Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Хакимнәр 6:1—40

КЫСКАЧА ЭЧТӘЛЕК

  • Мидьян Исраилне җәберли (1—10)

  • Фәрештә Гидеон хакимне Йәһвәнең ярдәменә ышандыра (11—24)

  • Гидеон Багал мәзбәхен җимерә (25—32)

  • Аллаһы рухы Гидеонга иңә (33—35)

  • Сарык йоны белән сынау (36—40)

6  Ләкин исраиллеләр кабат Йәһвә күзендә начар булганны эшли башлады.+ Шуңа күрә Йәһвә аларны җиде елга Мидья́н кулына бирде.+  Мидьян Исраилне җәберләде.+ Мидьян аркасында исраиллеләр үзләренә тауларда, мәгарәләрдә һәм барырга кыен булган җирләрдә яшерен урыннар* ясады.+  Исраи́л орлык чәчкәндә, Мидьян, Амали́к+ һәм Көнчыгышта яшәүчеләр+ аларга һөҗүм итә иделәр.  Алар Исраил җирендә лагерь корып, Га́зага кадәр җирнең уңышын юк итә иде һәм исраиллеләр өчен ашарга бернәрсә калдырмый иде, сарык та, үгез дә, ишәк тә калмый иде.+  Чөнки алар мал-туарлары һәм чатырлары белән саранча кебек күпләп килә иде.+ Алар үзләре дә, дөяләре дә санап бетергесез иде,+ һәм алар бу җиргә аны харап итәр өчен килә иде.  Шуңа күрә Исраил Мидьян аркасында бөлгенлеккә төште. Исраиллеләр Йәһвәдән ярдәм сорады.+  Исраиллеләр Мидьян аркасында Йәһвәне ярдәмгә чакыргач,+  Йәһвә исраиллеләргә бер пәйгамбәр җибәрде. Ул аларга әйтте: «Исраил Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Мин сезне Мисырдан чыгарып, коллык йортыннан азат иттем.+  Мин сезне Мисыр кулыннан һәм сезне җәберләгән бөтен кешеләрдән коткардым һәм дошманнарыгызны сезнең алдан куып, аларның җирен сезгә бирдем.+ 10  Мин сезгә: „Мин сезнең Аллаһыгыз Йәһвә.+ Сез үзегез яшәгән җирдәге аморлылар илаһларын хөрмәт итәргә тиеш түгел“+,— дидем. Ләкин сез миңа буйсынмадыгыз“».+ 11  Соңрак Йәһвә фәрештәсе килеп,+ Өфрәдә абиезерле+ Йоашныкы булган зур агач астына утырды. Йоа́ш улы Гидео́н,+ Мидьяннан яшерер өчен, йөзем изгечтә бодай суга иде. 12  Йәһвә фәрештәсе аңа күренеп: «Көчле гаскәри, Йәһвә синең белән»+,— диде. 13  Моңа Гидеон болай диде: «Гафу ит, хуҗам, Йәһвә безнең белән булса, ник боларның барысы безнең башыбызга төште?+ Аталарыбыз безгә: „Йәһвә безне Мисырдан чыгарды“,— дип сөйли иде.+ Аның барлык искиткеч эшләре кайда соң?+ Хәзер Йәһвә безне калдырды+ һәм Мидьян кулына бирде». 14  Йәһвә аңа борылып: «Көчеңне тупла да бар. Син Исраилне Мидьян кулыннан коткарырсың,+ чөнки сине мин җибәрәм»,— диде. 15  Гидеон аңа җавап бирде: «Гафу ит, Йәһвә. Ничек инде мин Исраилне коткарыйм ди? Менә минем гаиләм Манашшеда иң кечкенәсе, ә мин үзем атам йортында иң әһәмиятсезе бит». 16  Әмма Йәһвә аңа: «Мин синең белән булганга,+ син Мидьянны бер кешене юк иткәндәй юк итәрсең»,— диде. 17  Шунда Гидеон аңа әйтте: «Әгәр синең күзеңдә илтифат казанганмын икән, минем белән чыннан да үзең сөйләшкәнеңә билге күрсәт. 18  Зинһар, моннан китми тор. Мин сиңа бүләк алып килеп, алдыңа куярмын».+ Шунда тегесе: «Син әйләнеп килгәнче, мин монда калырмын»,— диде. 19  Гидеон барып, яшь кәҗә әзерләде һәм бер ефа́* оннан төче икмәк ясады.+ Ул итне кәрзингә, ә шулпасын казанга салды. Аннан соң аларны зур агач астына аның алдына китереп куйды. 20  Аллаһы фәрештәсе аңа: «Итне һәм төче икмәкне ал да әнә шул зур ташка куй һәм шулпаны түк»,— диде. Ул шулай эшләде дә. 21  Аннары Йәһвә фәрештәсе кулындагы таягын сузып, очы белән иткә һәм төче икмәккә кагылды, таштан ут чыкты һәм ит белән төче икмәкне йотты.