Еврейләргә 3:1—19

  • Гайсә Мусадан бөегрәк (1—6)

    • Бөтен нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе — Аллаһы (4)

  • Имансыз булудан кисәтү (7—19)

    • «Бүген, әгәр дә сез минем тавышымны ишетәсез икән» (7, 15)

3  Шулай итеп, изге кардәшләр, күккә чакырылганнар,+ Гайсә турында уйланыгыз. Без аның рәсүл һәм баш рухани булуын таныйбыз һәм моның турында игълан итәбез.+  Муса Аллаһының бөтен йортында тугры булган кебек,+ ул үзен билгеләгән Затка тугры булды.+  Гайсә Мусага караганда зуррак данга лаек,+ чөнки йортны төзүче йортның үзенә караганда зуррак хөрмәт казана.  Әлбәттә, һәр йортның төзүчесе бар, ә бөтен нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе — Аллаһы.  Муса Аллаһының бөтен йортында тугры хезмәтче булган, һәм хезмәте киләчәктә әйтеләчәк нәрсәләргә шаһитлек булып торган.  Ә Мәсих Аллаһы йорты өчен җаваплы тугры Угыл булган.+ Без — Аллаһының йорты,+ әмма моның өчен безгә сөйләү иреген һәм безгә шатлык китергән өметебезне кулдан ычкындырмыйча ахырга кадәр сакларга кирәк.  Шуңа күрә, изге рух әйткәнчә:+ «Бүген, әгәр дә сез минем тавышымны ишетәсез икән,  чүлдәге сынау көнендә ата-бабаларыгыз минем ачуымны чыгарып үҗәтләнгәндәй үҗәтләнмәгез.+  Алар анда, кылган эшләремне 40 ел буе күреп торсалар да, мине сынадылар.+ 10  Шуңа күрә шул буынга җирәнеп карый башладым һәм: „Аларның йөрәкләре һәрвакыт адаша, алар минем юлларыма төшенмәделәр“,— дидем. 11  Шунда ачуым чыгып: „Алар минем тынычлыгыма кермәячәк“+,— дип ант иттем». 12  Сак булыгыз, кардәшләр, берегезнең дә йөрәге, тере Аллаһыдан ераклашып, явыз һәм имансыз булып китә күрмәсен.+ 13  Ләкин «бүген» дип аталган вакыт әле дәвам иткәндә,+ бер-берегезне һәр көн дәртләндереп торыгыз, моны берегез дә, гөнаһ коткысына бирелеп, үҗәтләнмәсен өчен эшләгез. 14  Баштагы ышанычыбызны кулдан ычкындырмыйча ахырга кадәр сакласак кына, Мәсих катнаша торган нәрсәләрдә катнашачакбыз.+ 15  Язмаларда болай дип әйтелә: «Бүген, әгәр дә сез минем тавышымны ишетәсез икән, ата-бабаларыгыз минем ачуымны чыгарып үҗәтләнгәндәй үҗәтләнмәгез».+ 16  Кем, ишетеп тә, аның ачуын чыгарган? Муса Мисырдан алып чыккан бар кешеләр түгелме?+ 17  Аллаһы 40 ел буе кемгә җирәнеп караган?+ Гөнаһ кылып, чүлдә үлеп калганнарга түгелме?+ 18  Һәм кемгә ул, тынычлыгыма кермәячәкләр, дип ант иткән? Буйсынмаучыларга түгелме? 19  Күргәнебезчә, алар имансыз булганга керә алмаган.+

Искәрмәләр