Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Левилеләр 25:1—55

КЫСКАЧА ЭЧТӘЛЕК

  • Шимбә елы (1—7)

  • Азатлык елы (8—22)

  • Милекне кайтару (23—34)

  • Ярлыларга мөгамәлә (35—38)

  • Коллык турында кануннар (39—55)

25  Синай тавында Йәһвә Мусага болай диде:  «Исраиллеләргә әйт: „Мин биргән җиргә килгәч,+ Йәһвәгә багышланган Шимбәне үтәп, җиргә ял бирегез.+  Алты ел кырларыгызга орлык чәчегез, йөзем агачларының ботакларын кисегез һәм җир биргән уңышны җыегыз.+  Ә җиденче елны җир өчен Шимбә, җир өчен тулысынча ял итү елы, Йәһвәгә багышланган Шимбә булсын. Кырларыгызга орлык чәчмәгез һәм йөзем агачларының ботакларын кисмәгез.  Соңгы урак өстендә төшеп калган орлыклардан үсеп чыкканны урмагыз һәм ботаклары киселмәгән йөзем агачларының җимешләрен җыймагыз. Ул ел җир өчен тулысынча ял итү елы булсын.  Әмма сез җирнең Шимбәсе вакытында үсеп чыккан ризыкны ашый аласыз. Аны сез үзегез, сезнең ир һәм хатын хезмәтчеләрегез, ялланган хезмәтчеләрегез, сезнең белән яшәүче чит ил кешеләре ашый ала,  шулай ук йорт хайваннары һәм җирегездәге кыргый хайваннар да аны ашар. Җирдә үсеп чыккан һәр нәрсәне ашап була.  Җиде Шимбә елын — җиде тапкыр җидешәр елны исәпләп чыгарыгыз, барысы бергә 49 ел булыр.  Җиденче айның унынчы көнендә каты итеп мөгез быргы кычкыртыгыз. Йолу көнендә+ быргы тавышы бөтен җирегездә ишетелсен. 10  Илленче елны изгеләндерегез һәм җирегездә яшәүчеләрнең барысы өчен азатлык игълан итегез.+ Бу сезнең өчен Азатлык елы булыр. Сезнең һәрберегез үз биләмәсенә һәм үз гаиләсенә әйләнеп кайтсын.+ 11  Илленче ел сезнең өчен Азатлык елы булып китәр. Орлык чәчмәгез, төшеп калган орлыклардан үсеп чыкканны урмагыз һәм ботаклары киселмәгән йөзем агачларының җимешләрен җыймагыз.+ 12  Чөнки ул — Азатлык елы. Ул сезнең өчен изге булсын. Сез җирдә үзеннән-үзе үсеп чыкканны гына ашый аласыз.+ 13  Азатлык елында сезнең һәрберегез үз биләмәсенә әйләнеп кайтсын.+ 14  Якыныгызга берәр нәрсә сатсагыз я аңардан берәр нәрсә сатып алсагыз, бер-берегезне алдамагыз.+ 15  Якыныгыздан берәр нәрсә сатып алганда, Азатлык елыннан соң үткән еллар санын исәпкә алырга кирәк, һәм ул аны сезгә Азатлык елына кадәр калган елларда җыелачак уңышлар санына карап сатсын.+ 16  Калган еллар саны күп булса, ул бәяне күтәрә ала, ә еллар саны аз булса, бәяне төшерсен. Чөнки ул сезгә шул елларда үсеп чыгачак уңышларны сата. 17  Сезнең арагыздан берәү дә үз якынын алдамасын.+ Сез үз Аллаһыгызны тирән хөрмәт итәргә тиеш,+ чөнки мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә.+ 18  Минем кагыйдәләремне үтәп һәм хөкемнәремне тотып, сез үз җирегездә тыныч-имин яшәрсез.+ 19  Җир уңышын бирер,+ сез туйганчы ашарсыз һәм анда иминлектә яшәрсез.+ 20  Әмма сез: „Чәчмәсәк һәм уңыш җыймасак, җиденче елны нәрсә ашарбыз соң?“ — дип сорарсыз.+ 21  Борчылмагыз. Алтынчы елны мин сезне фатихалармын, һәм җир өч елга җитәрлек уңыш бирер.+ 22  Сигезенче елны сез орлык чәчәрсез һәм тугызынчы елга кадәр элекке уңыш белән тукланырсыз. Тугызынчы елгы уңыш өлгергәнче, сез элекке уңышны ашарсыз. 23  Җирне бөтенләйгә сатмагыз,+ чөнки җир минеке.+ Минем өчен сез — килмешәкләр һәм күчеп килгән кешеләр.+ 24  Сез ия булачак җирдә үз җирен саткан кешенең аны кире сатып алырга хакы булырга тиеш. 25  Якыныгыз, ярлыланып, үз җиренең өлешен сатса, аның якын туганы ул саткан җирне кире сатып алырга тиеш.+ 26  Берәрсенең җирне кире сатып алырлык кардәше булмаса, әмма ул үзе, баеп китеп, җирен кире сатып ала алса, 27  ул аны сатканнан бирле җыеп алынган уңышларның бәясен исәпләп чыгарсын һәм бу бәяне җир сатылган бәядән алсын да аермасын җирне сатып алган кешегә кайтарсын. Шуннан соң ул үз җиренә әйләнеп кайта ала.+ 28  Әмма җирен кире сатып алырга акчасы булмаса, җир Азатлык елына кадәр аны сатып алган кешенеке булып калыр.+ Азатлык елында җир кире аңа кайтарылыр, һәм ул яңадан аныкы булып китәр.