Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Лүк 13:1—35

КЫСКАЧА ЭЧТӘЛЕК

  • Тәүбә итмәсәгез, һәлак булырсыз (1—5)

  • Җимешсез инҗир агачы турында ачык мисал (6—9)

  • Бөкрәеп беткән хатынны Шимбә көнне савыктыру (10—17)

  • Горчица орлыгы һәм ачыткы турында ачык мисал (18—21)

  • «Тар ишек аша керер өчен бар көчегезне куегыз» (22—30)

  • Һируд — «төлке» (31—33)

  • Гайсә Иерусалим өчен елый (34, 35)

13  Шулвакыт андагы кайбер кешеләр Гайсәгә Пилатның гәлилә́ялеләрне корбан китергәндә үтергәне турында сөйләделәр.  Моңа Гайсә болай диде: «Бу гәлилә́ялеләр шулай газап чиккән икән, алар калган бар гәлилә́ялеләргә караганда гөнаһлырак булган дип уйлыйсызмы?  Һич тә юк! Әмма, тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек һәлак булачак.+  Яисә сез Силуамдагы манара авып үтергән шул 18 кеше Иерусалимда яшәүчеләрнең барысыннан да гаеплерәк булган дип уйлыйсызмы?  Һич тә юк! Әмма, тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек һәлак булачак».  Аннары ул мондый мисал китерде: «Берәүнең йөзем бакчасында инҗир агачы утыртылган булган. Ул, килгәч, анда җимеш эзләргә тотынган, ләкин таба алмаган.+  Шунда ул йөзем үстерүчегә: „Менә инде өч ел мин шушы инҗир агачының җимешен эзләргә киләм, ләкин таба алмыйм. Чабып ташла аны! Ни өчен ул юкка гына урын алып тора?“ — дигән.  Тегесе исә аңа болай дип әйткән: „Хуҗам, аны тагын бер елга калдырып тор, мин аның тирәсен казып, тирес салырмын.  Киләсе елда җимеш бирсә, бик яхшы, ә инде бирмәсә, чабып ташларсың“».+ 10  Шимбә көнне Гайсә бер синагогада өйрәтә иде. 11  Анда җенле* бер хатын бар иде. Бу җен аркасында ул 18 ел буе авыру булган. Хатын-кыз бөкрәеп беткән һәм бөтенләй турая алмый иде. 12  Гайсә аны күрү белән: «Син авыруыңнан азат ителдең»+,— диде. 13  Гайсә аның өстенә кулларын куйгач, хатын шунда ук тураеп басты һәм Аллаһыны данлый башлады. 14  Шунда синагога башлыгы, Гайсәнең Шимбә көнне савыктырганына ачуы килеп, халыкка болай диде: «Атнада эшләр өчен алты көн бар.+ Шуңа күрә авыруларыгыздан савыгыр өчен Шимбә көнне түгел, ә шул көннәрнең берсендә килегез».+ 15  Ләкин Гайсә аңа болай дип җавап бирде: «Икейөзлеләр,+ әллә һәркайсыгыз Шимбә көнне, үгезен яки ишәген ычкындырып, су эчертергә алып бармыймы?+ 16  Алайса, 18 ел буе Шайтан богаулап тоткан шул хатынны, Ибраһим кызын, бу богаудан Шимбә көнне азат итәргә кирәк түгел идемени?» 17  Ул бу сүзләрне әйткәч, аңа каршы килүчеләрнең барысына да оят булып китте. Бөтен халык исә аның бар данлы эшләренә шатланды.+ 18  Шуннан соң Гайсә үз сүзен болай дип дәвам итте: «Аллаһы Патшалыгы нәрсәгә охшаш һәм аны нәрсә белән чагыштырып була? 19  Ул горчица орлыгына охшаш. Бер кеше аны алган да үз бакчасына утырткан. Орлык үскән, агач хәтле булган, һәм кошлар аның ботакларына оя корган».+ 20  Ул тагын болай диде: «Аллаһы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып була? 21  Ул ачыткыга охшаш. Бер хатын аны алган да ун килограмм* он белән камыр басып куйган, һәм бөтен камыр ачыган».+ 22  Гайсә, Иерусалимга таба юл тотып, өйрәтә-өйрәтә шәһәрләр һәм авыллар буйлап йөрде. 23  Шунда берәү аңардан: «Хуҗам, котылачак кешеләрнең саны аз булырмы?» — дип сорады. Ул аларга болай диде: 24  «Тар ишек аша керер өчен бар көчегезне куегыз,+ чөнки сезгә шуны әйтәм: күпләр керергә тырышыр, әмма керә алмас. 25  Йорт Хуҗасы, үз урыныннан торып, ишекне бикләгәннән соң, сез тышкы якта калып, ишек кага башларсыз һәм: „Хуҗам, безгә ач әле“,— диярсез.+ Ул исә сезгә: „Мин сезнең кем икәнегезне белмим“,— дип җавап бирер. 26  Шунда сез: „Без синең белән ашадык, эчтек, һәм син зур урамнарыбызда өйрәттең“,— дип әйтә башларсыз.+ 27  Әмма ул: „Сезнең кем икәнегезне белмим. Явызлык кылучылар, бөтенегез дә китегез янымнан!“ — дияр. 28  Сез Ибраһимның, Исхакның, Ягъкубның һәм барлык пәйгамбәрләрнең Аллаһы Патшалыгында булуын, ә үзегезнең аннан куып чыгарылганыгызны күреп, үкереп еларсыз һәм тешләрегезне шыкырдатырсыз.+ 29  Көнчыгыштан һәм көнбатыштан, төньяктан һәм көньяктан кешеләр килер һәм Аллаһы Патшалыгында табын янына утырыр. 30  Ахыргыларның кайберләре беренче булыр, ә беренче булганнарның кайберләре ахыргы булыр».+ 31  Шунда аның янына кайбер фарисейлар килеп: «Моннан чыгып кит, чөнки Һиру́д сине үтерергә тели»,— диделәр. 32  Ул аларга мондый җавап бирде: «Барыгыз, ул төлкегә: „Бүген һәм иртәгә мин җеннәрне куып чыгарам, авыруларны савыктырам һәм берсекөнгә эшемне тәмамлармын“,— диегез. 33  Шулай да мин бүген дә, иртәгә дә һәм берсекөнгә дә үз юлымны дәвам итәргә тиешмен, чөнки пәйгамбәрнең Иерусалимнан читтә үтерелүе мөмкин түгел.*+ 34  Иерусалим, пәйгамбәрләрне үтерүче һәм үзенә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим.+ Тавык үз чебиләрен үз канатлары астына җыйган кебек, мин дә балаларыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләгән идем! Ләкин сез теләмәдегез.+ 35  Менә! Аллаһы гыйбадәтханәгезне ташлап китә.+ Сезгә шуны әйтәм, сез: „Йәһвә* исеме хакына килүче фатихалы!“ — дип әйткәнче, мине күрмәячәксез».+

Искәрмәләр

Яки «эчендә гарип итүче рух булган».
Сүзгә-сүз «өч сата». Бер сата — 7,33 л. Ә14 кушымт. к.
Яки «акылга сыймаслык».