1 Яхъя 5:1—21

5  Гайсәнең Мәсих булуына ышанучы һәркем — Аллаһының баласы, Атаны яратучы һәркем аның балаларын да ярата. 2  Ә Аллаһы балаларын яратуыбызны Аллаһыны яратуыбыздан һәм аның әмерләрен үтәвебездән беләбез. 3  Аллаһыны ярату — аның әмерләрен үтәү, ә аның әмерләре авыр түгел, 4  чөнки Аллаһы балалары дөньяны җиңә. Без дөньяны иман белән җиңдек. 5  Кем дөньяны җиңә ала? Гайсәнең Аллаһы Улы булуына иман итүче түгелме? 6  Ул, Гайсә Мәсих, су һәм кан ярдәмендә килде, су белән генә түгел, ә су белән дә, кан белән дә килде. Һәм рух моның хакында шаһитлек бирә, чөнки рух — хакыйкать ул. 7  Шаһитлек бирүчеләр өчәү: 8  рух, су һәм кан. Боларның өчесе дә бер үк шаһитлек бирә. 9  Аллаһының шаһитлеге без кешеләрдән кабул иткән шаһитлектән өстенрәк, чөнки бу — Аллаһының шаһитлеге. Ә ул үзенең Улы хакында шаһитлек бирә. 10  Аллаһының Улына иман итүче үзенә бирелгән шаһитлеккә ышана. Аллаһыга иман итмәгән кеше исә аны ялганчы итә, чөнки ул Аллаһының үз Улы хакында биргән шаһитлегенә иман итми. 11  Аллаһы мондый шаһитлек бирә: ул безгә мәңгелек тормыш бирде, һәм бу тормыш аның Улы аша бирелә. 12  Улын кабул итүченең андый тормышы бар, ә Аллаһы Улын кабул итмәүченең андый тормышы юк. 13  Мин моны сезгә, Аллаһы Улы исеменә иман итүчеләргә, шуны белүегезне теләп язам: сезнең мәңгелек тормышыгыз бар. 14  Аллаһыга мөрәҗәгать иткәндә, без шуңа ышанабыз: аның ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә. 15  Ә инде сораганыбызны ишеткәнен беләбез икән, сораганнарыбыз безгә биреләчәк икәненә дә ышанычыбыз бар, чөнки без аңардан сорадык. 16  Берәрсе үз кардәшенең үлемгә китермәүче гөнаһ кылуын күрсә, ул аның өчен дога кылсын, һәм Аллаһы шул кардәшкә тормыш бирәчәк. Бу үлемгә китермәүче гөнаһ кылучы кешеләргә кагыла. Ләкин үлемгә китерүче гөнаһ та бар. Андый гөнаһ кылучы кеше өчен ярдәм сорап дога кылсын дип әйтмим. 17  Тәкъва булмаган һәртөрле эш — гөнаһ. Әмма үлемгә китермәүче гөнаһ та бар.    18  Без Аллаһы баласы гөнаһ кылып йөрми икәнен беләбез, ләкин Аллаһы Улы аны саклый, һәм Явыз аңа кагыла алмый. 19  Безгә шул билгеле: без Аллаһыдан, ә бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора. 20  Без шулай ук Аллаһы Улының килгәнен һәм, без хак Аллаһыны белә алсын өчен, безгә акыл биргәнен беләбез. Һәм без хак Аллаһы белән аның Улы Гайсә Мәсих ярдәмендә бердәмлектә торабыз. Ул — хак Аллаһы һәм мәңгелек тормыш чыганагы. 21  Кадерле балаларым, үзегезне потлардан саклагыз.

Искәрмәләр