Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Рәсүлләр 14:1—28

КЫСКАЧА ЭЧТӘЛЕК

  • Икониядә шәкертләр саны арта; аларга каршылык күрсәтелә (1—7)

  • Листрада Паул белән Барнабны илаһлар дип атыйлар (8—18)

  • Паулны ташлар атып кыйныйлар, ул исән кала (19, 20)

  • Җыелышларны ныгыту (21—23)

  • Антиохка кайту (24—28)

14  Ико́ниядә Пау́л белән Барна́б яһүдләр синагогасына керделәр һәм шулкадәр тәэсирле итеп сөйләделәр ки, бихисап күп яһүдләр һәм греклар иман итә башлады.  Ә аларга ышанмаган яһүдләр башка халык кешеләрен* котыртып, аларда кардәшләргә карата нәфрәт хисе уятты.+  Паул белән Барнаб анда шактый вакытка калды, һәм Йәһвә* аларга кыюлык белән вәгазьләргә вәкаләт бирде. Ул вәгазьләнгән хәбәрне, ягъни үзенең юмарт игелеге турындагы сүзне раслар өчен, алар аша галәмәтләр һәм могҗизалар кылды.+  Шәһәрдәге халык икегә бүленде: бер өлеше яһүдләр ягында, ә икенче өлеше рәсүлләр ягында иде.  Яһүдләр, аларның башлыклары һәм башка халык кешеләре Паул белән Барнабка һөҗүм итәргә булдылар. Ниятләре аларны мәсхәрәләү һәм таш атып кыйнау иде.+  Әмма Паул белән Барнаб бу хакта ишеткәч, качып киттеләр һәм Ликәүниянең Ли́стра белән Де́рби шәһәрләрендә, шулай ук шул тирәдәге җирләрдә+  яхшы хәбәрне вәгазьләп йөрделәр.  Ли́страда аяклары йөрми торган бер кеше бар иде. Аның, тумыштан ук аксак булганга, беркайчан да йөргәне булмаган.  Ул Паулның сөйләгәннәрен тыңлап утырды. Паул аңа туп-туры карады да, аның иманын һәм сәламәтләнә алуына ышанычын күреп,+ 10  каты тавыш белән: «Аякларыңа торып бас»,— диде. Тегесе сикереп торды да йөри башлады.+ 11  Ә халык, Паулның бу эшен күреп, Ликәүния телендә: «Илаһлар кеше кыяфәтенә кереп, безнең яныбызга төште!»+ — дип кычкырды. 12  Барнабны алар Зевс дип, ә Паулны, ул күбрәк сөйләгәнгә, Герме́с дип атый башладылар. 13  Ә шәһәр янында урнашкан Зевс гыйбадәтханәсенең рухание исә капка алдына үгезләр белән такыялар алып килде дә халык белән бергә корбан китерергә җыенды. 14  Ләкин рәсүлләр, Барнаб белән Паул, бу хакта ишеткәч, өс киемнәрен ертып, халык арасына ташландылар да болай дип кычкырдылар: 15  «Сез нәрсә эшлисез инде? Без дә сезнең кебек кешеләр генә ич.+ Сез бу файдасыз әйберләрне калдырып, күкне, җирне, диңгезне һәм алардагы барлык нәрсәләрне яраткан тере Аллаһыга таба борылсын өчен, без сезгә яхшы хәбәрне игълан итәбез.+ 16  Үткән буыннарда ул бар халыкларга үз юллары белән барырга ирек бирсә дә,+ 17  игелек эшләп, үзе турында шаһитлек биреп торды:+ сезгә күктән яңгырлар яудырды, үз вакытында мул уңыш бирде һәм,+ ризыклар белән туендырып, йөрәгегезне шатлык белән тутырды».+ 18  Шулай диеп, алар үзләренә корбан китерергә җыенган халыкны көчкә тотып калдылар. 19  Әмма Антио́х белән Ико́ниядән яһүдләр килде һәм халыкны үз якларына аударды.+ Халык Паулны ташлар атып кыйнады да, үлгән дип уйлап, шәһәр читенә чыгарып ташлады.+ 20  Ләкин аның янына шәкертләр җыелгач, ул торды да шәһәргә керде. Ә икенче көнне Барнаб белән бергә Де́рбигә юл тотты.+ 21  Шул шәһәрдә яхшы хәбәрне игълан итеп, шактый күп шәкерт әзерләгәннән соң, алар кире Ли́стра, Ико́ния һәм Антиохка киттеләр. 22  Алар шәкертләрне* ныгыттылар+ һәм, иманда нык торырга өндәп: «Без Аллаһы Патшалыгына күп михнәтләр чигеп керергә тиеш»+,— диделәр. 23  Шулай ук ураза тотып дога кылганнан соң,+ һәр җыелышта иман итүче кайбер ирләрне өлкәннәр итеп билгеләделәр+ һәм аларны Йәһвәгә* тапшырдылар. 24  Шуннан соң алар, Писи́дия аша үтеп, Пәмфи́лиягә килделәр+ 25  һәм Пергедә Аллаһы сүзен вәгазьләгәннән соң, Анта́лиягә төштеләр. 26  Ә аннан, корабка утырып, Антиохка киттеләр һәм анда үз эшләрен төгәлләп чыктылар. Нәкъ анда Аллаһы аларга шул эшләрен башкарыр өчен үз юмарт игелеген күрсәткән иде.+ 27  Анда килеп җыелышны җыйгач, алар Аллаһының үзләре аша башкарган күп санлы эшләре һәм аның башка халыкларга иман ишеген ачканы турында сөйләп бирделәр.+ 28  Алар шәкертләр янында шактый озак вакытка калдылар.

Искәрмәләр

Яки «кешеләренең җаннарын».
Яки «шәкертләрнең җаннарын».