Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Рәсүлләр 23:1—35

КЫСКАЧА ЭЧТӘЛЕК

  • Паул Югары киңәшмә алдында сөйли (1—10)

  • Гайсә Паулны ныгыта (11)

  • Паулны үтерергә ният (12—22)

  • Паулны Кайсариягә алып китәләр (23—35)

23  Пау́л, Югары киңәшмә әгъзаларына карап: «Кардәшләр, вөҗданым гомерем буе Аллаһы каршында һичбер тапсыз, саф булды»+,— диде.  Шунда баш рухани Һанани́ Паул янында торучыларга аның авызына сугарга кушты.  Ә Паул аңа: «Агартылган стена, Аллаһы сиңа сугачак. Син Канун буенча хөкем итү өчен утырасың, ә үзең шул ук вакыт Канунга каршы чыгып, миңа сугарга әмер бирәсеңме?» — диде.  Аның янында торучылар: «Син нәрсә, Аллаһының баш руханиен хурлыйсыңмы?» — диделәр.  Шунда Паул болай диде: «Кардәшләр, мин аның баш рухани икәнлеген белмәдем. „Үз халкың белән идарә итүчене хурлама“+,— дип язылган бит».  Андагыларның бер өлеше — саддукейлар, икенче өлеше фарисейлар икәнлеген белеп, Паул, кычкырып: «Кардәшләр, мин фарисей+ һәм фарисейларның улы. Мине үлеләрнең терелүенә өметләнгәнем өчен хөкем итәләр»,— диде.  Ул шулай дигәннән соң, фарисейлар белән саддукейлар арасында бәхәс туды, һәм җыелган халык икегә бүленде.  Чөнки саддукейлар, үледән терелү дә, фәрештәләр дә, рухлар да юк диләр, ә фарисейлар боларның барысын да ачык таный иде.+  Зур гауга купты, фарисейлардан булган канунчылар торып бастылар да каты бәхәсләшә башладылар. Алар болай диделәр: «Без бу кешедә һичбер начарлык тапмыйбыз, ә инде аның белән берәр рух яки фәрештә сөйләшкән булса...».+ 10  Бәхәс көчәйгәнлектән, гаскәр башлыгы Паулны өзгәләп ташларлар дип курыкты. Шуңа күрә ул гаскәриләргә аска төшәргә һәм, аны шул кешеләр арасыннан алып, казармага китерергә әмер бирде. 11  Ул төнне Паул янына Хуҗабыз килде һәм: «Кыю бул!+ Син минем турында Иерусалимда төпле шаһитлек бирдең, ә хәзер Римда да шаһитлек бирергә тиешсең»+,— диде. 12  Таң атканнан соң, яһүдләр бергә җыелып явыз ният кордылар һәм, Паулны үтермичә, ашамаска да, эчмәскә дә ант иттеләр. 13  Бу явыз ниятне корып ант итүчеләрнең саны 40 тан артык иде. 14  Алар өлкән руханилар белән өлкәннәр янына килеп болай диделәр: «Без, Паулны үтермичә, һичнәрсә ашамаска ант бирдек. 15  Ә хәзер сез аның хакындагы эшне Югары киңәшмә белән берлектә төгәлрәк тикшерергә телибез, дигән булып, гаскәр башлыгыннан аны сезнең янга китерүен сорагыз. Без исә әзер торырбыз һәм, ул әле юлда булганда, аны үтерербез». 16  Ә Паул апасының* улы аларның сагалап торырга ниятләре турында ишетте һәм, казармага килеп, бу турыда Паулга хәбәр итте. 17  Шунда Паул йөзбашларының берсен чакырып: «Бу егетне гаскәр башлыгы янына алып бар, чөнки аның аңа әйтәсе сүзе бар»,— диде. 18  Йөзбашы егетне гаскәр башлыгы янына алып килде һәм: «Тоткын Паул бу егетне сезнең яныгызга алып килүемне сорады, чөнки аның сезгә әйтәсе сүзе бар»,— диде. 19  Гаскәр башлыгы егетне, кулыннан тотып, читкәрәк алып китте дә: «Миңа нәрсә әйтәсең килә?» — дип сорады. 20  Егет болай диде: «Яһүдләр Паул хакындагы эшне төгәлрәк тикшерергә теләгәндәй, сездән аны иртәгә Югары киңәшмәгә китерүегезне сорарга сүз куештылар.+ 21  Ләкин сез аларны тыңламагыз, чөнки аларның 40 тан артык кешесе Паулны үтергәнче ашамаска һәм эчмәскә ант иткән. Алар аны сагалап тора. Алар инде аны үтерергә әзер,+ тик сезнең китерүегезне генә көтәләр». 22  Шунда гаскәр башлыгы егеткә: «Моны миңа сөйләгәнеңне беркемгә дә әйтмә»,— диде дә аны кайтарып җибәрде. 23  Шуннан соң гаскәр башлыгы ике йөзбашын чакырып алды да болай диде: «200 җәяүле, 70 атлы һәм 200 сөңгече гаскәри әзерләгез. Алар төнге сәгать өчләрдә* туры Кайса́риягә китсеннәр. 24  Паулны идарәче Феликә́с янына хәвеф-хәтәрсез утыртып алып барыр өчен, аңа да атлар әзерләгез». 25  Аннары ул мондый хат язды: 26  «Мөхтәрәм идарәче Феликәскә үз сәламнәрен тапшырып, Кла́вдий Ли́сий хат яза. 27  Яһүдләр бу кешене тотып алып үтерергә җыеналар иде, ә мин гаскәриләр белән тиз генә килдем дә, аның Рим гражданы икәнен белгәч,+ аны коткарып калдым.+ 28  Аннары аны, ни өчен гаепләүләрен белергә теләп, аларның Югары киңәшмәсенә алып бардым.+ 29  Аны Канунга кагылышлы сораулар буенча гаепләгәннәрен ачыкладым,+ ләкин аның үлемгә яки төрмә богауларына лаеклы бернинди гаебен тапмадым. 30  Бу кешегә каршы явыз ният корулары турында ишеткәч,+ мин аны шунда ук сезнең яныгызга җибәрергә булдым һәм гаепләүчеләренә аңа каршы сезнең алда сөйләргә әмер бирдем». 31  Шуңа күрә гаскәриләр, үзләренә бирелгән әмерне үтәп, төнлә Паулны Антипатриска алып киттеләр.+ 32  Ә икенче көнне җәяүлеләр Паулны атлы гаскәриләргә калдырып, үзләре кире казармага кайтып киттеләр. 33  Кайса́риягә килеп җиткәч, атлылар, идарәчегә хатны биреп, Паулны аның янына китерделәр. 34  Хатны укып чыккач, ул, сораштырып, Паулның Килики́ядән+ булуын ачыклады. 35  Шунда ул: «Гаепләүчеләрең килгәч,+ мин барыгызны да тыңлармын»,— диде дә Паулны Һиру́д сараенда сак астында тотарга әмер бирде.

Искәрмәләр

Яки «сеңелесенең».
Ягъни кичке тугызларда.