Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

1 Көринтлеләргә 10:1—33

10  Кардәшләр, сезгә шул билгеле булсын: ата-бабаларыбызның барысы да болыт астында торган; барысы да диңгезне кичеп чыккан; 2  барысы да, болыт астында торганда һәм диңгезне кичкәндә, Муса белән бердәмлектә буларак суга чумдырылу үткән; 3  барысы да бер үк рухи ризык белән тукланган; 4  барысы да бер үк рухи эчемлек эчкән. Алар үзләренә ияреп барган рухи кыядан эчкәннәр, ә бу кыя Мәсихнең чагылышы булып торган. 5  Шулай да Аллаһы аларның күпчелеген хупламаган, һәм алар чүлдә ятып калган. 6  Алар явыз нәрсәләр теләгән. Алар кебек булмас өчен, болар безнең өчен сабак булып тора. 7  Шулай ук, кайберләре кебек, потка табынучылар булмагыз. Алар хакында: «Халык ашарга һәм эчәргә утырды, ә аннан соң күңел ачар өчен торып басты»,— дип язылган. 8  Кайберләре кебек, фахишәлек тә итмик: бер көн эчендә аларның егерме өч меңе һәлак булган. 9  Шулай ук, кайберләре кебек, Йәһвәне сынамыйк: алар аны сынап, елан чагуыннан үлгәннәр. 10  Һәм, кайберләре кебек, зарланмагыз: зарланулары аркасында аларны һәлак итүче юк иткән. 11  Алар белән булган бу хәлләр безнең өчен сабак булып тора һәм безгә, дөнья төзелешләренең ахырында яшәүчеләргә, кисәтү итеп язылган. 12  Шуңа күрә нык торам дип уйлаучы, егылмас өчен, сак булсын. 13  Сез барлык кешеләр дучар булган вәсвәсәләргә генә дучар буласыз. Ләкин Аллаһы тугры, һәм ул сезнең каршы тора алмаслык вәсвәсәгә дучар булуыгызны рөхсәт итмәячәк, әмма вәсвәсәгә дучар булганда нык калыр өчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк. 14  Шуңа күрә, кадерле кардәшләрем, потларга табынудан качыгыз. 15  Сез — зирәк кешеләр, шуңа күрә әйткәннәрем дөресме, юкмы икәнен үзегез хәл итегез. 16  Әллә без фатихалаган шөкрана касәсе Мәсих каныннан авыз итүебезне аңлатмыймы? Әллә без сындырган икмәк Мәсих тәненнән авыз итүебезне аңлатмыймы? 17  Икмәк бер, шуңа күрә без, күп булсак та — бер тән, чөнки бер икмәктән авыз итәбез. 18  Исраил халкына игътибар итегез: әллә корбаннарны ашаучылар корбан китерү урыны белән уртаклашучылар түгелме? 19  Моның белән нәрсә әйтәсем килә? Потка китерелгән корбан яки пот үзе әһәмиятле нәрсәме? 20  Юк. Әмма шуны әйтәм: халыклар китергән корбаннар Аллаһыга түгел, ә җеннәргә китерелә. Ә мин сезнең җеннәр белән уртак нәрсәгез булуын теләмим. 21  Йәһвә касәсеннән дә, җеннәр касәсеннән дә эчә алмассыз. «Йәһвә табыныннан» да, җеннәр табыныннан да ашый алмассыз. 22  Без нәрсә эшләргә җыенабыз? «Йәһвәдә көнчелек уятыргамы»? Нәрсә, без аңардан көчлерәкмени? 23  Бар нәрсә рөхсәт ителә, әмма кайбер нәрсәләр файдалы түгел. Бар нәрсә рөхсәт ителә, әмма кайбер нәрсәләр ныгытмый. 24  Һәркем үзенә түгел, ә башкаларга файда эзләсен. 25  Ит базарында сатыла торган ризыкның барысын да ашый аласыз һәм, вөҗданыгыз тыныч булсын өчен, төпченеп тормагыз, 26  чөнки «җир һәм җир йөзендәге һәрнәрсә — Йәһвәнеке». 27  Иман итмәүчеләрнең берәрсе сезне кунакка чакырса һәм сез барырга теләсәгез, вөҗданыгыз тыныч булсын өчен, алдыгызга куелган һәрнәрсәне төпченмичә ашагыз. 28  Ләкин берәрсе сезгә: «Бу — потка китерелгән корбан»,— дисә, моны әйткән кеше хакына һәм вөҗдан хакына ашамагыз. 29  Мин сезнең түгел, ә башканың вөҗданы турында әйтәм. Азатлыгым булса да, азатлыгымның башка кешенең вөҗданы тарафыннан хөкем ителүен теләмим. 30  Әгәр мин Аллаһыга рәхмәт әйтеп ашыйм икән, ни өчен мин рәхмәт әйтеп ашаган ризыгым өчен яманланырга тиеш? 31  Шуңа күрә, ашыйсызмы, эчәсезме, яки башка берәр нәрсә эшлисезме — һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез. 32  Яһүдләр өчен дә, греклар өчен дә, Аллаһы җыелышы өчен дә абыну ташы булмагыз. 33  Мин дә үземә түгел, ә күпләргә, алар котылсын өчен, файда эзләп, һәрнәрсәдә һәркемнең күңелен табарга тырышам.

Искәрмәләр