Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

2 Яхъя 1:1—13

1  Мин, өлкән, сайланган ханымга һәм аның балаларына язам. Мин аларны чын күңелдән яратам, һәм мин генә түгел, ә хакыйкатьне белгән һәммәбез ярата. 2  Без сезне яратабыз, чөнки хакыйкать күңелләребездә һәм мәңге безнең белән булачак. 3  Күктәге Атабыз Аллаһыдан һәм аның Улы Гайсә Мәсихтән килгән юмарт игелек, шәфкать, тынычлык һәм хакыйкать белән мәхәббәт безнең белән булсын. 4  Мин бик сөенәм, чөнки кайбер балаларыңның күктәге Атабыздан кабул ителгән әмер буенча хакыйкатьтә йөргәннәрен беләм. 5  Ханым, сиңа үтенеп язам: бер-берегезне яратыгыз дигән әмерне үтәп яшә (бу әмер яңа түгел, ә баштан ук бирелгән әмер). 6  Мәхәббәт — ул Аллаһы әмерләрен үтәп яшәү. Бу сез баштан ук ишеткән әмер, аны үтәп яшәгез. 7  Чөнки дөньяда күп алдакчылар пәйда булды, алар Гайсә Мәсихнең кеше булып килгәнен танымыйлар. Шулай эшләүче — алдакчы һәм Мәсих дошманы. 8  Безнең хезмәтебез китергән җимешләрне югалтмас өчен һәм бүләкне тулысынча алыр өчен, үзегезне күзәтегез. 9  Мәсих тәгълиматыннан читкә китүче һәм аны тотмаучы һәркемнең Аллаһы белән бердәмлеге юк. Ә шул тәгълиматны тотучының Ата белән дә, Угыл белән дә бердәмлеге бар. 10  Әгәр берәрсе сезгә килеп бу тәгълиматны алып килмәсә, аны үз өегездә кабул итмәгез һәм аңа сәламләү сүзләрен әйтмәгез. 11  Чөнки аңа сәламләү сүзләрен әйтүче — аның явыз эшләрендә катнашучы булып чыга. 12  Сезгә язасы сүзләрем күп, әмма аларны хат аша түгел, ә сезгә килеп һәм йөзгә-йөз сөйләшеп җиткерәсем килә. Моңа өметләнеп калам. Бу сезгә зур куаныч китерер. 13  Сайланган апаңның балаларыннан сиңа сәлам.

Искәрмәләр