Яхъя 13:1—38

13  Гайсә үзенең бу дөньядан Ата янына китү сәгате җиткәнен инде Паса́х бәйрәме алдыннан ук белә иде һәм, бу дөньядагы шәкертләрен яратканга, аларны ахырга кадәр яратты. 2  Кичке аш вакыты иде. Иблис Гайсәне сату фикерен Шиму́н улы Яһүд Искарио́т күңеленә инде салган иде. 3  Гайсә Атаның һәрнәрсәне аның кулына тапшырганын һәм үзенең Аллаһыдан килеп, Аллаһы янына китүен белә иде, 4  шуңа күрә ул, табын яныннан торып, өс киемен салды да, сөлге алып биленә урады. 5  Шуннан соң ул ләгәнгә су салды һәм шәкертләрнең аякларын юып, билендәге сөлге белән сөртә башлады. 6  Ул Шимун Петер янына килгәч, Петер аңа: «Хуҗам, син минем аякларымны юмакчы буласыңмы?» — диде. 7  «Син минем нәрсә эшләвемне әлегә аңламыйсың, әмма соңыннан аңларсың»,— дип җавап бирде аңа Гайсә. 8  Шунда Петер: «Син минем аякларымны һичкайчан юмаячаксың»,— диде. «Аякларыңны юмасам, минем белән өлешең булмас»,— диде моңа Гайсә. 9  «Хуҗам, аякларымны гына түгел, ә кулларымны да, башымны да юа күр»,— диде аңа Шимун Петер. 10  Гайсә аңа: «Юынган кешенең бөтен тәне чиста була, шуңа күрә аякларыннан башка аның бүтән җирен юасы юк. Сез чиста, әмма берегез чиста түгел»,— диде. 11  Ул үзен сатачак кешене белә иде, шуңа күрә: «Берегез чиста түгел»,— дип әйтте. 12  Аларның аякларын юып бетергәч, ул өс киемен киеп, табын янына утырды да, аларга болай диде: «Сезгә нәрсә эшләгәнемне аңлыйсызмы? 13  Сез мине „Остаз“, „Хуҗа“ дип атыйсыз, һәм сез хаклы: бу нәкъ шулай да. 14  Шулай итеп, мин, Хуҗагыз һәм Остазыгыз, сезнең аякларыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнең аякларын юарга тиеш. 15  Мин сезгә үрнәк күрсәттем: сез дә мин сезгә эшләгән кебек эшләгез. 16  Сезгә хак сүз әйтәм: кол үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел, җибәрелгән дә үзен җибәрүчедән бөек түгел. 17  Сез боларны беләсез, аларны үтисез икән, сез — бәхетле. 18  Мин барыгыз турында да әйтмим; үзем сайлап алганнарымны беләм. Ләкин шулай итеп Язмада: „Икмәгемне ашаучы миңа каршы үкчәсен күтәрде“,— дигән сүзләр үтәлергә тиеш. 19  Мин бу сүзләрне алар әле үтәлгәнче әйтәм. Моны, алар үтәлгәч, сез минем килергә тиешле зат булуыма ышансын өчен эшлим. 20  Сезгә хак сүз әйтәм: мин җибәргән һәркемне кабул итүче мине дә кабул итә, ә мине кабул итүче мине җибәрүчене дә кабул итә». 21  Моны әйткәннән соң, Гайсә бик нык көенеп: «Сезгә хак сүз әйтәм: арагыздан берәү мине сатачак»,— дип ачыктан-ачык әйтте. 22  Шунда шәкертләре, аның кем турында сөйләвен аңламыйча, бер-берсенә караштылар. 23  Аларның берсе — Гайсәнең яраткан шәкерте — аның янында утыра иде. 24  Шуңа күрә Шимун Петер аңа ишарә итеп: «Ул моны кем турында әйтте? Әйт безгә»,— диде. 25  Шунда тегесе, Гайсәгә тагын да якынрак иелеп, аңардан: «Хуҗам, ул кем?» — дип сорады. 26  Гайсә: «Мин бу икмәк сыныгын кемгә манып бирсәм, ул — шул»,— диде дә, икмәк сыныгын манып, Шимун Искариот улы Яһүдкә бирде. 27  Яһүд шул сыныкны кулына алгач, аның эченә Шайтан керде. Шунда Гайсә аңа: «Эшли торган эшеңне тизрәк эшлә»,— диде. 28  Әмма табын янында утыручыларның берсе дә аның Яһүдкә ни өчен шулай әйткәнен аңламады. 29  Акча тартмасы Яһүдтә булганлыктан, кайберәүләр, Гайсә аңа: «Безгә бәйрәм өчен кирәк булган әйберләрне сатып ал»,— дип әйткәндер яки ярлыларга нәрсә дә булса бирергә кушкандыр, дип уйладылар. 30  Сыныкны алу белән Яһүд чыгып китте. Төн иде. 31  Яһүд чыгып киткәч, Гайсә болай диде: «Хәзер Кеше Улы данлана һәм аның аша Аллаһы данлана. 32  Аллаһы үзе аны данлаячак һәм моны кичектермичә башкарачак. 33  Кадерле балаларым, мин сезнең белән инде озак булмам. Сез мине эзләрсез һәм яһүдләргә әйткән сүзләремне сезгә дә әйтәм: „Мин барачак урынга сез килә алмассыз“. 34  Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз. 35  Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр». 36  Шимун Петер аңардан: «Хуҗам, син кая барасың?» — дип сорады. Гайсә аңа: «Мин бара торган урынга минем артымнан син әле бара алмыйсың, әмма соңыннан барырсың»,— дип җавап бирде. 37  «Хуҗам, ни өчен мин синең артыңнан хәзер бара алмыйм? Мин синең өчен үз җанымны да бирергә әзер»,— диде аңа Петер. 38  Гайсә аңа: «Минем өчен үз җаныңны да бирергә әзерме? Сиңа хак сүз әйтәм: әтәч кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»,— диде.

Искәрмәләр