Яхъя 3:1—36

3  Яһүд башлыкларының берсе, Никәдим исемле фарисей, 2  төнлә Гайсә янына килеп, болай диде: «Равви́*, синең Аллаһыдан килгән остаз икәнеңне беләбез, чөнки син кылган могҗизаларны, Аллаһы аның белән булмаса, беркем дә кыла алмый». 3  Гайсә аңа: «Сиңа хак сүз әйтәм: беркем дә, яңадан тумаса, Аллаһы Патшалыгын күрә алмас»,— диде. 4  Никәдим аңардан: «Ничек инде карт кеше яңадан туа алсын? Әллә ул анасы карынына кереп кабат туа аламы?» — дип сорады. 5  Гайсә мондый җавап бирде: «Сиңа хак сүз әйтәм: кеше судан һәм рухтан тумаса, Аллаһы Патшалыгына керә алмас. 6  Кешедән кеше туа, ә рухтан рух туа. 7  Минем сиңа: „Сез яңадан туарга тиеш“,— дигәнемә гаҗәпләнмә. 8  Җил кайда теләсә, шунда исә, син аның тавышын ишетәсең, ләкин кайдан килеп кая китүен белмисең. Рухтан туган һәркем дә шулай ук». 9  Моңа Никәдим: «Бу ничек була алыр?» — диде. 10  Гайсә аңа болай дип әйтте: «Син, Исраил остазы була торып, моны белмисеңме? 11  Сиңа хак сүз әйтәм: без нәрсә белсәк, шуны сөйлибез; нәрсә күрсәк, шуның турында шаһитлек бирәбез; ә сез безнең шаһитлегебезне кабул итмисез. 12  Мин сезгә җирдәге нәрсәләр турында сөйләгәндә ышанмыйсыз икән, күктәге нәрсәләр турында сөйләсәм, ничек ышанырсыз? 13  Бер кешенең дә күккә күтәрелгәне юк бит, ә Кеше Улы күктән төшкән. 14  Муса чүлдә еланны күтәргән кебек, Кеше Улын да шулай ук күтәрергә тиешләр. 15  Бу аңа иман итүче һәркем мәңгелек тормыш алсын өчен булачак. 16  Чөнки Аллаһы дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде. 17  Аллаһы бит үз Улын дөньяны хөкем итәр өчен түгел, ә дөнья аның аша коткарылган булсын өчен дөньяга җибәрде. 18  Аңа иман итүче хөкем ителми, ә иман итмәүче, Аллаһының бердәнбер Улының исеменә иман итмәгәнгә, инде хөкем ителде. 19  Хөкем итәр өчен нигез шуннан гыйбарәт: дөньяга яктылык килде, әмма кешеләр, эшләре явыз булганга, яктылыкны түгел, ә караңгылыкны яраттылар. 20  Чөнки бозыклык кылучы яктылыкны нәфрәт итә һәм, үзенең эшләре фаш ителмәсен дип, яктылыкка таба бармый. 21  Ә хак булганны кылучы, эшләренең Аллаһы ихтыяры буенча башкарылганы ачык күренсен өчен, яктылыкка таба бара». 22  Шуннан соң Гайсә үз шәкертләре белән бергә Яһүдия́ җиренә китте. Алар анда берникадәр вакытка калдылар, һәм ул суга чумдырылу үткәрде. 23  Яхъя да Сәлим янындагы Айнунда суга чумдырылу үткәрде, чөнки анда зур сулык бар иде. Кешеләр, аның янына килеп, суга чумдырылу үтә иделәр. 24  Ул вакытта Яхъя әле төрмәгә утыртылмаган иде. 25  Шунда Яхъя шәкертләре белән бер яһүд кешесе арасында пакьләнү кагыйдәләре турында бәхәс чыкты. 26  Алар, Яхъя янына килеп: «Остаз, Үрдүннең аръягында синең белән булган һәм син шаһитлек иткән кеше суга чумдырылу үткәрә, һәм барысы аның янына бара»,— диделәр. 27  Моңа Яхъя болай диде: «Кеше аңа күктән бирелсә генә берәр нәрсәгә ия була ала. 28  Сез үзегез: „Мин Мәсих түгел, әмма мин аның алдыннан җибәрелгәнмен“,— дип әйткәнемә шаһит. 29  Кәләш кияүнеке, әмма кияүнең тавышын ишетеп торучы аның янындагы дусты чиксез куана. Шуңа күрә мин дә шатлык белән тулы. 30  Мәсих үсәргә, ә мин кечерәергә тиеш». 31  Югарыдан килүче зат һәркемнән өстен, ә җирдән булганы җирдән була һәм җирдәгеләр турында сөйли. Күктән килүче зат һәркемнән өстен. 32  Ул үзе күргәннәре һәм ишеткәннәре турында шаһитлек бирә, тик аның шаһитлеген берәү дә кабул итми. 33  Аның шаһитлеген кабул иткән кеше Аллаһының хаклыгына мөһер суккан була. 34  Аллаһы тарафыннан җибәрелгән зат Аллаһы сүзләрен сөйли, чөнки Аллаһы рухны үлчәүсез бирә. 35  Ата Угылны ярата һәм бар нәрсәне аның кулына тапшырган. 36  Угылга иман итүче мәңгелек тормышка ия, Угылга буйсынмаучы исә тормышка ия булмаячак, ул Аллаһының ярсуын татыячак.

Искәрмәләр

Остаз дигәнне аңлата.