2 Петер 2:1—22

2  Әмма Исраил халкы арасында ялган пәйгамбәрләр булган шикелле, сезнең арагызда да ялган өйрәтүчеләр булыр. Алар сиздермичә генә бүленүләр тудырыр, һәм бу иманыгызны җимерер. Алар хәтта үзләрен сатып алган хуҗаларын да инкяр итәр һәм, шулай итеп, үзләрен тиз килүче һәлакәткә дучар итәр. 2  Күпләр аларның азгынлыгына иярер, һәм алар аркасында хакыйкать юлы яманланыр. 3  Алар шулай ук хәйләкәр сүзләр ярдәмендә, сезне, комсызланып, үз файдалары өчен кулланыр. Әмма аларга инде күптән чыгарылган хөкем тоткарланмый, һәм алар, һичшиксез, һәлакәткә дучар булыр. 4  Аллаһы бит гөнаһ кылган фәрештәләрне дә җәзага тарткан. Аларны хөкем көненә саклар өчен, Тартарга* ташлаган, дөм караңгылыкның тирәнлекләренә тапшырган. 5  Ул борынгы дөньяны да җәзага тарткан: бозык кешеләр дөньясына туфан китергән. Ә тәкъвалыкны вәгазьләүче Нухны һәм тагын җиде кешене коткарып калган. 6  Ул Содо́м белән Гомо́ра шәһәрләрен көлгә әйләндереп, аларны хөкем иткән. Шулай итеп ул бозык кешеләргә алар белән киләчәктә нәрсә буласын күрсәткән. 7  Аллаһы явыз кешеләрнең азгынлыкларыннан интегеп яшәгән тәкъва Лутны коткарган, 8  чөнки бу тәкъва кеше алар арасында яшәп, аларның явыз эшләрен күргән һәм бу эшләр хакында ишеткән. Бу аның тәкъва җанын көннән-көн җәфалап торган. 9  Шуңа күрә Аллаһыга бирелеп яшәгән кешеләрне сынаулардан ничек коткарырга, ә гаделсез кешеләрне хөкем көнендә юк итәр өчен ничек сакларга икәнен Йәһвә белә. 10  Бу аеруча башкаларның тәннәрен нәҗесләргә теләүчеләргә һәм хакимлекне санга сукмаучыларга кагыла. Алар дорфа, үҗәт, Аллаһы хөрмәт иткән кешеләр турында хурлап сөйләргә курыкмыйлар. 11  Ә фәрештәләр алардан күпкә көчлерәк һәм куәтлерәк булсалар да, Йәһвәне хөрмәт итү йөзеннән, аларны хурлап гаепләмиләр. 12  Бу кешеләр исә, инстинкт буенча эш итүче, тотып үтерер өчен туган аңсыз хайваннар шикелле, үзләре аңламаган нәрсәләр турында хурлап сөйлиләр. Аларның һәлакәтле юллары аларны һәлакәткә китерәчәк, 13  алар зыян китерүче юллары өчен әҗер итеп зыян күрәчәкләр. Алар үзләренең тән нәфесләрен көпә-көндез канәгатьләндереп ятуны ләззәт дип саныйлар. Алар — таплар һәм кимчелекләр, алар сезнең белән бергә мәҗлесләрдә утырганда, үзләренең ялган тәгълиматлары белән башкаларны юлдан яздыруда зур рәхәтлек табалар. 14  Күзләре зинага туймый, алар гөнаһтан тыела алмыйлар, тотрыксыз җаннарны юлдан яздыралар. Йөрәкләре комсыз булырга өйрәтелгән. Алар — ләгънәтләнгән балалар. 15  Туры юлны калдырып, алар адашканнар, явыз эшләре өчен бүләк алырга яраткан Бео́р улы Билья́м юлы буйлап баралар. 16  Әмма Бильям үз җинаяте өчен шелтәләнгән булган. Сөйләшә алмаган ишәк кешеләрчә сөйләшә башлап, бу пәйгамбәрне ахмакларча эш итүдән тоткарлап калган. 17  Бу кешеләр — сусыз чишмәләр, көчле давыл куып тараткан томаннар, алар өчен дөм караңгылык саклана. 18  Чөнки алар күперенке, әмма буш сүзләр сөйлиләр, бозык тормыш алып баручылардан әле генә арына башлаган кешеләрне юлдан яздыралар, моның өчен тән нәфесләрен һәм азгын тәртипне кулланалар. 19  Шул кешеләргә азатлык вәгъдә итеп тә, үзләре бозыклыкның коллары булып калалар. Җиңелгән кеше җиңүченең колы булып китә бит. 20  Чыннан да, әгәр алар, Хуҗабыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсих турындагы төгәл белем ярдәмендә бу дөнья пычрагыннан арынганнан соң, кабат шул эшләргә чумып җиңеләләр икән, бу алар өчен элеккегедән дә яманрак була. 21  Тәкъвалык юлын төгәл танып белгәннән соң, аңардан кире чигенүгә караганда, шул юлны һәм үзләренә бирелгән изге әмерне бөтенләй дә белмәсәләр, алар өчен яхшырак булыр иде. 22  Андый кешеләр белән ни булганы хакында бер мәкальдә дөрес әйтелә: «Эт үз косыгына, ә юындырылган дуңгыз пычракка кире кайта».

Искәрмәләр

Сүзлекне к.