Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Йәзәкил 16:1—63

КЫСКАЧА ЭЧТӘЛЕК

  • Аллаһы Иерусалимны ярата (1—63)

    • Иерусалим — ташлап калдырылган бала (1—7)

    • Аллаһы аны бизи һәм аның белән никах килешүе төзи (8—14)

    • Иерусалим тугрылыксыз булып китә (15—34)

    • Зина өчен җәза (35—43)

    • Самария һәм Сәдүм белән чагыштырыла (44—58)

    • Аллаһы үз килешүен исенә төшерә (59—63)

16  Йәһвә яңадан миңа үз сүзен җиткерде:  «Адәм улы, Иерусалимга аның җирәнгеч эшләре турында сөйлә.+  Әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә Иерусалимга болай ди: „Синең чыгышың кәнганлылар җиреннән, син шунда тудың. Синең әтиең аморлы,+ ә әниең хитле+ иде.  Тууың турында әйткәндә, туган көнеңдә кендегеңне кисмәделәр, сине суда юып чистартмадылар, сиңа тоз сөртмәделәр һәм биләүгә төрмәделәр.  Беркем дә сине жәлләмәде һәм бу эшләрнең берсен дә башкармады. Сине беркем дә кызганмады. Киресенчә, туган көнеңдә җаныңны нәфрәт иткәнгә, сине ачык басуда ташлап калдырдылар.  Мин үтеп барганда синең үз каныңда чәбәләнеп ятканыңны күрдем. Син үз каныңда ятканда, мин сиңа: „Яшә!“ — дип әйттем. Әйе, син үз каныңда ятканда, мин сиңа: „Яшә!“ — дидем.  Мин сине басудагы үсемлекләрдәй бихисап күп санлы иттем. Син үстең, буйга җиттең һәм матур-матур бизәкләр кидең. Синең күкрәкләрең тыгызланды, чәчләрең үсте. Шулай да син шәрә, киемсез идең“.  „Мин үтеп барганда сине күрдем: син инде җитлеккән, берәрсенә гашыйк булырлык идең. Шуңа күрә мин үз киемемне синең өстеңә салып,+ шәрә тәнеңне капладым. Мин ант биреп синең белән килешү төзедем,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— Син минеке булып киттең.  Мин сине суда юдым, каныңны юып төшердем, сиңа май сөрттем.+ 10  Шунда мин сиңа чигүле кием кидердем, сиңа сыйфатлы күн* сандаллар бирдем, сине нәфис җитенгә урадым һәм сиңа кыйммәтле киемнәр кидердем. 11  Мин сине бизәкләр белән бизәдем, кулларыңа беләзекләр, муеныңа муенса кидердем. 12  Борыныңа борын алкасы, колакларыңа алка тактым, башыңа матур таҗ кидердем. 13  Син үзеңне алтын-көмеш белән бизәкләп тордың, нәфис җитен белән кыйммәтле тукымадан тегелгән кием һәм чигүле кием кия идең. Син иң яхшы он, бал белән май ашый идең. Син бик-бик гүзәл булып үстең+ һәм патшабикә булырдай идең“». 14  «„Син чибәр булганга, халыклар арасында даның* тарала башлады.+ Сиңа үз мәһабәтлегемне бүләк иттем,+ шуңа күрә матурлыгың камил иде“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә». 15  «„Ләкин син матурлыгыңа таяна башладың+ һәм даның аркасында фахишә булып киттең.+ Син үтеп баручы һәркем белән фәхешлек кылдың.+ Матурлыгың аларныкы булып китте. 16  Син төрле төстәге киемнәреңне алып, биеклекләрне матурладың һәм анда фәхешлек кылдың.+ Андый нәрсәләр булырга тиеш түгел, беркайчан да булырга тиеш түгел. 17  Син шулай ук мин биргән алтын-көмеш бизәкләрдән үзең өчен ир-атлар сурәтләрен ясадың һәм алар белән фәхешлек кылдың.+ 18  Син чигүле киемнәрең белән аларны* капладың, аларга минем маемны һәм минем фимиамымны китердең.+ 19  Мин сиңа биргән икмәгемне дә — мин сиңа ризык итеп биргән иң яхшы оннан, майдан һәм балдан ясалган икмәкне дә — аларга хуш* исле бүләк итеп китердең.+ Барысы нәкъ шулай булды“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә». 20  «„Син миңа тудырган улларыңны һәм кызларыңны,+ потлар аларны йотсын өчен, аларга корбанга китердең.+ Әллә сиңа кылган фәхешлегең аз булдымы? 21  Син улларымны чалдың, улларымны аларга корбан итеп утта яндырдың.