Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Эфеслеләргә 4:1—32

4  Шулай итеп, мин, Хуҗабыз хакына тоткын, сездән үтенәм: алган чакыруыгызга лаеклы булып яшәгез, 2  һәрвакыт тыйнак, юаш һәм түземле булыгыз, бер-берегезне яратып сабырлык күрсәтегез, 3  бер-берегез белән тыныч-тату яшәгез һәм изге рух ярдәмендә ия булган бердәмлегегезне саклар өчен бар көчегезне куегыз. 4  Сез чакырылган бер өмет булган кебек, бер тән һәм бер рух бар; 5  бер Хуҗабыз, бер иман, бер төрле суга чумдырылу, 6  бер Аллаһы — бар затның Атасы. Ул барысы өстеннән, барысы аша, барысында эш итә. 7  Юмарт игелек һәрберебезгә Мәсих билгеләгән күләмдә бүләк ителде. 8  Шуңа күрә ул: «Югарыга күтәрелгәч, ул әсирләрне алып китте, бүләк итеп кешеләр бирде»,— ди. 9  «Күтәрелгәч» дигән сүз нәрсәне аңлата? Ул шулай ук аның аска, ягъни җир йөзенә, төшкәнен аңлата. 10  Аска төшүче — ул, бар нәрсәгә тулылык бирер өчен, бар күкләрдән өстенрәк күтәрелүче дә. 11  Һәм ул берәүләрне рәсүлләр, икенчеләрне пәйгамбәрләр, башкаларны яхшы хәбәрне вәгазьләүчеләр, көтүчеләр һәм өйрәтүчеләр итеп биргән. 12  Моны алар изгеләрне төзәтсен өчен, башкаларга хезмәт итсен өчен, Мәсих тәнен ныгытсын өчен эшләгән, 13  моны ул без иманда һәм Аллаһы Улы турындагы төгәл белемдә бердәмлеккә ирешкәнче, без балигъ кеше кебек булганчы, Мәсих җитлеккәнлегенә ирешкәнче башкарачак. 14  Шулай итеп без инде хәйләкәр кешеләрнең алдау ятьмәләренә эләгә торган балалар булмаячакбыз, һәм безне дулкыннар ыргытып, һәм төрле тәгълиматлар җиле тегендә-монда өстерәп йөрмәячәк. 15  Киресенчә, без хакыйкатьне сөйләргә һәм яратырга тиеш, һәм шулай итеп без башыбыз Мәсихтән үрнәк алып, бар яктан җитлеккән була алачакбыз. 16  Мәсихтән бар тән кирәкле буыннар ярдәмендә үзара беркетелеп ныгытыла һәм эш итә. Һәр әгъза үз эшен тиешенчә башкарганда, бу тәннең үсүенә һәм мәхәббәттә ныгуына үз өлешен кертә. 17  Шуңа күрә сезгә Хуҗабыз исеменнән әйтәм һәм сезне өндим: буш уйларга бирелеп яшәгән башка халыклар кебек инде эш итмәгез. 18  Үз наданлыклары аркасында һәм таш йөрәкле булганга, аларның аңнары караңгылыкта кала, алар Аллаһыдан килә торган тормыштан читләшкәннәр. 19  Алар һәртөрле нәҗеслекне комсызланып башкарыр өчен, оятларын югалтканнар һәм азгынлыкка бирелгәннәр. 20  Әмма сез Мәсих андый түгел икәнен белдегез 21  (аны ишетеп, аңардан өйрәнгән булсагыз), чөнки хакыйкать Гайсәдә. 22  Шуңа күрә үткәндәге яшәү рәвешегез буенча эш итүче һәм алдавыч нәфесләренә бирелеп бозыла баручы элекке шәхесегездән арыныгыз. 23  Акылыгызны өстенлек итүче карашыгыз белән яңарта барыгыз 24  һәм яңа шәхес булып киенегез, ә андый шәхес чын тәкъвалык белән тугрылыкка нигезләнгән Аллаһы ихтыяры буенча яратылган. 25  Шуңа күрә хәзер, ялганны кире какканга, һәрберегез үз якынына хакыйкатьне сөйләсен, без бит бер тәннең әгъзалары. 26  Ярсысагыз да, гөнаһ кылмагыз; ачуыгыз кояш батканчы басылсын, 27  Иблискә мөмкинлек калдырмагыз. 28  Урлашучы моннан ары урлашмасын, ә мохтаҗларга бирерлек берәр нәрсәсе булсын өчен, үз куллары белән тырышып, файдалы эш башкарсын. 29  Авызыгыздан һичнинди черек сүз чыкмасын, ә тыңлаучыларны ныгытыр өчен, кирәкле сүзләрне очрагына карап сөйләгез, сүзләрегез аларга файда китерсен. 30  Аллаһының изге рухын кайгыга салмагыз, ул, йолым ярдәмендә азат ителү көне килгәнче, сезгә мөһер итеп сугылган. 31  Һәркайсы усаллык, ачу, ярсу, кычкыру, яман теллелек һәм һәртөрле явызлыктан арыныгыз. 32  Бер-берегезгә карата игелекле, кызганучан булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша ихлас күңелдән кичергән кебек, бер-берегезне ихлас күңелдән кичерегез.

Искәрмәләр