Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Яхъяга бирелгән Ачылыш 11:1—19

КЫСКАЧА ЭЧТӘЛЕК

  • Ике шаһит (1—13)

    • Матәм кием киеп 1 260 көн пәйгамбәрлек итә (3)

    • Үтерелгән һәм җирләнмәгән (7—10)

    • 3 көн ярым үткәч терелтелгән (11, 12)

  • Икенче кайгы үтте; өченчесе килә (14)

  • Җиденче быргы (15—19)

    • Раббыбыз һәм аның Мәсихе патшалык итә (15)

    • Җирне һәлак итүчеләрне һәлак итү вакыты җитте (18)

11  Миңа озын камыш сыман таяк*+ бирелде һәм болай дип әйтелде: «Тор, Аллаһы гыйбадәтханәсенең изге урынын, корбан китерү урынын һәм андагы гыйбадәт кылучыларны үлчә.  Ә гыйбадәтханәнең изге урынының тышкы ягындагы ишегалдына тимә һәм аны үлчәмә, чөнки ул башка халыкларга бирелгән. Алар изге шәһәрне+ 42 ай+ буе таптап йөриячәк.  Мин ике шаһитемне матәм киемнәре* киеп 1 260 көн пәйгамбәрлек итәргә җибәрәчәкмен».  Аларны ике зәйтүн агачы+ һәм ике шәмдәл+ символлаштыра. Алар бөтен дөнья Хуҗасы алдында басып тора.+  Берәрсе аларга зыян китерергә теләсә, аларның авызыннан ут чыгып дошманнарын йотачак. Әйе, аларга зыян китерергә теләүче һәркем шулай үтереләчәк.  Пәйгамбәрлек иткән көннәрендә яңгыр яумасын өчен,+ аларның күкне капларга+ вәкаләтләре бар. Аларның шулай ук суларны канга әйләндерергә,+ җирне күпме теләсәләр шулкадәр төрле бәла-казаларга дучар итәргә вәкаләтләре бар.  Алар шаһитлек бирүләрен тәмамлагач, упкыннан кыргый хайван күтәрелеп аларга каршы сугышачак, аларны җиңәчәк һәм үтерәчәк.+  Аларның мәетләре бөек шәһәрнең зур урамында ятачак. Ул шәһәр символик мәгънәдә Сәдү́м һәм Мисыр дип атала, анда аларның Хуҗалары баганага кадакланган булган.  Төрле халыклардан, кабиләләрдән, телләрдән һәм милләтләрдән булган кешеләр шул мәетләргә өч көн ярым+ карап торачак һәм аларны җирләргә рөхсәт итмәячәк. 10  Җирдә яшәүчеләр моңа шатланып бәйрәм итәчәк, бер-берсенә бүләкләр җибәрәчәк, чөнки бу ике пәйгамбәр җирдә яшәүчеләрне күп җәфалаган иде. 11  Әмма өч көн ярым үткәч, аларга Аллаһыдан яшәү рухы керде,+ һәм алар аякларына торып басты. Моны күреп торучыларны бөек курку биләп алды. 12  Шунда күктән: «Монда күтәрелегез»,— дип әйтүче көчле тавыш ишетелде, һәм теге ике шаһит болытта күккә күтәрелде, ә дошманнары аларны күреп торды.* 13  Шул сәгатьтә көчле җир тетрәү булды, һәм шәһәрнең уннан бер өлеше җимерелеп төште. Җир тетрәүдән 7 000 кеше һәлак булды, ә калганнары, куркып, күкләр Аллаһысын данлады. 14  Икенче кайгы+ үтте. Менә! Аның артыннан өченчесе ашыгып килә. 15  Җиденче фәрештә быргысын+ кычкыртты. Шунда күктә: «Хәзер дөнья өстеннән Раббыбыз+ һәм аның Мәсихе+ патшалык итә, һәм Ул мәңге патша булып идарә итәчәк!»+ — дип әйтүче көчле тавышлар яңгырады. 16  Шул вакыт Аллаһы алдында үз тәхетләрендә утыручы 24 өлкән,+ йөзтүбән капланып, Аллаһыга сәҗдә кылды һәм 17  болай диделәр: «Яшәгән һәм Яшәүче,+ Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә* Аллаһы, сиңа рәхмәтләр белдерәбез! Чөнки син бөек кодрәтеңне кулланып патша булып идарә итә башладың.+ 18  Ләкин халыклар ярсыдылар, һәм синең ачуың килде, үлеләрне хөкем итәр өчен билгеләнгән вакыт, сиңа хезмәт иткән пәйгамбәрләреңә,+ шулай ук изгеләреңә, исемеңнән куркучы гадиләргә һәм бөекләргә бүләк бирү,+ ә җирне һәлак итүчеләрне+ һәлак итү вакыты җитте». 19  Шуннан соң күктә Аллаһы гыйбадәтханәсенең изге урыны+ ачылды, һәм анда аның килешү сандыгы күренә башлады. Яшен яшьнәде, тавышлар, күк күкрәү ишетелде, җир тетрәде һәм хәтәр боз яуды.

Искәрмәләр

Яки «үлчәү таягы».
Мт 11:21 дәге искәрмәне к.
Яки «моңа карап торды».