+ 22  Үзеңнең шушы бар җирәнгеч эшләреңдә катнашып һәм фәхешлек кылып, син яшь чагыңны — каныңда чәбәләнеп шәрә һәм киемсез яткан вакытыңны исеңә төшермәдең. 23  Бар явызлыкларыңны кылганнан соң кайгы, кайгы сиңа+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— 24  Син үзеңә калкулыклар өйдең һәм шәһәрнең һәр мәйданында үзең өчен биеклекләр ясадың. 25  Син һәр урамның иң атаклы урынында үз биеклекләреңне төзедең һәм, үтеп баручы һәркемгә үзеңне тәкъдим итеп,* үз матурлыгыңны җирәнгеч нәрсәгә әйләндердең.+ Син фәхешлек эшләреңне күп санлы иттең.+ 26  Син Мисыр уллары белән — җенси дәрт белән янып торган күршеләрең белән — фәхешлек кылдың+ һәм бертуктамый кылган фәхешлегең белән күңелемне рәнҗеттең.* 27  Мин сиңа җәза бирер өчен кулымны сузармын, сиңа азрак азык-төлек бирелер.+ Мин сине үзеңне нәфрәт итүче хатын-кызларга+ — азгынлыгыңнан аптырашта калган филистилеләр кызларына бирермен. Синең белән җаннары ни теләсә, шуны эшләсеннәр.+ 28  Син, нәфесеңне канәгатьләндерә алмаганга, Ассирия уллары белән фәхешлек кыла башладың,+ ләкин алар белән фәхешлек кылганнан соң да, нәфесең канәгатьләнмәде. 29  Шуңа күрә син үз фәхешлегеңне сәүдәгәрләр* җиренә кадәр, калдайлыларга хәтле җәйдең,+ әмма хәтта шунда да нәфесең канәгать калмады. 30  Син бар бу эшләреңне оятсыз фахишәдәй кылганда+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— йөрәгең бик чирле* иде!* 31  Ләкин һәр урамның иң атаклы урынында калкулыклар өйгәндә һәм шәһәрнең һәр мәйданында үзең өчен биеклекләр ясаганда, син үзеңне фахишә кебек тотмадың, чөнки син бернинди түләү алмадың. 32  Син — үз иреңне түгел, ә чит-ят кешеләрне кабул итүче зиначы хатын!+ 33  Гадәттә фахишәләргә бүләк бирәләр,+ ә син үзеңә җенси дәрт белән янып торучы һәркемгә үзең бүләк бирәсең.+ Алар синең белән фәхешлек кылырга бөтен җирдән килсен өчен, син аларга үзең акча түлисең.+ 34  Син фәхешлек кылучы башка хатын-кызлардан аерылып торасың. Синдәй фәхешлек кылучы беркем дә юк! Син үзең түләү бирәсең, алар исә сиңа түләми. Барысы киресенчә!“ 35  Шуңа күрә, и фахишә,+ Йәһвәнең сүзен тыңла. 36  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Син үз сөяркәләрең белән дә, үз улларыңның канын корбан итеп китергән+ җирәнгеч, чирканыч бар потларың+ белән дә фәхешлек кылдың, шулай ук көчле җенси дәрт белән янып тордың, һәм алар синең шәрә тәнеңне күрде. 37  Шуңа күрә мин үзеңнән ләззәт алган бар сөяркәләреңне — үзең яраткан һәркемне һәм үзең күралмаган һәркемне — бергә җыярмын. Мин аларны бар җирләрдән китерермен, һәм алар сиңа каршы чыгар. Мин аларга шәрә тәнеңне күрсәтермен, һәм алар сине шәп-шәрә килеш күрер.+ 38  Мин сиңа зиначы+ һәм кан коючы+ хатын-кызлар лаек булган хөкемнәрне чыгарып, җәза бирермен. Ярсу белән һәм көнләшеп каныңны коярмын.+ 39  Мин сине аларның кулларына бирермен. Алар калкулыкларыңны җимерер, биеклекләрең юкка чыгар.+ Алар киемнәреңне салдырыр,+ матур бизәкләреңне тартып алыр+ һәм сине шәрә килеш, киемсез калдырыр. 40  Алар сиңа каршы халык төркемен алып килер.+ Алар сине ташлар атып+ һәм кылыч белән һәлак итәр.+ 41  Алар йортларыңны утта яндырыр+ һәм күп хатын-кызларның күз алдында сине хөкем итәр. Мин фәхешлегеңне юкка чыгарырмын,+ һәм син бүтән түләү бирмәссең. 42  Шунда сиңа кабынган ачуымны канәгатьләндерермен,+ һәм сиңа карата ярсуым басылыр.+ Мин тынычланырмын, бүтән үземне рәнҗетелгән итеп хис итмәм“. 