Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Яратылыш 22:1—24

КЫСКАЧА ЭЧТӘЛЕК

  • Аллаһы Ибраһимга Исхакны корбан итәргә куша (1—19)

    • Ибраһим токымы аша фатиха (15—18)

  • Рабиганың гаиләсе (20—24)

22  Бу вакыйгалардан соң Аллаһы Ибраһимны сынап карады.+ Ул аңа: «Ибраһим!» — дип дәшкәч, тегесе: «Әйе, тыңлыйм сине!» — дип җавап бирде.  Һәм Аллаһы болай диде: «Үз улыңны — яраткан+ һәм бердәнбер улың Исхакны+ ал да Мориа+ җиренә бар. Мин күрсәтәчәк тауга менеп, аны шунда яндыру корбаны итеп китер».  Ибраһим иртән иртүк торып, ишәген иярләде, корбан яндырыр өчен утын ярды һәм үзенең ике хезмәтчесе белән улы Исхакны алып, Аллаһы әйткән җиргә таба китте.  Өченче көнне Ибраһим ул җирне ерактан ук күреп,  хезмәтчеләренә: «Сез монда ишәк белән калыгыз, ә без улым белән тегендә менеп, Аллаһыга гыйбадәт кылырбыз, аннан соң кире әйләнеп кайтырбыз»,— дип әйтте.  Шулай итеп, Ибраһим, корбан яндырыр өчен, утынны Исхакның җилкәсенә салды, кулларына ут белән пычакны* алды, һәм алар икәүләшеп китеп барды.  Юлда барганда, Исхак үз атасына: «Әтием!» — диде. Ибраһим: «Әйе, улым!» — дип дәшкәч, тегесе: «Менә безнең ут та, утын да бар, ә яндыру корбаны өчен сарык кайда соң?» — дип сорады.  Моңа Ибраһим: «Улым, яндыру корбаны өчен сарыкны+ Аллаһы үзе бирер»,— дип җавап кайтарды. Һәм алар юлларын дәвам иттеләр.  Ахыр чиктә, алар Аллаһы күрсәткән урынга килеп җиттеләр. Ибраһим анда мәзбәх корды һәм өстенә утын тезеп куйды. Ул улы Исхакның кул-аякларын бәйләп, аны шунда утын өстенә яткырды.+ 10  Ибраһим пычакны* алып, улын суймакчы гына булган иде,+ 11  күкләрдән Йәһвә фәрештәсенең: «Ибраһим, Ибраһим!» — дигәне ишетелде. Ибраһим аңа: «Әйе, тыңлыйм сине!» — дип җавап бирде. 12  Тегесе болай диде: «Малаеңа зыян китермә, аңа берни дә эшләмә. Хәзер инде мин беләм: син Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтеп яшисең, чөнки син минем өчен хәтта үз улыңны — үзеңнең бердәнбер улыңны кызганмадың».+ 13  Ибраһим күзләрен күтәреп караса, якында гына куаклыкта мөгезе ботакка эләккән бер сарык тәкәсе тора. Шунда Ибраһим сарык тәкәсен алып, аны үз улы урынына яндыру корбаны итеп китерде. 14  Ибраһим ул җирне Йәһвә-йәрә́* дип атады. Шуңа күрә әле дә: «Йәһвәнең тавында бирелер»+,— дип әйтәләр. 15  Йәһвәнең фәрештәсе кабат күктән Ибраһимга дәшеп, 16  болай диде: «„Син моны эшләгәнгә һәм үзеңнең бердәнбер улыңны кызганмаганга+,— дип әйтә Йәһвә,— мин үзем белән ант итәм:+ 17  мин сине фатихалаячакмын, токымыңны* күкләрдәге йолдызлар һәм диңгез буендагы ком бөртекләре кебек ишәйтәчәкмен.+ Синең токымың* үз дошманнарының шәһәрләрен* яулап алачак.+ 18  Минем сүземне тыңлаганың өчен, җир йөзендәге барлык халыклар синең токымың*+ аша фатиха алачак“».+ 19  Шуннан соң Ибраһим үз хезмәтчеләре янына кире килде, һәм алар бергә Бәхи́р-шебага+ кайтып киттеләр. Ибраһим Бәхир-шебада яшәвен дәвам итте. 20  Бу вакыйгалардан соң Ибраһимга мондый хәбәр җиткерделәр: «Менә, кардәшең Наһурның үз хатыны Милкәдән уллары туды.+ 21  Беренче улының исеме Ус. Энеләренең исемнәре исә Буз, Кымуи́л (ул Арамның әтисе), 22  Кәсе́д, Хазу́, Пилда́ш, Йәдли́ф һәм Битуи́л».+ 23  Битуилның Рабига́+ исемле кызы туды. Бу сигез угылны Ибраһимның кардәше Наһурга Милкә тудырды. 24  Аның Ревма́ исемле җариясеннән Тиба́х, Гәхә́м, Таха́ш һәм Мага́х исемле уллары да туды.

Искәрмәләр

Яки «сугым пычагын».
Яки «сугым пычагын».
Мәгъ. «Йәһвә кайгыртыр; Йәһвә бирер».
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз «капкасын».
Сүзгә-сүз орлык.