Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Римлыларга 14:1—23

КЫСКАЧА ЭЧТӘЛЕК

  • Бер-берегезне хөкем итмәгез (1—12)

  • Абыну ташы куймагыз (13—18)

  • Тынычлыкка һәм бердәмлеккә омтылу (19—23)

14  Иманы зәгыйфь булган кешене кабул итегез+ һәм шәхси карашларны* хөкем итмәгез.  Берәүнең иманы аңа һәртөрле ризыкны ашарга рөхсәт итә, ә иманы зәгыйфь булган кеше яшелчә генә ашый.  Ризыкның һәр төрен ашаучы кеше ризыкның кайбер төрләрен ашамаучыга түбәнсетеп карамасын, ә ризыкның кайбер төрләрен ашамаучы һәртөрле ризык ашаучыны хөкем итмәсен,+ чөнки Аллаһы аны үзенә кабул иткән.  Башканың хезмәтчесен хөкем итәргә син кем?+ Ул басып торырмы яки егылырмы — моны аның хуҗасы хәл итә.+ Һәм ул басып торачак та, чөнки Йәһвә* моны эшли ала.  Берәү ниндидер бер көнне башка көннән мөһимрәк дип исәпли,+ ә башка берәү һәр көнне бертөрле дип саный.+ Һәркем үз карарына тулысынча инанган булсын.  Берәр көнне тотучы аны Йәһвә* хакына тота. Һәртөрле ризык ашаучы да аны Йәһвә хакына ашый, чөнки Аллаһыга рәхмәтләрен белдерә.+ Ризыкның кайбер төрләрен ашамаучы да Йәһвә* хакына ашамый, һәм ул да Аллаһыга рәхмәтләрен белдерә.+  Әйе, беребез дә үзе өчен генә яшәми+ һәм беребез дә үзе өчен генә үлми.  Чөнки яшибез икән — Йәһвә* өчен яшибез,+ үләбез икән — Йәһвә* өчен үләбез. Шуңа күрә, яшибезме яки үләбезме — без Йәһвәнеке.*+  Мәсих бит үлеләр һәм тереләр өстеннән Хуҗа булыр өчен үлеп терелгән.+ 10  Ни өчен соң син кардәшеңне хөкем итәсең?+ Ни өчен кардәшеңә түбәнсетеп карыйсың? Без барыбыз да Аллаһының хөкем итү урыны алдына басачакбыз бит.+ 11  Чөнки болай дип язылган: «„Үзем белән ант итәм+,— ди Йәһвә*.— Алдымда һәрбер кеше тез чүгәр, һәм һәрбер тел Аллаһы булуымны ачык таныячак“».+ 12  Шулай итеп, һәрберебез Аллаһыга үзе хакында хисап бирәчәк.+ 13  Шуңа күрә бер-беребезне инде хөкем итмик+ һәм кардәшебез юлына абыну ташы яки киртә куймаска тәвәккәл булыйк.+ 14  Хуҗабыз Гайсәнең шәкерте буларак, мин шуны беләм һәм мин шуңа инанган: һичнәрсә үзеннән-үзе нәҗес түгел;+ кеше берәр нәрсәне үзе нәҗес дип санаса гына, шул нәрсә аның өчен нәҗес була. 15  Ашаган ризыгың кардәшеңне рәнҗетә икән, димәк, син инде яратып эш итмисең.+ Ризыгың белән кешене һәлак итмә, аның өчен Мәсих үлгән бит.+ 16  Шуңа күрә үзегез яхшы дип исәпләгән, әмма башкаларны үзегезне яманларга этәрә алган эшләр кылмагыз. 17  Аллаһы Патшалыгы — ул бит ризык һәм эчемлек түгел,+ ә изге рухтан килүче тәкъвалык, тынычлык һәм шатлык. 18  Бу сыйфатларга ия булып, Мәсихкә хезмәт итүче кеше Аллаһыны сөендерә, һәм аны кешеләр хуплый. 19  Шулай итеп, әйдәгез, тынычлыкка+ һәм бер-беребезне ныгытуга өлеш кертүче нәрсәләргә омтылыйк.+ 20  Ризык аркасында Аллаһы булдырганны башка җимермә.+ Әйе, бар нәрсә саф, ләкин башкаларның иманын зәгыйфьләндереп ашау зыян китерә.+ 21  Ит ашамау, шәраб эчмәү һәм кардәшеңнең иманын зәгыйфьләндерүче һичнәрсә эшләмәү — иң яхшы нәрсә.+ 22  Үз иманыңны үзең белән Аллаһы арасында гына саклап тот. Үзе хуплаганны эшләп, моның өчен үзен хөкем итмәүче кеше бәхетле. 23  Әмма шикләре булып та, ашый икән, ул инде хөкем ителгән була, чөнки ашавы иман буенча түгел. Ә иман буенча булмаган һәрнәрсә — гөнаһ.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «күңелдәге шикләрне».