+ 29  Берәр кеше стенасы булган шәһәрдәге йортны сатса, шул кешенең бу йортны сатканнан соң бер ел дәвамында аны кире сатып алу хокукы булыр, һәм ул бу хокукын+ бер ел буе куллана алыр. 30  Ләкин бер ел үтсә, ә йорт кире сатып алынмаса, стенасы булган шәһәрдәге йорт бөтенләйгә аны сатып алган кешенеке һәм аның токымнарыныкы булып китәчәк. Азатлык елында ул элеккеге хуҗасына кире кайтарылмаячак. 31  Әмма стена белән уратып алынмаган авыллардагы йортларны кырның өлеше дип санарга кирәк. Аларны кире сатып алу хокукы саклансын һәм Азатлык елында алар хуҗаларына кайтарылсын. 32  Ле́вилеләрнең исә үз шәһәрләрендәге+ йортларын кире сатып алу хокукы һәрчак булачак. 33  Берәр ле́виле үз шәһәрендәге йортын кире сатып алмаса, Азатлык елында йорт аңа кайтарылачак,+ чөнки ле́вилеләр шәһәрләрендәге йортлар — аларның исраиллеләр арасындагы милке.+ 34  Аларның шәһәрләре тирәсендәге көтүлекләрне+ сатарга ярамый, чөнки бу — аларга гасырларга бирелгән биләмәләр. 35  Янәшәгездә яшәүче кардәшегез, ярлыланып, мохтаҗлыкка калса, сез аңа килмешәккә һәм күчеп килгән кешегә ярдәм иткән кебек+ ярдәм итәргә тиеш,+ шулчак ул сезнең белән яшәвен дәвам итә алыр. 36  Аңардан риба* түләтмәгез,+ аның исәбенә баемагыз. Сез Аллаһыгызны тирән хөрмәт итәргә тиеш,+ һәм кардәшегез сезнең белән яшәвен дәвам итәр. 37  Аңа бурычка акчаны риба алыр өчен бирмәгез+ һәм ризыкны табыш алыр өчен бирмәгез. 38  Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә,+ мин сезне Мисыр җиреннән сезгә Кәнга́н җирен бирер өчен һәм сезнең Аллаһыгыз булыр өчен чыгардым.+ 39  Әгәр яныгызда яшәгән кардәшегез, ярлыланып, үзен сезгә сатса,+ аны колны эшләткәндәй эшләтмәгез.+ 40  Аның белән ялланган эшче,+ күчеп килгән кеше белән эш иткән кебек эш итегез. Ул сездә Азатлык елына кадәр эшләсен. 41  Шунда ул балалары белән сездән китәр һәм үз гаиләсенә кайтыр. Ул үз ата-бабаларының биләмәсенә кайтсын.+ 42  Чөнки алар минем колларым, мин аларны Мисыр җиреннән чыгардым.+ Алар үзләрен коллыкка сатмасын. 43  Аңа карата мәрхәмәтсез булмагыз,+ сез Аллаһыгызны тирән хөрмәт итәргә тиеш.+ 44  Сезнең ир һәм хатын колларыгыз тирәгездәге халыклардан булсын. Алардан ир һәм хатын коллар сатып алып була. 45  Шулай ук сезнең арагызда яшәгән чит ил кешеләре улларыннан+ һәм аларның сезнең җирегездә туган өйдәгеләреннән коллар сатып алып була, һәм алар милкегез булып китәр. 46  Сез аларны улларыгызга даими милек буларак мирас итеп калдыра аласыз. Аларны кол хезмәтенә кулланыгыз, ә исраилле кардәшләрегезгә мәрхәмәтсез булмагыз.+ 47  Ләкин берәр килмешәк я арагыздагы күчеп килгән кеше баеп китсә, ә кардәшегез, ярлыланып, шул килмешәккә я сезнең арада яшәүче күчеп килгән кешегә я килмешәкнең гаилә әгъзасына үзен сатса, 48  аның үзен, акча түләп, азат итү хокукы саклансын. Аның абый-энеләренең берәрсе аны кире сатып ала ала.+ 49  Я атасының абый-энесе, я шул туганының улы, я аның гаиләсеннән берәү — һәркайсы якын туганы* аны кире сатып ала ала. Ә үзе баеп китсә, ул акча түләп үз-үзен азат итә ала.+ 50  Ул үзен сатып алган кеше белән үзен саткан елдан алып Азатлык елына+ кадәрге вакытны исәпләп чыгарсын. Аны сатып алу хакы шул елларның санына туры килер.+ Аның шул вакыттагы эш көннәре ялланган эшченеке кебек бәяләнер.+ 51  Әгәр Азатлык елына кадәр күп еллар калган булса, ул, азат ителер өчен, шул еллар өчен акча түләсен. 52  Берничә генә ел калган булса, ул шул еллар санына карап үзен азат итү хакын исәпләп чыгарсын һәм аны түләсен. 53  Ул аңа елдан-ел ялланган эшче булып хезмәт итсен. Һәм сез ул аңа мәрхәмәтсез булмасын өчен кайгыртырга тиеш.+ 54  Әмма ул үзен кире сатып алыр өчен, андый шартларны үти алмаса, үз балалары белән Азатлык елында азат ителер.+ 55  Чөнки исраиллеләр — минем колларым, минем Мисыр җиреннән чыгарган колларым.+ Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә.

Искәрмәләр

Ягъни процент.
Яки «кан кардәше».