1 Яхъя 2:1—29

2  Кадерле балаларым, сезгә боларны сез гөнаһ кылмасын өчен язам. Ә инде берәр кеше гөнаһ кылса, безнең күктәге Атабыз янында ярдәмчебез — гадел Гайсә Мәсих бар. 2  Ул — Аллаһы белән татулаштыручы, безнең генә түгел, ә бөтен дөньяның гөнаһларын йолып алучы корбан. 3  Аның әмерләрен үтәп яшәсәк, безнең аны танып белүебез күренеп торачак. 4  Берәрсе: «Мин аны беләм»,— диеп тә, аның әмерләрен үтәмәсә, ялганчы була, һәм аңарда хакыйкать юк. 5  Кешенең Аллаһыны чыннан да яратканы Мәсих сүзен үтәвеннән күренә. Шулай итеп безгә аның белән бердәмлектә булуыбыз билгеле була. 6  «Мин аның белән бердәмлектә торам» дип әйтүче — Гайсә кебек эш итәргә бурычлы. 7  Кадерле кардәшләр, мин сезгә яңа әмер турында түгел, ә сездә инде баштан ук булган әмер хакында язам. Шул элеккеге әмер — сез ишеткән сүз ул. 8  Шулай да мин моны яңа әмер биргәндәй язам. Аны Гайсә дә үтәде, сез дә үтисез, чөнки караңгылык чигенә, ә чын яктылык инде балкып тора. 9  Кем дә булса «мин яктылыкта» диеп тә, кардәшен нәфрәт итә икән, ул әле дә караңгылыкта тора. 10  Үз кардәшен яратучы яктылыкта кала, һәм ул абынмаячак. 11  Ләкин үз кардәшен нәфрәт итүче караңгылыкта тора, караңгылыкта йөри һәм кая барганын да белми, чөнки караңгылык аның күзләрен сукырайткан. 12  Кадерле балаларым, сезгә язам, чөнки гөнаһларыгыз Гайсә исеме хакына кичерелде. 13  Сезгә язам, аталар, чөнки сез башлангычтан бирле булган затны танып белдегез. Сезгә язам, егетләр, чөнки сез Явызны җиңдегез. Сезгә язам, балаларым, чөнки сез күктәге Атабызны танып белдегез. 14  Сезгә язам, аталар, чөнки сез башлангычтан бирле булган затны танып белдегез. Сезгә язам, егетләр, чөнки сез көчле, Аллаһы сүзе сезнең күңелләрегездә, һәм сез Явызны җиңдегез. 15  Дөньяны да, дөньядагы нәрсәләрне дә яратмагыз. Дөньяны яратучы күктәге Атаны яратмый. 16  Чөнки дөньядагы бар нәрсә — тән теләкләре, күзләр нәфесе, байлык белән мактану — күктәге Атабыздан түгел, ә дөньядан. 17  Дөнья да, аның нәфесләре дә үтеп китә, ә Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яшәячәк. 18  Балаларым, бу соңгы сәгать. Сез Мәсих дошманының килүе турында ишеткән идегез. Хәтта хәзер дә күп кенә Мәсих дошманнары бар. Шуңа күрә без бу соңгы сәгать икәнен беләбез. 19  Алар безнең арабызда иделәр, ләкин бездән киттеләр, чөнки безнең кебек түгел иделәр. Безнең кебек булсалар, безнең белән калырлар иде. Әмма кайберәүләр безнең кебек түгел икәне күренсен өчен, алар бездән киттеләр. 20  Ә сезне Изге Аллаһы майлаган; сез барыгыз да хакыйкатьне беләсез. 21  Сез хакыйкатьне белмәгәнгә түгел, ә аны белгәнгә күрә һәм хакыйкатьтән һичнинди ялган чыкмаганга күрә, сезгә язам. 22  Гайсәнең Мәсих икәнен кире кагучы — ялганчы булмыйча, кем булсын? Күктәге Атабызны һәм аның Улын кире кагучы — Мәсих дошманы. 23  Угылны кире кагучы һәркем күктәге Ата белән бердәмлектә калмый. Ә Угылны танучы күктәге Атабыз белән бердәмлектә тора. 24  Сезнең турында әйткәндә, башта ук ишеткән нәрсәләр күңелләрегездә саклансын. Башта ук ишеткән нәрсәләр күңелләрегездә сакланса, сез дә Угыл белән һәм күктәге Атабыз белән бердәмлектә калачаксыз. 25  Өстәвенә, ул безгә мәңгелек тормыш вәгъдә иткән. 26  Сезгә язган бу сүзләрем сезне юлдан яздырырга тырышучылар турында. 27  Сезне исә Аллаһы үз рухы белән майлады, һәм бу рух сездә саклана. Сез һичкемнең дә өйрәтүенә мохтаҗ түгел, Аллаһы сезне үз майлавы аша бар нәрсәгә өйрәтә. Бу майлау хак, ялган түгел; һәм ул сезне өйрәткәнчә, сезне майлаучы зат белән бердәмлектә калыгыз. 28  Шулай итеп, кадерле балаларым, ул анык билгеле булгач, без кыюлык белән сөйли алсын өчен һәм аның килү чорында оятка калып аңардан аерылмасын өчен, аның белән бердәмлектә калыгыз. 29  Аның гадел икәнен беләсез икән, гаделлек буенча эш иткән һәркем аңардан туган икәнен дә белерсез.

Искәрмәләр