«Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк».

Зәбур 37:29

«Җир мәңге тора».

Вәгазьче 1:4

«Ул үлемне мәңгегә юк итәр, Аллаһы Тәгалә Йәһвә бөтен кешеләрнең күз яшьләрен сөртер».

Ишагыя 25:8

«Ул вакытта сукырларның күзләре ачылыр, саңгырауларның колаклары ишетә башлар. Ул чакта аксак боландай сикерер, телсезнең теле шатланып кычкырыр. Чүлдә сулар бәреп чыгар, далада ташкыннар ага башлар».

Ишагыя 35:5, 6

«Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте».

Ачылыш 21:4

 «Алар йортлар төзер һәм анда яшәр, йөзем бакчалары утыртыр һәм җимешләрен ашар. Алар өйләрен башка берәү яшәсен өчен төземәс, йөзем агачларын җимешләрен башкалар ашасын өчен утыртмас. Минем халкымның көннәре агач көннәре кебек булыр, сайланганнарым үзләре ясаган нәрсәләрнең рәхәтен күрер».

Ишагыя 65:21, 22