Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

1 Тисалуникәлеләргә 3:1—13

3  Шуңа күрә, инде башка түзә алмыйча, без Афинада үзебез генә калсак яхшырак булыр дип, 2  Мәсих турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләүче Аллаһы хезмәтчесе һәм кардәшебез Тимутине җибәрдек. Без моны иманыгыз көчле булсын дип, сезне ныгытыр өчен һәм юатыр өчен, 3  берегез дә шул бәлаләр аркасында какшамасын өчен эшләдек. Сез үзегез дә беләсез бит: без андый газаплардан кача алмыйбыз. 4  Чөнки сезнең белән бергә булганда да, без бәлаләр кичерергә тиешбез дип, алдан әйтә идек, һәм, инде белгәнегезчә, бу нәкъ шулай булды да. 5  Шуңа күрә мин, инде башка түзә алмыйча, Тимутине сезнең тугрылыгыгыз турында белер өчен һәм Вәсвәсәче сезгә берәр ничек вәсвәсә салмаганмы, хезмәтебез юкка гына булмаганмы икәнен күрер өчен җибәрдем. 6  Һәм Тимути әле генә сездән әйләнеп кайтып, безгә тугрылыгыгыз һәм мәхәббәтегез турында яхшы хәбәр җиткерде. Ул шулай ук сез һәрвакыт безне яратып искә аласыз һәм сезнең безне өзелеп күрәсегез килә дип сөйләде. Безнең дә сезне бик күрәсебез килә. 7  Һәм без мохтаҗлыкта булганда һәм бәлаләр кичергәндә, сез үзегез, кардәшләр, һәм сезнең тугрылыгыгыз һәр андый очракта безне юатып торды. 8  Чөнки сезнең Хуҗабыз белән бердәмлектә нык торуыгыз безгә яшәргә көч биреп тора. 9  Сез безгә зур шатлык китерәсез, шуңа күрә без сезнең өчен Аллаһыга рәхмәтләребезне белдерәбез. 10  Сезне күрер өчен һәм иманыгызның зәгыйфь якларын ныгытыр өчен, көне-төне ялварып дога кылабыз. 11  Күктәге Атабыз Аллаһы үзе һәм Хуҗабыз Гайсә, без сезнең янга килә алсын өчен, безнең белән җитәкчелек итсен. 12  Сезгә карата мәхәббәтебез ташып торган кебек, сезнең дә бер-берегезгә һәм башкаларга карата мәхәббәтегез үссен өчен, әйе, ташып торсын өчен, Хуҗабыз сезгә булышсын. 13  Ул чакта Хуҗабыз Гайсәнең үз изгеләре белән бергә килү чорында күктәге Атабыз Аллаһы каршында йөрәкләрегез нык, күңелләрегез саф һәм изге булачак.

Искәрмәләр