Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

1 Тимутигә 5:1—25

5  Олы яшьтәге ир-атны каты тәнкыйтьләмә. Киресенчә, әтиеңне үгетләгән кебек үгетлә, яшь ир-атларны абый-энеләреңне кебек, 2  олы яшьтәге хатын-кызларны әниеңне кебек, яшь хатын-кызларны бар сафлык белән апа-сеңелләреңне кебек үгетлә. 3  Чын* тол хатыннарга игътибарлы бул. 4  Ә инде тол хатынның балалары яки оныклары булса, алар ата-аналары белән әби-бабаларына тиешлесен кайтарып, Аллаһыга бирелгән булуларын башта үз өйләрендә күрсәтергә өйрәнсеннәр, чөнки бу Аллаһыны сөендерә. 5  Мохтаҗлыкта яшәүче чын тол хатын Аллаһыга өметләнеп яши һәм, аңа ялварып, көне-төне дога кыла. 6  Ә кәеф-сафага бирелгән тол хатын, яшәсә дә, үле. 7  Шуңа күрә алар тел тидермәслек булсыннар өчен, аларга боларны алга таба да үтәргә куш. 8  Ә инде кеше үз якыннарының, аеруча үз гаиләсенең ихтыяҗларын кайгыртмый икән, ул иманнан ваз кичкән һәм имансыздан да яманрак була. 9  Исемлеккә мондый тол хатынны кертсеннәр: аңа алтмыш яшьтән ким булмасын, ул бер генә ирнең хатыны, 10  игелекле эшләре белән билгеле булсын, балалар тәрбияләп үстергән, кунакчыл, изгеләрнең аякларын юган, кайгы-хәсрәт кичерүчеләргә ярдәм иткән һәм һәртөрле игелекле эштә тырышып катнашкан хатын булсын. 11  Ә яшь тол хатыннар исемлеккә кертелмәсен, чөнки алар, җенси теләкләре Мәсихкә хезмәт итәргә комачаулаганда, никахка керергә телиләр. 12  Алар беренче ниятләрен ташлап үзләрен хөкемгә дучар итәләр. 13  Җитмәсә, алар, бер өйдән икенчесенә кереп, эшсез йөрергә гадәтләнәләр һәм эшсез йөреп кенә калмыйлар, тиешсез нәрсәләр сөйләп, ләчтит саталар һәм кеше эшенә тыкшыналар. 14  Шуңа күрә теләгем шул: дошманнарның безнең турында хурлап сөйләргә сәбәпләре булмасын өчен, яшь тол хатыннар кияүгә чыксыннар, бала тапсыннар, йорт-җирне карасыннар. 15  Чөнки кайберәүләре читкә борылып, Шайтанга ияреп киткән. 16  Иман итүче берәр хатын-кызның гаиләсендә тол туганнары булса, ул аларга ярдәм итсен. Шул чакта җыелыш алар өчен хафаланмас һәм чыннан да мохтаҗ тол хатыннарга булыша алыр. 17  Яхшы җитәкчелек итүче өлкәннәргә, бигрәк тә Аллаһы сүзен сөйләүдә һәм өйрәтүдә тырышып эшләүчеләргә, икеләтә хөрмәт бирелсен. 18  Чөнки Язмада болай диелә: «Ашлык сугучы үгезгә борынчык кидермә» һәм «Эшче үз хезмәт хакына лаек». 19  Өлкәнне бер кеше гаепләсә, моны кабул итмә, ә ике яки өч шаһит гаепләсә, кабул ит. 20  Гөнаһ кылып йөрүчеләрне, калганнарга да сабак булсын өчен, барысы алдында төзәт. 21  Аллаһы, Мәсих Гайсә һәм сайланган фәрештәләр алдында катгый боерам: бу күрсәтмәләрне үтә һәм үтәгәндә, кешеләрне аерма, берәр карар кабул итәр алдыннан барысын җентекләп тикшереп чык. 22  Кулларыңны һичкемнең өстенә дә ашыгып куйма һәм башкаларның гөнаһларына катнашың булмасын; үзеңне саф тот. 23  Бүтән су гына эчмә, карының өчен һәм еш авырмас өчен, бераз шәраб та эч. 24  Кайберәүләрнең гөнаһлары бар кешегә билгеле һәм аларны шунда ук хөкем итәләр, ә кайберәүләрнең гөнаһлары соңрак билгеле булачак. 25  Игелекле эшләр дә бар кешегә билгеле, ә билгеле булмаганнарын яшереп калу мөмкин түгел.

Искәрмәләр

Ягъни «чыннан да ярдәмгә мохтаҗ».