Яхъя 14:1—31

14  «Күңелләрегез борчылмасын. Аллаһыга иман итегез һәм миңа иман итегез. 2  Атам йортында торыр урын күп. Алай булмаса, мин сезгә әйткән булыр идем. Мин сезгә урын әзерләргә барам. 3  Барып сезгә урын әзерләгәч, сез дә мин булган урында булсын өчен, кабат килеп, сезне үз яныма алачакмын. 4  Мин бара торган урынга юлны сез беләсез». 5  Тома́с аңа: «Хуҗабыз, без синең кая барганыңны белмибез. Анда бару юлын каян белик инде?» — диде. 6  Моңа Гайсә болай диде: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми. 7  Мине беләсез икән, минем Атамны да белерсез. Хәзер сез аны беләсез һәм аны инде күрдегез». 8  «Хуҗабыз, безгә Атаны күрсәт, һәм безгә шул җитәр»,— диде аңа Фили́п. 9  Гайсә аңа болай диде: «Филип, мин шулкадәр озак вакыт сезнең белән бергә, ә син әле дә мине белмисеңме? Мине күргән кеше Атаны да күргән була. Ни өчен син: „Безгә Атаны күрсәт“,— дип сорыйсың? 10  Минем Ата белән, ә Атаның минем белән бердәмлектә булуына әллә ышанмыйсыңмы? Мин сезгә сөйләгән сүзләрне үземнән сөйләмим, ә минем белән бердәмлектә торучы Ата үз эшләрен башкара. 11  Минем Атам белән бердәмлектә, ә Атаның минем белән бердәмлектә булуына ышаныгыз. Миңа ышанмасагыз, кылган эшләремә ышаныгыз. 12  Сезгә хак сүз әйтәм: миңа иман итүче кеше дә мин кылган эшләрне башкарачак; ул тагын да бөегрәк эшләр башкарачак, чөнки мин Атам янына барам. 13  Сез минем исемем хакына нәрсә генә сорасагыз да, мин үтәрмен. Мин моны Ата үз Улы аша данлансын өчен эшләрмен. 14  Минем исемем хакына берәр нәрсә сорасагыз, мин үтәрмен. 15  Мине яратсагыз, минем әмерләремне үтәрсез. 16  Мин Атадан сорармын, һәм ул сезгә мәңге сезнең белән булачак бүтән ярдәмчене — 17  хакыйкать рухын бирәчәк. Дөнья аны күрми һәм белми, шуңа күрә кабул итә алмый, ә сез аны беләсез, чөнки ул сезнең белән һәм сездә. 18  Мин сезне ятим килеш калдырмам, сезнең янга киләчәкмен. 19  Бераз вакыт үтәр, һәм дөнья мине инде күрмәс, ә сез күрәчәксез, чөнки мин яшим, һәм сез дә яшәячәксез. 20  Шул көнне сез мин Атам белән, сез минем белән, ә мин сезнең белән бердәмлектә торуымны белерсез. 21  Әмерләремне кабул итеп, аларны үтәгән кеше мине ярата. Ә мине яратучыны Атам да яратыр, мин дә яратырмын һәм аңа үземне ачык күрсәтермен». 22  Яһүд (Искариот булганы түгел) аңардан: «Хуҗам, ни өчен син үзеңне дөньяга түгел, ә безгә күрсәтергә җыенасың?» — дип сорады. 23  Моңа Гайсә болай диде: «Мине яратучы минем сүземне тотар, Атам аны яратыр, без Атам белән шул кеше янына килербез, һәм яшәү урыныбыз аның белән булыр. 24  Мине яратмаучы минем сүзләремне тотмый. Сез ишетә торган сүз минеке түгел, ә мине җибәргән Атаныкы. 25  Боларны сезгә сезнең белән бергә булганда әйтеп куям. 26  Ә минем исемем хакына Ата җибәрәчәк ярдәмче — изге рух — сезне һәрнәрсәгә өйрәтәчәк һәм мин сезгә сөйләгәннәрнең һәммәсен хәтерегезгә төшерәчәк. 27  Мин сезгә тынычлык калдырам, үз тынычлыгымны сезгә бирәм. Мин сезгә биргән тынычлык бу дөнья биргән тынычлыктан аерылып тора. Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын. 28  „Мин китәм һәм кабат сезгә килермен“,— дигәнемне сез ишеттегез. Сез мине чыннан да яратсагыз, Атам янына баруыма куаныр идегез, чөнки Атам миннән бөегрәк. 29  Мин бу сүзләрне сезгә алар әле үтәлгәнче әйттем, моны, алар үтәлгәч, сез ышансын өчен эшләдем. 30  Сезнең белән инде күп сөйләшмәм, чөнки бу дөньяның идарәчесе килә. Аның минем өстемнән хакимлеге юк. 31  Әмма дөнья Атаны яратканымны белсен өчен, мин Ата әмере буенча эш итәм. Торыгыз, киттек моннан.

Искәрмәләр