Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Эфеслеләргә 6:1—24

6  Балалар, ата-анагызны Раббы кушканча тыңлап яшәгез, чөнки бу Аллаһы карашыннан дөрес. 2  «Ата-анаңны хөрмәт ит» — Аллаһының беренче әмере һәм ул аны мондый вәгъдә белән бергә биргән: 3  «Шунда тормышың яхшы булыр, җир йөзендә озын гомерле булырсың». 4  Аталар, балаларыгызны ярсытмагыз, киресенчә, аларны Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерегез һәм үгетләп акылга өйрәтегез. 5  Коллар, үз хуҗаларыгызга, Мәсихкә тыңлаучан булган кебек, курку катыш тирән хөрмәт белән һәм ихлас күңелдән тыңлаучан булыгыз. 6  Ялагайлар хуҗалары күзәткәндә генә тыңлаучан, ә сез хуҗаларыгызга, Мәсих коллары кебек, Аллаһы ихтыярын чын күңелдән үтәп күндәм булыгыз. 7  Хуҗаларыгызга кешеләргә кебек түгел, ә Йәһвәгә хезмәт иткән кебек, бирелеп хезмәт итегез,   8  чөнки сез шуны беләсез: Йәһвә һәркемгә — колга да, иреклегә дә — эшләгән игелеге өчен әҗерен бирәчәк. 9  Хуҗалар, сез дә, боларны истә тотып, колларыгыз белән аларга инде янамыйча эш итегез, чөнки сезгә шул билгеле: аларның өстеннән дә, сезнең өстегездән дә күкләрдә Хуҗа бар, ә ул кешеләрне аермый. 10  Ниһаять, Раббыдан һәм аның куәтле көченнән кодрәт табып яшәгез. 11  Иблиснең мәкерле эшләренә каршы тора алыр өчен, Аллаһы биргән бөтен хәрби киемнәрне киегез, 12  чөнки без кешеләргә каршы түгел, ә хөкүмәтләргә, хакимиятләргә, бу караңгылык белән хакимлек итүче дөнья идарәчеләренә, күкләрдәге явыз рухи көчләргә каршы көрәшәбез. 13  Шуңа күрә Аллаһы биргән хәрби киемнәрне алыгыз, шулчак сез явыз көнне каршылык күрсәтә алырсыз һәм барысын үтәп чыккач, нык тора алырсыз. 14  Шулай итеп, билегезне хакыйкать билбавы белән буып, тәкъвалык күкрәкчәсен киеп, 15  тынычлык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләүне аяк киеме итеп киеп, нык торыгыз. 16  Иманның зур калканы һәрвакыт үзегез белән булсын, аның ярдәмендә сез Явызның утлы укларын сүндерә алырсыз. 17  Коткаруны тимер башлык итеп киегез һәм рух кылычын — Аллаһы сүзен алыгыз, 18  шул ук вакыт дога белән ялваруның һәр төрен кулланып, изге рухның көче аркылы һәр очракта өзлексез дога кылыгыз. Моның өчен һәрвакыт уяу торыгыз һәм бар изгеләр өчен ялварып сорагыз. 19  Шулай ук минем турында да, мин авызымны ачып, сөйләү иреге белән яхшы хәбәрнең изге серен җиткерә алсын өчен 20  (аның хакына мин чылбырланган килеш илче вазифасын үтим) һәм кыюлык белән сөйли алсын өчен, дога кылыгыз, ә мин шулай сөйләргә тиеш тә. 21  Шулай ук минем хәлләрем һәм ниләр эшләвем сезгә билгеле булсын өчен, сөекле кардәшебез һәм Хуҗабызга тугры хезмәт итүче Ту́хик барысын да сөйләп бирер. 22  Мин аны, сез хәлләребез турында белсен өчен һәм күңелләрегезне юатсын өчен, сезнең янга җибәрәм. 23  Күктәге Атабыз Аллаһыдан һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсихтән кардәшләргә иминлек һәм иман белән мәхәббәт булсын. 24  Хуҗабыз Гайсә Мәсихне сулмас мәхәббәт белән яратучыларның барысына да Аллаһының юмарт игелеге күрсәтелсен.

Искәрмәләр