1 Яхъя 3:1—24

3  Карагыз, күктәге Атабыз безгә никадәр зур мәхәббәт күрсәтте! Ул безгә Аллаһы балалары дип аталырга мөмкинлек бирде, һәм без чыннан да аның балалары. Шуңа күрә дөнья безне белми дә, чөнки ул Аллаһыны белми. 2  Кадерле кардәшләрем, хәзер без Аллаһы балалары, әмма безнең нинди булачагыбыз әле анык билгеле түгел. Без шуны беләбез: Аллаһы анык билгеле булгач, без аның кебек булырбыз, чөнки аның чыннан да нинди икәнен күрербез. 3  Һәм шул өметне аңа баглаган һәркем үзен сафландырып, аның кебек саф булыр. 4  Гөнаһ кылып йөрүче һәркем канунсызлык та кыла булып чыга, шуңа күрә гөнаһ — канунсызлык. 5  Сез шулай ук Гайсәнең гөнаһларыбызны юк итәр өчен килгәнен беләсез, ә аңарда гөнаһ юк. 6  Аның белән бердәмлектә торучы гөнаһ кылып йөрми; гөнаһ кылып йөрүче аны күрмәгән дә, белми дә. 7  Кадерле балаларым, берсе дә сезне юлдан яздырмасын; тәкъва тормыш алып баручы, Гайсә кебек, тәкъва була. 8  Гөнаһ кылып йөрүче — Иблистән, чөнки Иблис башлангычтан ук гөнаһ кылып йөри. Аллаһы Улы Иблиснең эшләрен җимерергә дип килде дә. 9  Аллаһыдан туган һәркем гөнаһ кылып йөрми, чөнки аңарда Аллаһы орлыгы бар. Ул гөнаһ кылып йөри алмый, чөнки ул Аллаһыдан туган. 10  Аллаһы балаларын һәм Иблис балаларын болай танып була: тәкъва тормыш алып бармаучы һәм үз кардәшен яратмаучы һәркем Аллаһыдан түгел. 11  Башлангычтан ук ишеткән хәбәрне онытмагыз: без бер-беребезне яратырга тиеш. 12  Кабил кебек булмыйк. Ул Явыздан булган һәм үз энесен үтергән. Ни өчен үтергән? Чөнки аның эшләре явыз, ә энесенең эшләре тәкъва булган. 13  Кардәшләр, дөньяның сезне нәфрәт итүенә гаҗәпләнмәгез. 14  Безгә шул билгеле: без үлемнән тормышка күчтек, чөнки без кардәшләребезне яратабыз. Кардәшен яратмаучы үлемдә кала. 15  Кардәшен нәфрәт итүче һәркем кеше үтерүче була, ә бернинди кеше үтерүче дә мәңгелек тормышка ия булмый икәнен сез беләсез. 16  Без яратуны танып белдек, чөнки Гайсә Мәсих безнең өчен үз җанын бирде; без дә үз җаныбызны кардәшләребез өчен бирергә бурычлы. 17  Берәрсендә яшәр өчен бар кирәклесе булса, әмма ул үз кардәшенең мохтаҗлыкта булуын күреп тә, аңа шәфкать күрсәтмәсә, аңарда Аллаһыга карата мәхәббәт ничек була алсын инде? 18  Кадерле балаларым, бер-беребезне яратыйк. Яратуыбызны сүз һәм тел белән генә түгел, ә эшләребез белән, эчкерсез күрсәтик. 19  Менә шулай без хакыйкать юлында булуыбызны белербез һәм йөрәгебезне аның хуплавына ышандырырбыз. 20  Һәм йөрәгебез безне берәр нәрсә өчен гаепләсә дә, Аллаһы йөрәгебездән бөегрәк һәм бар нәрсәне белә. 21  Кадерле кардәшләрем, йөрәгебез безне гаепләмәсә, безнең Аллаһы каршында сөйләү ирегебез бар; 22  һәм аңардан нәрсә генә сорасак та, ул бирә, чөнки без аның әмерләрен үтибез һәм ул хуп күргән эшләр кылабыз. 23  Аның әмере шул: без аның Улы Гайсә Мәсихнең исеменә иман итәргә һәм аның әмере буенча, бер-беребезне яратырга тиеш. 24  Аның әмерләрен үтәүче кеше аның белән бердәмлектә тора, ул үзе дә андый кеше белән бердәмлектә тора; аның безнең белән бердәмлектә булуы безгә ул биргән рух ярдәмендә билгеле.

Искәрмәләр