Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Яхъя 11:1—57

11  Мәрьям һәм аның бертуганы Ма́рта яшәгән Битания́ авылында Ла́зар исемле бер кеше авырый иде. 2  Нәкъ шул Мәрьям, Хуҗабызны хуш исле май белән майлап, үз чәчләре белән аның аякларын сөрткән иде, ә авырып ятучы Лазар аның бертуганы иде. 3  Марта белән Мәрьям Гайсәгә: «Хуҗабыз, яраткан дустың Лазар авырый»,— дигән хәбәр җибәрделәр. 4  Ә Гайсә бу турыда ишеткәч: «Бу авыру аңа үлем түгел, ә Аллаһыга дан китерәчәк, һәм бу авыру аша Аллаһы Улы данланачак»,— диде. 5  Гайсә Мартаны, Мәрьямне һәм Лазарны ярата иде, 6  ләкин Лазарның авырганы турында ишеткәч, ул үзе йөргән җирдә тагын ике көнгә калды. 7  Шуннан соң шәкертләренә: «Яңадан Яһүдиягә барыйк»,— диде. 8  Шәкертләре аңа: «Остаз, әле күптән түгел генә яһүдләр сине ташлар атып үтерергә җыена иделәр, ә син кабат шунда барасыңмы?» — диделәр. 9  Моңа Гайсә болай диде: «Көн яктылыгы унике сәгать түгелме соң? Көндез йөрүче абынмый, чөнки бу дөньяның яктысын күрә. 10  Ә төнлә йөрүче абына, чөнки аңарда яктылык юк». 11  Шулай дигәннән соң Гайсә: «Дустыбыз Лазар йоклап киткән, әмма мин аны уятырга барам»,— дип өстәде. 12  Шунда шәкертләре: «Хуҗабыз, йоклап киткән икән, димәк савыгыр»,— диделәр. 13  Гайсә аның үлгәнлеге турында әйткән иде, ә алар, ул гадәттәге йокы турында сөйли, дип уйладылар. 14  Шуңа күрә Гайсә аларга турыдан-туры болай дип әйтте: «Лазар үлде. 15  Үземнең анда булмаганыма шатланам, чөнки хәзер сезнең иманыгыз ныгыячак. Әйдәгез, аның янына барыйк». 16  Игезәк дип аталган Тома́с шәкертләргә: «Әйдәгез, киттек, аның белән бергә без дә үлик»,— диде. 17  Килгәч, Гайсәгә Лазарның инде дүрт көн кабердә ятуы билгеле булды. 18  Битания Иерусалимнан якынча өч километр ераклыкта гына булганга, 19  Лазарның үлеме аркасында кайгыручы Марта белән Мәрьямне юатырга күп кенә яһүдләр килгән иде. 20  Марта, Гайсәнең килүе хакында ишеткәч, аны каршы алырга чыкты. Мәрьям исә өйдә калды. 21  Марта Гайсәгә болай диде: «Хуҗам, син монда булган булсаң, бертуганым үлмәгән булыр иде. 22  Әмма хәзер дә беләм: син Аллаһыдан нәрсә генә сорасаң да, ул сиңа бирәчәк». 23  Гайсә аңа: «Бертуганың үледән тереләчәк»,— дип әйтте. 24  «Аның соңгы көндә, үледән терелү вакытында тереләчәген беләм»,— диде аңа Марта. 25  Гайсә аңа болай дип әйтте: «Мин — терелү һәм тормыш. Миңа иман итүче, үлсә дә, тереләчәк. 26  Яшәүче һәм миңа иман итүче һәркем һичкайчан үлмәс. Моңа ышанасыңмы?» 27  Марта аңа: «Әйе, Хуҗам, синең дөньяга килергә тиеш булган Мәсих, Аллаһы Улы икәнеңә ышанам»,— диде. 28  Шулай дигәннән соң Марта барып үзенең бертуганын Мәрьямне чакырды һәм беркемгә дә белдертмичә: «Остаз монда, ул сине чакыра»,— диде. 29  Мәрьям, моны ишеткәч, урыныннан тиз генә торды да, Гайсә янына китте. 30  Ул вакытта Гайсә әле авылга кермәгән иде, ул Марта белән очрашкан урында тора иде. 31  Мәрьямне өйдә юатып торучы яһүдләр аның торып һәм ашыгып чыгып китүен күргәч, ул елар өчен кабер янына бара, дип уйладылар һәм аңа ияреп киттеләр. 