Яхъя 4:1—54

4  Фарисейларга Гайсәнең Яхъяга караганда күбрәк шәкертләр әзерләве һәм аларны суга чумдыруы турында хәбәр иреште. 2  (Чынында исә суга чумдыруны Гайсә үзе түгел, ә шәкертләре үткәрә иде.) 3  Бу турыда белгәч, ул, Яһүдияне калдырып, кабат Гәлиләягә китте. 4  Аңа Самария́ аша үтәргә туры килде. 5  Һәм ул Самариянең Сиха́р дигән шәһәренә килеп җитте. Бу шәһәр Ягъкуб үзенең улы Йосыфка биргән кыр янында урнашкан. 6  Анда Ягъкуб коесы бар иде. Юлда арыган Гайсә шул кое янына килеп утырды. Сәгать алтылар* иде. 7  Шунда, су алырга дип, бер Самария хатыны килде. Гайсә аңа: «Миңа эчәргә бирче»,— диде. 8  (Ә шәкертләре, ризык сатып алырга дип, шәһәргә киткәннәр иде.) 9  Самария хатыны исә: «Ничек инде син, яһүд була торып, миннән, Самария хатыныннан, эчәргә сорыйсың?» — дип әйтте. (Чөнки яһүдләр самариялеләрне өнәп бетерми иделәр.) 10  Гайсә аңа болай дип җавап бирде: «Аллаһының юмарт бирелгән бүләген һәм синнән: „Миңа эчәргә бирче“,— дип сораучының кем икәнен белсәң, син үзең аңардан сорар идең, һәм ул сиңа тереклек суы бирер иде». 11  Хатын аңа болай диде: «Әфәнде, синең чумырып алырга савытың да юк, кое да тирән. Ул тереклек суын кайдан алдың соң? 12  Бу коены безгә атабыз Ягъкуб биргән; ул үзе дә, угыллары да, мал-туары да шушы коедан эчкән. Әллә син аңардан да бөегрәкме?» 13  Моңа Гайсә болай диде: «Бу суны эчкән һәркем янә сусар. 14  Ә мин бирәчәк суны эчүче кеше һичкайчан сусамас, ләкин мин биргән су аңа мәңгелек тормыш бирә торган үзендәге чишмә кебек булачак». 15  Хатын аңа: «Әфәнде, миңа шул суны бирче. Мин башка сусамас идем һәм монда су алырга килеп йөрмәс идем»,— дип әйтте. 16  «Бар, иреңне чакырып кил»,— диде аңа Гайсә. 17  Хатын исә: «Минем ирем юк»,— дип җавап бирде. Гайсә аңа: «„Ирем юк“,— дип, син дөресен әйттең, 18  чөнки синең биш ирең булган иде, ә инде хәзергесе сиңа ир түгел. Син моны дөрес әйттең»,— диде. 19  Шунда хатын болай дип әйтте: «Әфәнде, синең пәйгамбәр икәнеңне күреп торам. 20  Безнең ата-бабаларыбыз бу тауда табынганнар, сез исә, кешеләр Иерусалимда гына табынырга тиеш, дисез». 21  Гайсә аңа болай диде: «Ханым, ышан сүземә, мондый вакыт якынлашып килә: сез Атага бу тауда да, Иерусалимда да табынмаячаксыз. 22  Сез кемгә табынуыгызны белмисез, ә без кемгә табынуыбызны беләбез, чөнки котылу яһүдләрдән башлана. 23  Әмма вакыт якынлашып килә, һәм килеп тә җитте инде, шул вакытта хак гыйбадәт кылучылар Атага рух һәм хакыйкать буенча табынырлар, чөнки Ата үзенә нәкъ шундый гыйбадәт кылучыларны эзли. 24  Аллаһы — Рух ул, һәм аңа гыйбадәт кылучылар рух һәм хакыйкать буенча табынырга тиеш». 25  Хатын аңа: «Беләм, Мәсих дип аталган зат киләчәк һәм, килгәч, безгә бөтенесен сөйләп бирәчәк»,— диде. 26  «Ул кеше — синең белән сөйләшеп торучы мин ул»,— диде аңа Гайсә. 27  Шул вакыт аның шәкертләре әйләнеп кайтты һәм аның хатын белән сөйләшеп торуын күреп, гаҗәпләнделәр. Әмма берсе дә: «Сиңа аңардан нәрсә кирәк?» яки «Бу хатын белән ник сөйләшәсең?» — дип сорамады. 