмәтчеңә — әтием Давытка биргән вәгъдәңне үтәдең. Син телең белән сүз биргән идең, бүген исә аны үз кулың белән тормышка ашырдың.+ 25  Һәм хәзер, и Исраил Аллаһысы Йәһвә, үз хезмәтчеңә — әтием Давытка: „Син минем алдымда йөргән кебек, синең улларың да минем алдымда йөреп, үз юлларын күзәтсәләр генә, Исраил тәхетендә синең токымнарың мәңге утырачак“+,— дип әйткән вәгъдәңне үтә. 26  И Исраил Аллаһысы, зинһар, хезмәтчең әтием Давытка биргән вәгъдәң чынга ашсын иде. 27  Әмма Ходай җирдә яшәрме соң?!+ Күкләр, хәтта биек күкләр дә, сине сыйдыра алмый.+ Ә мин төзегән шушы йорт турында әйтәсе дә юк!+ 28  И Йәһвә Аллаһым, хезмәтчеңнең догасына һәм мәрхәмәт* күрсәтү турындагы үтенеченә колак салчы, ярдәм сорап ялваруымны һәм хезмәтчеңнең сиңа бүген әйткән догасын ишетче. 29  Хезмәтчеңнең бу урынга таба борылып әйткән догасын ишетер өчен,+ күз карашың көн дә, төн дә бу йортка юнәлгән булсын иде. Син бит бу урын турында: „Монда минем исемем булачак“+,— дигән идең. 30  Хезмәтчеңнең мәрхәмәт* күрсәтү турындагы үтенечләрен һәм халкың Исраилнең шушы урынга таба борылып догада белдергән үтенечләрен кабул итче һәм үзеңнең яшәү урыныңнан, күкләрдән ишетче;+ әйе, ишетче һәм кичерче.+ 31  Берәрсе үз якынына каршы гөнаһ кылса һәм якыны, аңардан ант алып,* аның өстенә җаваплылык йөкләсә һәм тегесе, ант* биргән килеш, бу йортның мәзбәхе алдына килеп басса,+ 32  син аны күкләрдән ишет һәм, хөкемче буларак, гөнаһлы кешене гаепле* дип игълан ит, кылганнары үз башына төшсен, ә тәкъваны син гаепсез* дип игълан ит һәм аны тәкъвалыгына карап бүләклә.+ 33  Халкың Исраил синең алда бертуктамый гөнаһ кылганлыктан дошманнан җиңелсә,+ ә аннары сиңа кире борылып, исемеңне данласа,+ бу йортта дога кылса һәм мәрхәмәт* күрсәтүеңне үтенә башласа,+ 34  син аларны күкләрдән ишетче һәм халкың Исраилнең гөнаһын кичереп, аларны үзең ата-бабаларына биргән җиргә кайтарчы.+ 35  Синең алда бертуктамый гөнаһ кылганнары өчен+ күкләр ябылып, яңгырлар яумый башлагач,+ алар шушы урынга карап дога кыла һәм исемеңне данлый башласа һәм син аларны басынкыландырганга* гөнаһ кылудан туктаса,+ 36  син аларны күкләрдән ишетче һәм хезмәтчеләреңнең — халкың Исраилнең гөнаһын кичерче, йөрергә тиешле юлга бастырчы+ һәм халкыңа мирас итеп биргән җир өстенә яңгыр яудырчы.+ 37  Җирдә ачлык я кизү була калса,+ эссе җилләр исә башласа, үсемлекләрне күгәрек* басса,+ өерле саранча яки комсыз саранча* ябырылса, аларның берәр шәһәренә дошман һөҗүм итсә я берәр нинди үләт я чир таралса,+ 38  берәр кеше яки бөтен халкың Исраил бу йортка таба кулларын сузып дога кылганда һәм мәрхәмәт* күрсәтүеңне үтенгәндә+ (чөнки һәркем үзенең күңел газабын үзе белә),+ 39  син аларны күкләрдән, үзеңнең яшәү урыныңнан ишет,+ кичер+ һәм эш итәргә ашык. Һәркемгә йөргән юлына карап бир,+ чөнки син һәркемнең йөрәген беләсең, фәкать син генә һәрбер кешенең йөрәген чын-чынлап беләсең.