32  Мәрьям исә, Гайсә торган урынга килеп, аны күргәч: «Хуҗам, син монда булган булсаң, бертуганым үлмәгән булыр иде»,— дип, аның аякларына егылды. 33  Мәрьямнең һәм аның белән килгән яһүдләрнең елауларын күргәч, Гайсә авыр итеп ыңгырашып куйды һәм көенеп: 34  «Сез аны кайда салдыгыз?» — дип сорады. Алар аңа: «Хуҗабыз, әйдә, үзең күрерсең»,— диделәр. 35  Гайсәнең күз яшьләре ага башлады. 36  Моны күреп, яһүдләр: «Карагыз, ул аны ничек яраткан!» — диештеләр. 37  Ә кайберләре: «Ул бит сукырның күзләрен ачкан иде. Бу кешене үлемнән алып калыр өчен бернәрсә дә эшли алмаганмыни?» — диделәр. 38  Гайсә кабат авыр итеп ыңгырашып куйды да, кабер янына килде. Кабер таш белән капланган мәгарә иде. 39  «Ташны алып куегыз»,— диде Гайсә. Мәрхүмнең бертуганы Марта аңа: «Хуҗам, ул исләнгәндер, чөнки дүрт көн үтте инде»,— дип әйтте. 40  Гайсә аңа болай диде: «Мин сиңа, ышансаң, Аллаһының данын күрәчәксең, димәдеммени?» 41  Ташны алып куйдылар. Шунда Гайсә, күккә карап, болай диде: «Атам, мине ишеткәнең өчен рәхмәт сиңа. 42  Әйе, син һәрвакыт мине ишетәсең, мин моны беләм, ләкин бу сүзләрне монда басып торучы кешеләр өчен, мине син җибәргәнгә ышансыннар өчен әйттем». 43  Шулай дигәннән соң, ул каты тавыш белән: «Лазар, чык!» — дип кычкырды. 44  Шунда үлгән кеше чыкты. Аның куллары һәм аяклары кәфен белән уралган, ә йөзе яулык белән капланган иде. «Чишегез аны, йөрсен»,— диде Гайсә. 45  Шуннан соң Мәрьям янына килгән күп кенә яһүдләр, Гайсә кылганны күреп, аңа иман итә башладылар. 46  Ә кайберләре фарисейлар янына барып, Гайсә кылганны сөйләп бирделәр. 47  Шунда баш руханилар һәм фарисейлар Югары киңәшмә җыйдылар һәм болай диделәр: «Нәрсә эшләргә инде? Бу кеше күп могҗизалар кыла бит. 48  Моны болай гына калдырсак, барысы аңа иман итә башлаячак, шунда римлылар килеп, урыныбызны* да, халкыбызны да басып алачаклар». 49  Аларның берсе — ул елны иң баш рухани булган Каяфә́с — аларга болай диде: «Сез бернәрсә дә белмисез 50  һәм аңламыйсыз. Бөтен халык һәлак булганчы, халык өчен бер кешенең үлүе сезнең өчен хәерлерәк бит». 51  Ул моны үзеннән әйтмәде, ә ул елның иң баш рухание буларак, пәйгамбәрлек әйтте: Гайсә халык өчен 52  һәм халык өчен генә түгел, ә шулай ук таралып яшәгән Аллаһы балаларын бергә җыяр өчен үләргә тиеш. 53  Ул көнне алар аны үтерергә сүз куештылар. 54  Шуңа күрә Гайсә яһүдләр арасында инде ачыктан-ачык йөрмәде. Ул чүл янындагы бер өлкәгә, Ифраи́м дигән шәһәргә китте һәм шәкертләр белән бергә шунда калды. 55  Яһүдләрнең Паса́х бәйрәме якынлашып килә иде, шуңа күрә Иерусалимга, Паса́х алдыннан пакьләнү йоласын үтәр өчен, төрле җирләрдән күп кенә кеше килде. 56  Алар Гайсәне эзләп йөрделәр һәм гыйбадәтханәдә басып торганда бер-берсенә: «Сез ничек уйлыйсыз? Ул бәйрәмгә килмәс микән?» — диештеләр. 57  Ә баш руханилар белән фарисейлар, Гайсәне тотып алу өчен, берәрсе аның кайда булуын белсә, аларга килеп әйтергә тиеш, дигән боерык биргән иделәр.

Искәрмәләр

Ягъни гыйбадәтханәне.