28  Хатын исә, үзенең су чүлмәген калдырып, шәһәргә китте һәм кешеләргә: 29  «Барыгыз, кылган бар эшләремне әйтеп биргән кешене күрегез. Ул Мәсих түгел микән?» — диде. 30  Алар, шәһәрдән чыгып, Гайсә янына киттеләр. 31  Ул арада шәкертләре аны: «Остаз, ашап ал инде»,— дип кыстадылар. 32  Гайсә аларга: «Минем сез белми торган ризыгым бар»,— диде. 33  Шунда шәкертләре үзара: «Әллә аңа берәрсе ашарга китерде микән?» — диештеләр. 34  Гайсә аларга болай дип әйтте: «Минем ризыгым — мине җибәрүченең ихтыярын үтәү һәм ул миңа тапшырган эшне төгәлләү. 35  Сез: „Урак өсте җиткәнче әле дүрт ай бар“,— дисез түгелме? Ә мин сезгә шуны әйтәм: башыгызны күтәреп кырларга карагыз, игеннәр өлгергән һәм урак өсте җиткән. 36  Уракчы инде эш хакы ала һәм мәңгелек тормыш өчен уңыш җыя. Шуңа күрә чәчүче белән уракчы бергә куана. 37  Шулай итеп, бу очракка: „Берсе чәчә, ә икенчесе ура“,— дигән әйтем туры килә. 38  Мин сезне үзегез чәчеп үстермәгәнне урырга җибәрдем. Башкалар эшләде, ә сез аларның эшләреннән файдаланасыз». 39  «Ул кылган бар эшләремне әйтеп бирде»,— дип әйткән хатынның шаһитлеген ишеткәч, шул шәһәрдәге күп кенә самарияле Гайсәгә иман итә башлады. 40  Шунлыктан самариялеләр, аның янына килеп, аңардан үзләре янында калуын үтенделәр, һәм ул анда ике көн үткәрде. 41  Аның сүзләрен ишеткәч, тагы күп кенә кеше аңа ышана башлады 42  һәм теге хатынга: «Без инде синең сүзләреңне ишеткәнгә түгел, ә үзебез ишеткәнгә һәм бу кешенең чыннан да дөньяны коткаручы булуын белгәнгә ышанабыз»,— диде. 43  Ике көннән соң Гайсә аннан Гәлиләягә китте. 44  (Ләкин Гайсә, пәйгамбәргә үз туган җирендә ихтирам юклыгы турында үзе шаһитлек биргән иде.) 45  Ул Гәлиләягә килгәч, гәлиләялеләр аны кабул иттеләр, чөнки үзләре дә Иерусалимдагы бәйрәмдә булганга, аның анда кылган бар эшләрен күргән иделәр. 46  Шуннан соң ул суны шәрабка әйләндергән урынга — Гәлиләядәге Кәнә́ шәһәренә кабат килде. Анда патшага хезмәт итүче бер түрә бар иде, аның улы Кәпернаумда авырып ята иде. 47  Ул, Гайсәнең Яһүдиядән Гәлиләягә килгәнен ишетеп, аның янына килде һәм аңардан, үзләренә барып, үлем түшәгендә яткан улын савыктыруын үтенә башлады. 48  Әмма Гайсә аңа: «Галәмәтләр һәм могҗизалар күрмәсәгез, сез һич тә ышанмаячаксыз»,— диде. 49  Патшаның түрәсе аңа: «Әфәндем, балам үлгәнче килә күр инде»,— дип дәште. 50  «Бар, синең улың савыкты»,— диде аңа Гайсә. Теге кеше, Гайсәнең сүзләренә ышанып, кайтып китте. 51  Кайтып килгәндә, аның каршысына хезмәтчеләре чыктылар һәм аңа улының савыкканы турында әйттеләр. 52  Шунда ул, улына ничәләрдә хәл кергәне турында сораштыра башлады. Алар аңа: «Кызышуы кичә сәгать җиделәрдә* бетте»,— диделәр. 53  Шулай итеп бу әти кеше Гайсәнең аңа: «Улың савыкты»,— дигән сүзләре нәкъ шул сәгатьтә әйтелгәнен аңлады, һәм ул үзе дә, өендәгеләренең барысы да ышана башлады. 54  Бу Гайсәнең Яһүдиядән Гәлиләягә килгәч кылган икенче могҗизасы булды.

Искәрмәләр

Таң атканнан соң санала. Ягъни көндезге уникеләр тирәсе.
Таң атканнан соң санала. Ягъни көндезге берләр тирәсендә.