+ Шунда Йәһвәнең фәрештәсе күздән югалды. 22  Гидеон исә аның Йәһвәнең фәрештәсе булганын аңлады.+ Шунда Гидеон: «Их Аллаһы Тәгалә Йәһвә! Мин бит синең фәрештәңне, и Йәһвә, йөзгә-йөз күрдем!»+ — диде. 23  Әмма Йәһвә аңа: «Тынычлан.* Курыкма.+ Син үлмәячәксең»,— диде. 24  Шулчак Гидеон анда Йәһвәгә мәзбәх корды, һәм ул бүгенгә кадәр Йәһвә-шало́м*+ дип атала. Ул һаман да абиезерлеләр яшәгән Өфрәдә тора. 25  Шул төнне Йәһвә аңа әйтте: «Атаңның яшь үгезен — җиде яшьлек яшь үгезне* ал, атаңның Багалга корган мәзбәхен җимер һәм аның янында торган изге агач багананы* чабып ташла.+ 26  Бу калкулыкта, ташларны рәт-рәт куеп, Аллаһың Йәһвәгә мәзбәх кор. Аннан соң, яшь үгезне* ал да аны үзең чабып ташлаган изге агач багананың* кисәкләре өстенә салып, яндыру корбаны итеп китер». 27  Шунда Гидеон үзенең ун хезмәтчесен алып, Йәһвә әйткәнчә эшләде. Ләкин ул атасы йорты һәм шәһәр кешеләреннән бик курыкканга, моны көндез түгел, ә төнлә эшләде. 28  Шәһәр кешеләре, иртән иртүк торгач, караса: Бага́л мәзбәхе җимерелгән, янындагы изге агач багана* чабып ташланган, ә яңа корылган мәзбәхтә яшь үгез корбан итеп китерелгән. 29  Алар бер-берсеннән: «Моны кем эшләде?» — дип сорашты. Тикшерү үткәргәннән соң алар: «Моны Йоаш улы Гидеон эшләгән»,— диделәр. 30  Шунда шәһәр кешеләре Йоашка: «Улыңны алып чык. Ул үләргә тиеш, чөнки ул Багал мәзбәхен җимергән һәм янындагы изге агач багананы* чабып ташлаган»,— диде. 31  Шулчак Йоаш+ үзенә каршы чыгучыларга әйтте: «Багалны сез якларга тиешме? Аны сез коткарырга тиешме? Аны яклаган һәркем бүген иртән үк үтерелергә тиеш.+ Әгәр ул илаһ икән, үз-үзен якласын,+ кемдер аның мәзбәхен җимергән бит». 32  Һәм шул көнне ул Гидеонны Йәрубага́л* дип атады, чөнки ул: «Багал үз-үзен якласын, кемдер аның мәзбәхен җимергән бит»,— диде. 33  Бөтен Мидьян,+ Амалик+ һәм Көнчыгышта яшәүчеләр гаскәрләрен берләштерде+ һәм елганы кичеп, Йәзрии́л үзәнендә лагерь корып урнашты. 34  Шунда Йәһвә рухы Гидеонга иңде,+ һәм ул мөгез быргы кычкыртты,+ һәм бөтен абиезерлеләр+ аның янына җыелды. 35  Ул бөтен Манашшега хәбәрчеләр җибәрде, һәм алар да аның янына җыелды. Ул шулай ук Әши́р, Зәбулу́н һәм Нәфтәлигә хәбәрчеләр җибәрде, һәм алар да аның янына килде. 36  Аннары Гидеон Аллаһыга болай диде: «Әгәр син, үзең вәгъдә иткәнчә, минем аша Исраилне коткарасың икән,+ 37  менә, мин ындыр табагында сарык йоны җәям. Чык йонда гына булса, ә аның тирәли бөтен җир коры булса, шунда мин белермен: син минем аша, үзең вәгъдә иткәнчә, Исраилне коткарачаксың». 38  Һәм шулай булды да. Ул икенче көнне иртән торып йонны сыккач, йоннан сыгылган чык зур касәне тутырырлык булды. 39  Әмма Гидеон Аллаһыга болай диде: «Миңа ачуың чыкмасын иде, тагын бер тапкыр гына сорыйм әле. Янә бер мәртәбә йон белән сынау үткәрергә рөхсәт итче. Бу юлы бөтен җирдә чык булганда, йон гына коры булсын». 40  Шул төнне Аллаһы шулай эшләде дә: йон гына коры булды, ә бөтен җирдә чык иде.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «җир астында саклау урыннары».
Як. 22 л. Ә14 кушымт. к.
Сүзгә-сүз «Синең белән тынычлык булсын».
Сүзгә-сүз «Йәһвә — Тынычлык».
Сүзгә-сүз «икенче җиде яшьлек яшь үгезне».
Сүзгә-сүз «икенче яшь үгезне».
Мәгъ. «Багал үз-үзен якласын (көрәшсен)».