43  „Син яшь чагыңны исеңдә тотмадың+ һәм бар бу эшләрне башкарып ачуымны чыгардың, шуңа күрә үз юлларыңның нәтиҗәләрен күрерсең,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— һәм син инде азгынлыгыңда йөрмәссең һәм бар җирәнгеч эшләреңне кылмассың. 44  Менә! Мәкальләр сөйләүче һәркем синең турында: „Әнисенә күрә кызы!“ — дигән мәкаль әйтер.+ 45  Син үз ирен һәм балаларын санга сукмаучы әниең шикелле. Син үз ирләрен һәм балаларын санга сукмаучы апа-сеңелләрең сыман. Әниегез хитле, ә әтиегез аморлы иде“».+ 46  «„Үз кызлары*+ белән синнән төньякта яшәүче Сама́рия+ — апаң, ә үз кызлары+ белән синнән көньякта яшәүче Сәдү́м+ — сеңелең. 47  Син аларның юллары буенча да йөрдең, җирәнгеч эшләрен дә кылдың, җитмәсә, күп тә үтмәстән тәртибең аларныкыннан да бозыграк булып китте.+ 48  Үзем белән ант итәм,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— сеңелең Сәдүм үз кызлары белән син үз кызларың белән кылганны кылмады. 49  Менә! Сеңелең Сәдүм мондый гөнаһ кылды: ул үз кызлары+ белән горур иде,+ аларның ризыклары мул иде,+ һәм алар борчылусыз, тыныч тормыш алып бара иде.+ Шулай да алар мескеннәргә һәм ярлыларга булышмады.+ 50  Алар тәкәббер булып калды+ һәм минем алдымда җирәнгеч эшләр кылуларын дәвам итте,+ шуңа күрә мин аларны юк итәргә булдым.+ 51  Сама́рия+ син кылган гөнаһларның яртысын да кылмады. Син апа-сеңелләреңнән дә күбрәк җирәнгеч эшләр кылып тордың. Бар җирәнгеч эшләрең аркасында алар хәтта тәкъва булып күренә башлады.+ 52  Син апа-сеңелләреңнең тәртибен акладың, шуңа күрә хурлыкка кал. Син алардан да җирәнгечрәк гөнаһлар кылганга, алар синнән тәкъварак. Апа-сеңелләрең синең аркада тәкъварак булып күренгәнгә, оятка һәм хурлыкка кал“. 53  „Мин аларның әсирләрен — Сәдүм белән аның кызларының әсирләрен, шулай ук Сама́рия белән аның кызларының әсирләрен җыярмын. Мин алар белән бергә синең әсирләреңне дә җыярмын.+ 54  Шулай итеп син хурлыкка калырсың. Кылган эшләрең аларга юаныч китерде, шул эшләрең аркасында син хурлыкка төшәрсең. 55  Апа-сеңелләрең — үз кызлары белән Сәдүм һәм үз кызлары белән Сама́рия — һәрберсе элеккеге хәленә кайтыр. Син дә үз кызларың белән элеккеге хәлеңә кайтырсың.+ 56  Син горур булып киткән көнеңдә сеңелең Сәдүмне искә алырлык түгел дип саный идең. 57  Үз явызлыгың ачыкланганчы шулай булды.+ Хәзер Су́рия кызлары һәм күршеләре сине хурлый. Тирә-ягыңдагы филистилеләрнең кызлары+ өчен син — адәм көлкесе. 58  Син азгынлыгыңның һәм җирәнгеч эшләреңнең нәтиҗәләрен күрерсең“,— ди Йәһвә». 59  «Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин сиңа эшләреңә карап кайтарырмын,+ чөнки син килешүемне бозып антыңны санга сукмадың.+ 60  Әмма мин яшь чагыңда синең белән төзегән килешүемне исемә төшерермен һәм синең белән мәңгелек килешү төзермен.+ 61  Син үз тәртибеңне исеңә төшерерсең һәм апа-сеңелләреңне кабул иткәндә үзеңне кимсетелгән итеп хис итәрсең.+ Аларны үзеңә кызларың итеп бирсәм дә, бу синең белән төзелгән килешү аркасында булмас“. 62  „Мин синең белән килешү төзермен. Шунда син минем Йәһвә икәнемне белерсең. 63  Бар кылган эшләреңә карамастан сине йолып алгач,+ син кылганнарыңны исеңә төшерерсең һәм кимсетелгән булуың аркасында сиңа шулкадәр оят булыр,+ хәтта авызыңны да ача алмассың“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».

Искәрмәләр

Яки «тюлень тиресеннән ясалган».
Сүзгә-сүз «исемең».
Ягъни ир җенестәге потларны.
Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».
Сүзгә-сүз «аякларыңны киң җәеп».
Яки «ачуымны чыгардың».
Сүзгә-сүз «Кәнган».
Яки «хәлсез».
Я, бәлки, «минем сиңа бик нык ачуым чыккан иде».
Күрәсең, бәйле шәһәрләр.