Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Һошия 7:1—16

КЫСКАЧА ЭЧТӘЛЕК

  • Ифраимның явыз эшләре (1—16)

    • Аллаһының ятьмәсеннән котылып булмый (12)

7  «Мин Исраилне савыктырырга җыенганда,Ифраимның да гөнаһы,+Сама́риянең дә явызлыгы ачылды.+ Алар алдап яши.+ Караклар бәреп керә һәм җинаятьчеләрнең бандалары һөҗүм итә.+  Ләкин мин аларның бар явызлыкларын искә төшерермен+ дигән уй күңелләренә дә килми. Үз эшләре аларны чолгап алды. Алар минем йөзем алдында тора.  Алар патшаны — үз явызлыклары белән,Мирзаларны үз ялганнары белән сөендерә.  Аларның барысы хыянәтче,Алар икмәкче яккан мич сыман янып тора. Ул, изгән камыры күтәрелгәнче, күмерләргә кагылмый тора.  Патшабыз бәйрәм иткән көнне мирзалар авырып китте: Алар шәраб эчеп ярсыды.+ Патша үз кулын мыскыллап көлүчеләргә сузды.  Алар якынлашканда,* йөрәкләре мич сыман янып тора. Икмәкче төне буе йоклап ята,Ә иртән мичтәге ут дөрләп янып тора.  Аларның барысы мичтәй кызган,Алар үз идарәчеләрен йота. Бар патшалары егылган.+ Берсе дә мине чакырмый.+  Ифраи́м башка халыклар белән катышкан.+ Ифраим әйләндерелмичә калган түгәрәк көлчәгә охшаш.  Чит кешеләр аның көчен йоткан,+ ә ул моның турында белми. Чал чәчләреннән башы агарып беткән, ә ул моны абайламый. 10  Исраилнең горурлыгы үзенә каршы шаһитлек бирә.+ Боларның барысына карамастан,Алар үз Аллаһылары Йәһвәгә кайтмады+ һәм аны эзләмәде. 11  Ифраим беркатлы, акылсыз+ күгәрчен сыман. Алар Мисырга ялвара,+ Ассириягә бара.+ 12  Кайда гына бармасыннар, алар өстеннән ятьмәмне җәярмен. Мин аларны, күкләрдәге кошларны җиргә төшергән сыман, җиргә төшерермен. Аларны җәмгыятьләренә бирелгән кисәтү буенча төзәтермен.+ 13  Кайгы аларга, чөнки миннән качтылар! Юкка чыгарлар, чөнки миңа каршы җинаять кылдылар! Мин аларны йолып алырга җыенган идем, ә алар минем турында ялган сөйләде.+ 14  Алар үз ятакларында үкереп елап ятсалар да,Үз күңелләрендә мине ярдәмгә чакырмадылар.+ Ашлык һәм яңа шәраб өчен алар үз-үзләрен җәрәхәтли. Алар миңа каршы чыкты. 15  Мин аларны төзәтсәм дә, кулларын ныгытсам да,Явыз мәкер корып миңа каршы чыгалар. 16  Алар башка якка китте, әмма югарырак нәрсәгә* түгел. Алар бушаган җәя шикелле ышанычсыз.+ Мирзалары үзләренең дорфа телләре аркасында кылычтан һәлак булыр. Шуңа күрә алардан Мисыр җирендә мыскыллап көләрләр».+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «Алар явыз планнар корып якынлашканда».
Ягъни югары гыйбадәт кылуга.