Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Зәбур 27:1—14

КЫСКАЧА ЭЧТӘЛЕК

  • «Йәһвә — тормышым таянычы»

    • Аллаһының гыйбадәтханәсе өчен рәхмәтле булу (4)

    • Әти-әни кайгыртмаса да, Йәһвә кайгырта (10)

    • «Өметеңне Йәһвәгә багла» (14)

Давытның мәдхиясе. 27  Йәһвә яктылыгым+ һәм Коткаручым минем. Миңа кемнән куркырга?+ Йәһвә — тормышым таянычы.+ Миңа кемнән тетрәп куркып торырга?  Явыз бәндәләр мине йотарга дип һөҗүм иткәндә,+Миңа каршы килүчеләр һәм дошманнар абынып егылды.  Хәтта миңа каршы гаскәр лагерь корып урнашса да,Йөрәгем алынмас.+ Хәтта миңа каршы яу чыкса да,Ышанычым какшамас.  Йәһвәдән мин бер генә нәрсә сорадым,Шуны эзләрмен дә: Йәһвәнең күркәмлеген күрер өчен,Аның гыйбадәтханәсенә* сокланып* карап торыр өчен,+Гомеремнең бар көннәрендә Йәһвәнең йортында буласым килә.+  Бәла килгән көнне ул мине үзенең ышык урынына яшерер,+Үз чатырындагы яшерен урынга качырыр,+Мине биек бер кыя өстенә куяр.+  Менә, чолгап алган дошманнарым өстеннән башым югары тора. Аның чатырында мин шатлык авазлары белән корбаннар китерермен. Мин Йәһвәгә мәдхияләр җырлармын.*  Ялварган чагымда ишет мине, и Йәһвә,+Миңа илтифат кыл һәм җавап бир.+  Йөрәгем синең исемеңнән: «Мине* эзлә»,— диде. И Йәһвә, сине эзләрмен мин.+  Миннән йөзеңне борма.+ Ачуың чыгып, хезмәтчеңне читкә какма. Син — минем ярдәмчем,+Ташлама мине, калдырма, Коткаручы Аллаһым. 10  Хәтта әтием һәм әнием мине ташласа да,+Йәһвә ташламас, үзе мине сыендырыр.+ 11  Мине үз юлыңа өйрәт, и Йәһвә,+Дошманнарымнан саклап, мине намуслылык сукмагыннан алып бар. 12  Дошманнарым ихтыярына бирмә мине,+Чөнки миңа каршы ялган шаһитләр күтәрелде,+Алар миңа җәберләү белән яный. 13  Тереләр арасында Йәһвәнең яхшылыгын күрәчәгемәИманым булмаган булса, мин хәзер кайда булыр идем?!*+ 14  Өметеңне Йәһвәгә багла,+Кыю һәм нык бул.+ Әйе, өметеңне Йәһвәгә багла.

Искәрмәләр

Яки «изге урынына».
Яки «тирән уйга батып».
Яки «көй уйнармын».
Сүзгә-сүз «Йөземне».
Я, бәлки, «Иманым камил».