Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Ишагыя 33:1—24

КЫСКАЧА ЭЧТӘЛЕК

  • Хөкем; тәкъвалар өчен өмет (1—24)

    • Йәһвә — Хөкемче, Канун Чыгаручы һәм Патша (22)

    • Берсе дә: «Мин авырыйм»,— дип әйтмәс (24)

33  Сиңа, җимерелүне белмәгән җимерүчегә,+Сиңа, хыянәт күрмәгән хыянәтчегә кайгы! Син җимерүдән туктагач, үзеңне җимерерләр.+ Хыянәт итүдән туктагач, үзеңә хыянәт итәрләр.  И Йәһвә, безгә илтифат күрсәт.+ Без сиңа өметләнәбез. Һәр иртә көч-куәтебез* бул,+Әйе, кайгы-хәсрәт кичергәндә коткаручыбыз бул.+  Күкрәгән тавышыңнан халыклар кача. Син күтәрелгәндә, милләтләр тарала.+  Сезнең табышыгызны туймас саранчалар кебек таларлар. Халык аңа саранчалар өерләре сыман ташланыр.  Йәһвә югарыланыр,Чөнки ул югарыдагы биеклекләрдә тора. Ул Сионны гаделлек һәм тәкъвалык белән тутырыр.  Ул синең заманыңа тотрыклылык бирер. Бөек коткару,+ зирәклек, белем һәм Йәһвәгә карата курку-хөрмәт+Аның хәзинәсе ул.  Менә, аларның батырлары урамнарда кычкыра,Тынычлык хәбәрчеләре ачы тавыш белән елый.  Зур юллар буш калды,Юлларда беркем йөрми. Ул* килешүне бозды,Шәһәрләрне кире какты,Беркемне дә санга сукмый.+  Җир кайгыра* һәм корый. Лива́н гарьләнә,+ ул корып бетте. Шару́н чүлгә әйләнде,Баша́н һәм Карми́л яфракларын койды.+ 10  «Хәзер мин күтәрелермен,— ди Йәһвә,—Хәзер үземне югарылармын,+Югары күтәрелермен. 11  Сез коры үлән белән авырлы буласыз һәм салам тудырасыз. Сезне үзегезнең рухыгыз ук ялкын сыман йотар.+ 12  Халыклар яндырылган акбур сыман булыр. Алар чабып ташланган чәнечкеле үсемлекләр кебек яндырылыр.+ 13  Еракта булганнар, нәрсә эшләячәгемне тыңлагыз! Якында булганнар, минем кодрәтемне таныгыз! 14  Сиондагы гөнаһ кылучыларның коты алынды,+Мөртәтләр калтырый башлады. „Кайсыбыз ялмап алучы ут булган җирдә яши ала?+ Кайсыбыз сүнмәс ялкыннар янында яши ала?“ — ди алар. 15  Тәкъвалык юлында йөрүче,+Дөресне сөйләүче,+Намуссыз һәм хәрәм табышны кире кагучы,Ришвәт алыр өчен кулларын сузмаучы,+Кан кою турында ишетмәс өчен колагын томалаучыҺәм начар нәрсәләрне күрмәс өчен күзләрен йомучы 16  Биеклекләрдә яшәр. Кыялы ныгытмаларда аның ныклы сыенычы* булыр,Аның икмәге җитәрлек булыр,Суы беркайчан да бетмәс».+ 17  Синең күзләрең патшаны бөтен күркәмлегендә күрер,Алар ерактагы җирне күрер. 18  Син күңелеңнән бөтен дәһшәтне үткәреп,* болай диярсең: «Кайда сәркатип? Салым үлчәп бирүче кайда?+ Манаралар санаучы кайда?» 19  Син дорфа халыкны,Төшенер өчен шулкадәр аңлаешсыз телле халыкны,Тотлыгып сөйләүләрен аңлый алмаган халыкны бүтән күрмәссең.+ 20  Сионга — бәйрәмнәребез үткәрелгән шәһәргә кара!+ Синең күзләрең Иерусалимны — тыныч яшәү урынын,Күчерелмәс чатырны күрер.+ Аның казыклары беркайчан да суырып алынмас,Аның бер бавы да өзелмәс. 21  Ләкин анда мәһабәт Аллаһы ЙәһвәБезне елгалар, киң каналлар кебек яклар. Бу сулардан хәрби көймәләр йөрмәсҺәм мәһабәт кораблар үтмәс. 22  Чөнки Йәһвә — безнең Хөкемчебез,+Йәһвә — Канун Чыгаручыбыз,+Йәһвә — Патшабыз.+ Ул безне коткарыр.+ 23  Арканнар бушар,Алар мачтаны тота алмас, һәм җилкән дә корылмас. Ул вакытта мул табыш бүлерләр,Хәтта аксакларның да өлеше зур булыр.+ 24  Анда яшәүчеләрнең берсе дә: «Мин авырыйм»,— дип әйтмәс.+ Ул җирдә яшәүче халыкның гөнаһы кичерелер.+

Искәрмәләр

Яки «кулыбыз».
Ягъни дошман.
Я, бәлки, «кибә».
Яки «куркынычсыз биеклеге».
Яки «уйлап».