Яхъя 2:1—25

2  Өченче көнне Гәлиләядәге Кәнә́ шәһәрендә туй мәҗлесе үтә иде. Анда Гайсәнең анасы да бар иде. 2  Туй мәҗлесенә Гайсә белән аның шәкертләре дә чакырылган иде. 3  Шәраб бетеп барганга, Гайсәнең анасы аңа: «Аларның шәраблары калмаган»,— диде. 4  «Ни өчен без синең белән моның турында борчылырга тиеш? Минем сәгатем әле килеп җитмәгән»,— диде аңа Гайсә. 5  Анасы хезмәтчеләргә: «Ул сезгә нәрсә әйтсә, шуны эшләгез»,— дип әйтте. 6  Анда, яһүдләрнең пакьләнү кагыйдәләре буенча, ике яки өч үлчәү* су сыйдырышлы алты таш савыт бар иде. 7  Гайсә аларга: «Савытларны су белән тутырыгыз»,— диде, һәм алар савытларны мөлдерәмә итеп тутырдылар. 8  Шунда ул аларга: «Бераз чумырып алыгыз да, туй башлыгына илтеп бирегез»,— диде. Алар илтеп бирделәр. 9  Шәрабның кайдан алынганын суны чумырып алган хезмәтчеләр генә белә иде, ә туй башлыгы белми иде. Шәрабка әйләндерелгән суны татып карагач, ул кияүне үз янына чакырып алды да, 10  болай диде: «Башкалар табынга башта яхшы шәраб куя, ә инде кешеләр исергәч, начаррагын чыгара. Ә син яхшы шәрабны әлегә кадәр саклагансың». 11  Гайсә моны Гәлиләядәге Кәнә шәһәрендә башкарды, һәм бу аның могҗизаларының башлангычы булды. Шулай итеп Гайсә үз данын ачык күрсәтте, һәм шәкертләре аңа иман итә башладылар. 12  Шуннан соң ул, анасы, энеләре һәм шәкертләре белән бергә Кәпернау́м шәһәренә төште; әмма анда алар әллә ни озак тормадылар. 13  Яһүдләрнең Паса́х бәйрәме якынлашып килә иде, һәм Гайсә Иерусалимга күтәрелде. 14  Ул гыйбадәтханәдә үгез, сарык, күгәрчен сатучыларны һәм үз урыннарында акча алмаштырып утыручыларны күрде. 15  Шунда ул, баудан чыбыркы үреп, аларның барысын да, сарыклары һәм үгезләре белән бергә, гыйбадәтханәдән куып чыгарды, акча алмаштыручыларның акчаларын чәчеп җибәрде һәм өстәлләрен аударды. 16  Күгәрчен сатучыларга: «Боларны моннан алып китегез! Җитәр, Атамның йортын базарга әйләндермәгез!» — диде. 17  Шунда аның шәкертләре: «Мин синең йортыңа карата ашкыну белән янып торачакмын»,— дигән сүзләрне исләренә төшерделәр. 18  Яһүдләр аңардан: «Болай эшләргә хокукың бар икән, моны безгә нинди галәмәт белән исбат итәрсең?» — дип сорадылар. 19  Гайсә аларга: «Бу гыйбадәтханәне җимерегез, һәм мин аны өч көн эчендә яңадан торгызачакмын»,— дип җавап бирде. 20  Шунда яһүдләр: «Бу гыйбадәтханә кырык алты ел төзелде, ә син аны өч көн эчендә яңадан торгызмакчы буласыңмы?» — диделәр. 21  Әмма Гайсә, гыйбадәтханә дип әйткәндә, үз тәнен күздә тота иде. 22  Ләкин ул үледән терелтелгәч, шәкертләре аның бу турыда еш кына сөйләгәнен исләренә төшерделәр һәм Язмага да, Гайсә әйткән сүзләргә дә ышандылар. 23  Паса́х бәйрәме вакытында аның Иерусалимда кылган могҗизаларын күреп, күпләр аның исеменә иман итә башладылар. 24  Әмма Гайсә, аларны яхшы белгәнгә, аларга ышанып бетми иде 25  һәм кемнең дә булса берәр кеше турындагы шаһитлегенә мохтаҗ түгел иде, ул бит кеше күңелен үзе дә яхшы белә иде.

Искәрмәләр

Бер үлчәү — 22 литрга тигез булган берәмлек.