Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Хакимнәр 19:1—30

КЫСКАЧА ЭЧТӘЛЕК

  • Биньяминлылар Гибәдә әхлаксызлык кыла (1—30)

19  Исраилдә патша булмаган чакта+ Ифраимның таулы җиренең+ ерак бер төбәгендә яшәгән бер ле́виле үзенә хатын итеп Яһүдтәге Бәйтлеһемнән+ бер җария алды.  Ләкин аның җариясе аңа тугры булмады һәм, аны калдырып, үз атасының йортына Яһүдтәге Бәйтлеһемгә кайтып китте. Ул анда дүрт ай торды.  Аннары ире, аны кире кайтырга күндерергә дип, аның артыннан китте. Ул үзе белән ир хезмәтчесен һәм ике ишәк алды. Анда барып җиткәч, хатын аны атасы йортына алып керде. Атасы, аны күргәч, сөенде.  Аның каенатасы — яшь хатынның атасы — аны үзендә өч көн калырга күндерде. Алар ашадылар, эчтеләр һәм ул анда кунды.  Дүртенче көнне алар китәргә дип иртән иртүк торгач, яшь хатынның атасы киявенә: «Көч керсен өчен берәр нәрсә ашап ал, аннан соң китәрсез»,— диде.  Алар утырды, һәм икесе бергәләшеп ашап-эчте. Аннан соң яшь хатынның атасы тегесенә: «Куна кал инде, күңел ач»,— диде.  Ул китәргә дип торгач, каенатасы аны калырга үгетли башлады, һәм ул тагын кунарга калды.  Бишенче көнне ул китәргә дип иртән иртүк торгач, яшь хатынның атасы: «Көч керсен өчен берәр нәрсә ашап алчы»,— диде. Һәм алар икесе көн кичкә авышканчы ашап-эчеп утырды.  Бу кеше үз җариясе һәм хезмәтчесе белән китәргә дип торгач, каенатасы — яшь хатынның атасы — аңа әйтте: «Менә кич җитте диярлек. Куна кал инде. Көн бит бетеп килә. Монда куна кал һәм күңел ач. Ә иртәгә иртән торып, юлга чыгарсыз һәм өеңә кайтып китәрсең». 10  Әмма тегесенең тагын бер төнгә каласы килмәде. Шуңа күрә ул торды да юлга чыкты һәм Йәвүскә, ягъни Иерусалимга+ кадәр барып җитте. Аның белән иярле ике ишәк, җариясе һәм хезмәтчесе бар иде. 11  Алар Йәвүскә якынлашканда, инде караңгы төшә башлаган иде. Шуңа күрә хезмәтче хуҗасыннан: «Без йәвүслеләрнең бу шәһәрендә туктап, төн кунабызмы?» — дип сорады. 12  Ләкин хуҗасы аңа: «Исраиллеләр булмаган чит кешеләр шәһәрендә туктамыйк. Гибәгә+ барыйк»,— диде. 13  Аннары ул хезмәтчесенә: «Әйдә, шул җирләргә барып җитәргә тырышыйк. Я Гибәдә, я Рамада+ кунарбыз»,— дип әйтте. 14  Шуңа күрә алар юлларын дәвам итте, һәм, Биньями́н Гибәсе янына килеп җиткәндә, кояш инде байый башлаган иде. 15  Алар шунда туктады һәм кунарга Гибәгә керде. Анда алар шәһәр мәйданында утырды, ләкин беркем дә аларны үз йортларына кунарга чакырмады.+ 16  Ахыр чиктә шул кичне бер карт кырда эшләгәннән соң өенә кайтып килә иде. Ул Ифраимның таулы җиреннән+ иде һәм вакытлыча Гибәдә яшәде, ә шәһәрнең халкы биньяминлылар+ иде. 17  Шәһәр мәйданында юлчыны күргәч, шул карт: «Кайда барасың һәм кайдан киләсең?» — дип сорады. 18  Тегесе әйтте: «Без Яһүдтәге Бәйтлеһемнән Ифраимның таулы җиренең ерак бер төбәгенә юл тотабыз. Мин үзем шул җирдән булам. Мин Яһүдтәге Бәйтлеһемгә бардым,+ хәзер исә Йәһвәнең йортына барам,* ләкин беркем дә мине үз йортына чакырмый. 19  Бездә ишәкләребез өчен җитәрлек салам һәм азык,+ үзем өчен, хатын һәм хезмәтчебез өчен икмәк+ һәм шәраб бар. Бөтен нәрсә бар». 20  Әмма карт әйтте: «Борчылма! Сиңа кирәклесен мин кайгыртырмын. Тик шәһәр мәйданында төн үткәрә күрмә». 21  Ул аны өенә алып кайтты һәм ишәкләргә азык бирде. Аннары алар аякларын юды һәм ашап-эчте. 22  Шулай утырган арада шәһәрнең кайбер юньсез кешеләре йортны чолгап алып, ишек кага-кага картка — йорт хуҗасына: «Өеңә кергән кешене чыгар, без аның белән якынлык кылабыз»,— дип кычкыра башлады.+ 23  Шунда йорт хуҗасы чыгып, аларга әйтте: «Юк, кардәшләрем, андый явызлык кыла күрмәгез. Зинһар өчен, үтенәм, бу кеше минем йортымда кунак бит. Андый хурлыклы эш кылмагыз. 24  Менә минем гыйффәтле кызым һәм ул кешенең җариясе бар. Мин аларны чыгарыйм һәм, кирәк булса, аларны мыскыллагыз.*+ Ләкин бу кешегә андый хурлыклы эш кылмагыз». 25  Ләкин ул кешеләрнең аны тыңлыйсы килмәде, шуңа күрә ле́виле үз җариясен алды+ да алар янына чыгарды. Алар аны көчли башлады һәм төне буе иртәнгә кадәр мәсхәрәләде. Таң ата башлагач кына, алар аны җибәрде. 26  Иртән иртүк бу хатын үзенең хуҗасы тукталган теге кеше йортының ишек төбенә килеп егылды һәм яктырганчы шунда ятты. 27  Аның хуҗасы, иртән торып, юлын дәвам итәргә дип йорт ишекләрен ачкач, ишек төбендә кулларын бусагага сузып яткан хатынны — үз җариясен күрде. 28  Ул аңа: «Тор, киттек»,— диде. Ләкин җавап булмады. Шунда ул аны ишәккә салып, өенә кайтып китте. 29  Ул өенә кайтып җиткәч, сугым пычагын алып, үз җариясен 12 кисәккә бүлгәләде дә Исраилнең һәрбер җиренә берәр кисәк җибәрде. 30  Моны күргән һәркем: «Исраиллеләр Мисыр җиреннән чыкканнан бирле андый нәрсә беркайчан да булмады һәм андый нәрсәне күрмәдек. Бу турыда уйланыгыз,* киңәшләшегез+ һәм үз фикерегезне әйтегез»,— диеште.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «һәм мин Йәһвәнең йортында хезмәт итәм».
Яки «һәм аларны көчләгез һәм күзегездә яхшы булганны эшләгез».
Яки «Моңа күңел салыгыз».