1 Петер 5:1—14

5  Шуңа күрә мин, өлкән буларак, Мәсих газапларының шаһите һәм ачылачак данны уртаклашучы, сезнең арагыздагы өлкәннәрне болай дип өндим: 2  үзегезгә ышанып тапшырылган Аллаһы көтүен мәҗбүриләп түгел, ә теләп; намуссыз табыш яратып түгел, ә тырышып; 3  Аллаһы мирасы өстеннән хакимлек итеп түгел, ә көтүгә үрнәк биреп көтегез. 4  Һәм баш көтүче анык билгеле булгач, сез шиңмәс дан таҗын алачаксыз. 5  Нәкъ шулай ук сез дә, яшьләр, үзегездән олырак булганнарга буйсыныгыз. Әмма бер-берегез белән үзегезне тыйнак тотыгыз, чөнки Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, ә басынкыларга юмарт игелеген күрсәтә. 6  Шуңа күрә, Аллаһы сезне үз вакытында күтәрсен өчен, аның кодрәтле кулы астына буйсыныгыз, 7  бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта. 8  Аек фикерле, уяу булыгыз. Сезнең дошманыгыз, Иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри. 9  Дөньядагы бөтен кардәшлегегезнең шундый ук газапларга дучар булуын белеп, Иблискә каршы торыгыз һәм иманда нык булыгыз. 10  Әмма безне Мәсих белән бердәмлектә мәңгелек данга чакырган бар юмарт игелекнең Аллаһысы, сез берникадәр газап чиккәннән соң, сезне барысына үзе өйрәтәчәк, ныгытачак, көчле итәчәк. 11  Аңа мәңгегә кодрәт булсын. Амин. 12  Мин бу кыска хатымны Силуа́нус ярдәмендә яздым. Аны мин тугры кардәш дип саныйм. Мин бу хатны сезне дәртләндерер өчен һәм Аллаһының чын юмарт игелеге турында төпле шаһитлек бирер өчен яздым. Шул игелеккә нык тотынып торыгыз. 13  Бабылдагы сезнең кебек үк сайланган хатын-кыз* һәм улым Марк сезгә сәлам юллый. 14  Яратуыгызны күрсәтеп, бер-берегезне үбеп сәламләгез. Мәсих белән бердәмлектә торган һәммәгез исән-имин булсын.   

Искәрмәләр

Бу урында грек текстындагы алмашлык хатын-кызларга кулланыла, һәм бу сүз, күрәсең, Бабылдагы җыелышны аңлата.