Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Еврейләргә 9:1—28

КЫСКАЧА ЭЧТӘЛЕК

  • Җирдәге гыйбадәтханәдә изге хезмәт (1—10)

  • Мәсих күккә үз каны белән керә (11—28)

    • «Яңа килешүнең арадашчысы» (15)

9  Үткәндәге килешүнең изге хезмәткә кагылышлы күрсәтмәләре һәм җирдә изге урыны+ бар иде.  Шул изге урында чатырның беренче өлеше корылган иде һәм анда шәмдәл,+ өстәл һәм багышланган икмәкләр куелган иде.+ Бу өлешне Изге урын дип атый иделәр.+  Ә икенче чаршау+ артында чатырның Иң изге дип аталган өлеше бар иде.+  Анда алтын төтәсләвеч+ һәм тулысынча алтын белән капланган+ килешү сандыгы+ бар иде, ә сандык эченә ма́нна салынган алтын савыт,+ Һарунның чәчәк аткан таягы+ һәм Аллаһы әмерләре язылган таш такталар*+ урнаштырылган иде.  Килешү сандыгы өстендә исә шөһрәтле керубимнәр иде. Аларның күләгәләре йолып татулаштыру капкачына төшеп тора иде.+ Шулай да хәзер моның турында җентекләп сөйләп тору урынлы булмас.  Боларның барысы шулай итеп әзерләнгәннән соң, руханилар изге хезмәтләрен башкарыр өчен чатырның беренче өлешенә һәр көн керә.+  Ә икенче өлешкә баш рухани гына елга бер мәртәбә керә.+ Ул үзе белән кан алырга тиеш.+ Ул аны үзе өчен дә,+ белмичә гөнаһ кылган халык өчен дә китерә.+  Шулай итеп, изге рух шуны күрсәтә: беренче чатыр торганда, изге урынга юл әле ачык булмаган.+  Шул чатыр безнең көннәр өчен мисал булып тора,+ һәм андагы тәртип буенча бүләкләр белән корбаннар китерелә.+ Әмма алар шул изге хезмәтне башкаручының вөҗданын камил итә алмый,+ 10  алар шул ашау-эчү, төрле сафландыру йолаларына* гына кагыла.+ Муса канунының бу таләпләре тәнгә кагылышлы булган+ һәм тиешле тәртип урнаштырылганчы үз көчендә калган. 11  Ләкин Мәсих гамәлдәге фатихаларның баш рухание булып килгәч, җирдәге түгел, ә кеше кулы белән салынмаган бөегрәк һәм камилрәк чатыр аркылы үтеп, 12  изге урынга керде. Анда ул кәҗә һәм яшь үгез каны белән түгел, ә бер тапкыр гына үз каны белән кереп,+ безне мәңгегә коткарды.*+ 13  Чөнки нәҗесләнгәннәрнең өстенә, тәнне чиста итәр өчен, кәҗә, үгез каны+ һәм яндырылган тана көле сибәләр һәм шулай итеп аларны изге итәләр.+ 14  Әмма Мәсих каны+ вөҗданыбызны үле эшләрдән күпкә зуррак дәрәҗәдә сафландырачак!+ Ул мәңгелек рух ярдәмендә үзен кимчелексез корбан итеп Аллаһыга тапшырды һәм моны без тере Аллаһыга изге хезмәтне башкара алсын өчен эшләде.+ 15  Менә ни өчен ул, чакырылганнар мәңгелек мирас турындагы вәгъдәне алсыннар өчен,+ яңа килешүнең арадашчысы булды.+ Моның барысы аның үлеме ярдәмендә мөмкин булды, шул үлем аларны үткәндәге килешү вакытында кылган җинаятьләреннән йолып алды һәм азат итте.+ 16  Килешү төзелгәндә, килешүне төзүче кеше үләргә тиеш. 17  Килешү бит, аны төзегән кеше үлгәч, үз көченә керә, ә шул кеше исән чакта килешү көчкә ия түгел. 18  Шуның өчен хәтта үткәндәге килешү дә гамәлгә кансыз керә алмаган. 19  Канунның һәр әмерен бар халык алдында әйтеп чыккач, Муса яшь үгезләрнең һәм кәҗәләрнең канын алып аңа су өстәгән. Шуннан соң ул иссоп* чыбыгына җете кызыл төстәге йон бәйләп, бар халыкка һәм язма төргәкнең үзенә шул су катыш канны сибеп чыккан. 20  «Бу кан килешүне раслый, һәм Аллаһы сезгә ул килешүне үтәргә куша»+,— дигән ул. 21  Ул шулай ук чатырга һәм изге хезмәттә кулланыла торган барлык савытларга кан сибеп чыккан.+ 22  Әйе, Канун буенча бар нәрсә диярлек кан белән пакьләндерелә,+ һәм кан түгелмичә кичерү юк.+ 23  Шуңа күрә күктәгеләрнең символик образларын+ шул тәртип буенча пакьләндерергә кирәк иде,+ ә күктәгеләрне пакьләндерер өчен күпкә яхшырак корбаннар таләп ителә. 24  Мәсих бит кеше кулы белән төзелгән изге урынга — күктәге изге урынның күчермәсенә түгел,+ ә күкнең үзенә кергән.+ Ул хәзер, безнең хакка Аллаһы алдына барып басар өчен, күктә.+ 25  Баш рухани изге урынга хайван каны белән* ел саен керә,+ Мәсих исә, күккә кереп, үзен кат-кат корбанга китерми. 26  Югыйсә аңа дөнья яратылганнан бирле кат-кат газап чигәргә кирәк булыр иде. Ләкин ул, үзен корбан итеп гөнаһны бетерер өчен, дөнья төзелешләре* тәмамланып барганда бер тапкыр гына килде.+ 27  Кеше бер тапкыр гына үлә, ә аннары хөкем алдына баса. 28  Мәсих тә, күпләрнең гөнаһларын алып китәр өчен, бер тапкыр гына корбан ителде.+ Ул икенче тапкыр инде гөнаһны юк итәр өчен түгел, ә үзен түземсезлек белән көтеп торучыларны коткарыр өчен киләчәк, һәм алар аны күрәчәк.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «килешүнең таш такталары».
Сүзгә-сүз «суга чумдыруларына».
Сүзгә-сүз «йолып алды».
Бу шигырьдәге иссопның нинди үсемлек икәне билгесез, әмма мәтрүшкә булуы ихтимал.
Сүзгә-сүз «үз каны белән түгел».