+ 40  Шулчак алар син ата-бабаларыбызга биргән җирдә гомерләре буе сиңа карата курку катыш хөрмәт күрсәтеп яшәр. 41  Ә халкың Исраилдән булмаган һәм синең исемең хакына* ерак илләрдән килгән чит ил кешеләре турында әйткәндә+ 42  (чөнки алар бөек исемең+ турында, кодрәтле кулың һәм көчле беләгең хакында ишетәчәкләр), алар, килеп, шушы йортка таба борылып дога кылсалар, 43  син аларны күкләрдән, үзеңнең яшәү урыныңнан ишет+ һәм чит ил кешесенең бар үтенечләрен үтә. Шулчак җир йөзендәге барча халыклар синең исемеңне белеп, халкың Исраил кебек, сиңа курку-хөрмәт күрсәтеп яшәр иде+ һәм мин төзегән бу йорт синең исемең белән аталганын белер иде. 44  Халкың, син күрсәткән юлдан барып, дошманнарына каршы чыкса,+ син сайлаган шәһәргә+ һәм мин синең исемең хөрмәтенә төзегән йортка таба карап Йәһвәгә дога кылса,+ 45  күкләрдән аларның догаларын һәм мәрхәмәт* күрсәтүең турындагы үтенечләрен ишет һәм алар хакына гаделлек кыл. 46  Ә инде сиңа каршы гөнаһ кылсалар (чөнки гөнаһ кылмаган кеше юк)+ һәм ачуың кабарып, син аларны дошманнар кулына тапшырсаң һәм илбасарлар аларны үз җиренә — берәр ерак я берәр якын илгә — әсирлеккә алып китсә+ 47  һәм алар әсирлеккә алынган җирдә акылларына килеп,+ сиңа борылса+ һәм шул җирдә мәрхәмәт* күрсәтү турында ялварып:+ „Без гөнаһ кылдык, гаеп эш эшләдек, без яманлык кылдык“+,— дисә, 48  шулай ук әсирлеккә алып кителгән дошман җирендә бөтен йөрәкләре, бөтен җаннары* белән сиңа борылса+ һәм син ата-бабаларына биргән үз җирләренә, син сайлаган шәһәргә һәм мин синең исемең хөрмәтенә төзегән йортка таба карап дога кылса,+ 49  син күкләрдән, үзеңнең яшәү урыныңнан+ аларның догаларын һәм мәрхәмәт* күрсәтү турындагы үтенечләрен ишет һәм алар хакына гаделлек урнаштыр 50  һәм үзеңә каршы гөнаһ кылган халкыңны ярлыка, аның үзеңә каршы кылган бөтен җинаятьләрен кичер. Дошманнарының күңелендә аларга карата мәрхәмәт уят, һәм илбасарлар аларга шәфкать күрсәтсен+ 51  (чөнки алар синең халкың һәм Мисырдан+ — чуен кою миченнән үзең алып чыккан+ мирасың).+ 52  Хезмәтчеңнең һәм халкың Исраилнең мәрхәмәт* күрсәтү турындагы үтенеченә игътибар итсәң иде+ һәм алар сиңа кайчан гына дәшсә дә,* аларны ишетсәң иде.+ 53  Син бит аларны, и Аллаһы Тәгалә Йәһвә, ата-бабаларыбызны Мисырдан чыгарган чакта хезмәтчең Муса аша әйткәнчә, үзеңнең милкең итеп җир йөзендәге бөтен халыклардан аердың».+ 54  Йәһвәгә шушы догасын һәм мәрхәмәт* күрсәтү турындагы үтенечен әйтеп бетергәннән соң, Сөләйман Йәһвәнең мәзбәхе алдында торып басты (ә моңарчы ул кулларын күккә таба сузып тезләнгән хәлдә иде).