Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Әюп 1:1—22

КЫСКАЧА ЭЧТӘЛЕК

  • Әюпнең сафлыгы һәм байлыгы (1—5)

  • Шайтан Әюпнең эчкерсезлеген шик астына куя (6—12)

  • Әюп үз милкен һәм балаларын югалта (13—19)

  • Әюп Аллаһыны гаепләми (20—22)

1  Ус җирендә Әюп*+ исемле бер кеше яшәгән. Ул намуслы, саф кеше булган,+ Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәткән һәм явызлыктан сакланган.+  Аның җиде улы һәм өч кызы туган.  Маллардан 7 000 сарыгы, 3 000 дөясе, 1 000 эре терлеге һәм 500 ишәге булган; моннан тыш, аның күп санлы хезмәтчеләре дә булган. Ул Көнчыгышта яшәүче бар кешеләр арасында иң бөеге булып киткән.  Аның уллары үз йортында, һәрберсе үзенең билгеләнгән көнендә,* мәҗлес үткәрә торган булганнар. Алар өч апа-сеңелен дә үзләре белән ашап-эчәргә чакырганнар.  Мәҗлесләр чираты бер кат узган саен Әюп аларны изгеләндерер өчен чакыртып китерә торган булган. Ә аннары иртән иртүк торып, һәрберсе өчен яндыру корбаннары китергән.+ Чөнки Әюп: «Улларым гөнаһ кылгандыр һәм күңелләрендә Аллаһыга каршы көфер сүз әйткәндер»,— дип уйлаган. Әюп һәрвакыт шулай эшләгән.+  Бер көнне Аллаһының уллары*+ Йәһвә каршына килеп басты.+ Шайтан+ да алар арасында иде.+  Шунда Йәһвә Шайтаннан: «Син кайдан килдең?» — дип сорады. Шайтан Йәһвәгә болай дип җавап бирде: «Мин җирне гиздем, мин аны йөреп чыктым».+  Йәһвә Шайтанга болай диде: «Хезмәтчем Әюпкә игътибар иттеңме? Җир йөзендә аңа тиң кеше юк. Ул намуслы, саф,+ Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтеп яши һәм үзен явызлыктан саклый».  Шайтан Йәһвәгә болай дип җавап бирде: «Әллә Әюп юкка гына Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтеп яшиме?+ 10  Син үзең аны, аның йортын һәм бөтен мөлкәтен яклап торасың+ түгелме? Син аның эшләрен фатихалыйсың,+ аның маллары күбәйгән. 11  Әмма кулыңны сузып, аның бөтен мөлкәтен харап ит, шулчак ул сине ачыктан-ачык каһәрләячәк». 12  Шунда Йәһвә Шайтанга болай диде: «Менә, аның бар нәрсәсе синең кулыңда. Тик үзенә генә тимә!» Һәм Шайтан Йәһвә яныннан китеп барды.+ 13  Шулай бер чак Әюпнең уллары һәм кызлары олы абыйларының йортында ашап һәм шәраб эчеп утырганда,+ 14  Әюп янына бер хәбәрче килеп, болай диде: «Үгезләр җирне сукалаганда һәм якында ишәкләр утлап йөргәндә, 15  шебалылар һөҗүм иттеләр һәм малларны үзләре белән алып киттеләр, ә хезмәтчеләрне кылыч белән үтерделәр. Сиңа моны хәбәр итәр өчен бер мин генә качып котылдым». 16  Ул әле сөйләп торганда, башка берәү килеп, болай диде: «Күктән Аллаһы уты* төште, сарыклар һәм хезмәтчеләр арасында янып китеп, аларны йотып алды! Сиңа моны хәбәр итәр өчен бер мин генә качып котылдым». 17  Монысы сөйләгәндә, янә берәү килде һәм болай диде: «Калдайлылар+ өч төркем җыеп, дөяләргә ташландылар һәм аларны үзләре белән алып киттеләр, ә хезмәтчеләрне кылыч белән үтерделәр. Сиңа моны хәбәр итәр өчен бер мин генә качып котылдым». 18  Ул үз хәбәрен җиткергәндә, тагын берәү килде дә болай диде: «Улларың һәм кызларың олы абыйлары йортында ашап һәм шәраб эчеп утырганда, 19  чүл ягыннан кинәт көчле җил чыкты һәм йортның дүрт почмагына ябырылды. Йорт балаларың өстенә җимерелеп төште, һәм алар һәлак булды. Сиңа моны хәбәр итәр өчен бер мин генә исән калдым». 20  Шунда Әюп торып басты да өс киемен ертып җибәрде, шуннан чәчләрен кисте, аннары җиргә йөзтүбән капланып, 21  болай диде: «Ана карыныннан шәрә килеш чыкканмын,Шәрә килеш кайтырмын да.+ Йәһвә бирде+ — Йәһвә алды. Йәһвә исеме макталсын». 22  Моның барысына карамастан, Әюп гөнаһ кылмады һәм Аллаһыны бернинди явызлыкта да гаепләмәде.

Искәрмәләр

Бәлки, мәгъ. «дошманлыкка очраган».
Яки «һәрберсенең йортында үз чиратында».
«Аллаһының уллары» дигән евр. идиомасы фәрештәләрне аңлата.
Я, бәлки, «яшен».