+ 55  Торып баскач, ул бөтен Исраил җыелышына хәер-фатихасын бирде: 56  «Үз вәгъдәсе буенча халкы Исраилгә тынычлык биргән Йәһвә Аллаһы макталсын.+ Аның хезмәтчесе Муса аша әйткән иң изге вәгъдәләренең бер генә сүзе дә үтәлми калмады.+ 57  Йәһвә Аллаһыбыз, ата-бабаларыбыз белән булган кебек, безнең белән дә булсын,+ безне ташламасын һәм калдырмасын.+ 58  Без аның бар юлларыннан йөрсен өчен һәм аның ата-бабаларыбызга үтәргә боерган әмерләрен, күрсәтмәләрен һәм хөкем карарларын үтәп яшәсен өчен, ул безнең йөрәкләребезне үзенә җәлеп итсен иде.+ 59  Аллаһыбыз Йәһвә, үз хезмәтчесе һәм халкы Исраил хакына һәр көн күпме таләп ителсә, шулкадәр гаделлек урнаштырыр өчен, минем Йәһвәгә мәрхәмәт* күрсәтү турындагы ялваруымны көне-төне исендә тотсын иде. 60  Шулчак җирдәге бар халыклар Йәһвәнең хак Аллаһы икәнен белерләр.+ Аннан башка бүтән Ходай юк!+ 61  Шуңа күрә йөрәкләрегез тулысынча+ Аллаһыбыз Йәһвәгә тугры булсын: бүгенге көндәге кебек алга таба да аның күрсәтмәләре буенча йөреп һәм әмерләрен үтәп яшәгез». 62  Аннары патша һәм бөтен Исраил Йәһвәгә гаять күп корбаннар китерде.+ 63  Сөләйман Йәһвәгә татулык корбаны+ итеп 22 000 баш эре мал һәм 120 000 баш сарык китерде. Шулай итеп патша һәм бөтен исраиллеләр тантаналы рәвештә Йәһвә йортын ачтылар.*+ 64  Шул ук көнне, яндыру корбаннары, икмәк бүләкләре һәм татулык корбаннарының маен корбан итеп китерер өчен, патша Йәһвә йорты алдындагы ишегалдының урта өлешен изгеләндерде, чөнки Йәһвә алдындагы бакыр мәзбәх+ бик кечкенә иде һәм яндыру корбаннары, икмәк бүләкләре һәм татулык корбаннарының мае+ анда сыярлык түгел иде. 65  Шунда Сөләйман бөтен Исраил белән — ерак Лебо́-хаматтан* алып Мисыр елгасы үзәненә*+ кадәрге җирләрдән килгән кешеләрнең зур җыелышы белән бергә бәйрәм үткәрде.+ Алар Аллаһыбыз Йәһвә алдында 7 көн, аннан соң тагын 7 көн — барлыгы 14 көн бәйрәм иттеләр. 66  Киләсе* көнне Сөләйман халыкны кайтарып җибәрде. Алар патшага Аллаһы фатихаларын теләп, шатлана-шатлана һәм күңелләреннән Йәһвәнең үз хезмәтчесе Давытка һәм халкы Исраилгә күрсәткән бөтен игелегенә+ сөенә-сөенә өйләренә кайтып киттеләр.

Искәрмәләр

Ягъни Куыш кору бәйрәменә.
Яки «илтифат».
Яки «илтифат».
Яки «һәм тегесе аны ләгънәт анты әйттереп». Андый ант ялган булып чыкса я үтәлмәсә, җәзасы ләгънәт булган.
Сүзгә-сүз «ләгънәт».
Сүзгә-сүз «гөнаһлы».
Сүзгә-сүз «тәкъва».
Яки «илтифат».
Яки «бәлагә дучар иткәнлектән».
Яки «гөмбә». Сүзлекне к.
Яки «чикерткәләр».
Яки «илтифат».
Яки «даның турында ишетеп».
Яки «илтифат».
Яки «илтифат».
Яки «илтифат».
Яки «илтифат».
Яки «синнән нәрсә турында гына сораса да».
Яки «илтифат».
Яки «илтифат».
Яки «багышладылар».
Яки «Хаматның керү урыныннан».
Сүзгә-сүз «сигезенче», ягъни икенче 7 көнлек вакыт аралыгыннан соңгы көн.