Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Рәсүлләр 9:1—43

9  Ә Шау́л һаман да Хуҗабызның шәкертләренә янап һәм аларны үтерергә җыенып йөри иде. Ул иң баш рухани янына барып, 2  Дәмә́шекъ синагогалары өчен хатлар сорады. Ул моны шул Юлның* һәркайсы тарафдарын — ир-атны да, хатын-кызны да — бәйләп Иерусалимга алып килер өчен эшләде. 3  Ләкин юлда, инде Дәмәшекъкә якынлашып килгәндә, Шаулны кинәт күктән төшкән яктылык чолгап алды. 4  Ул җиргә егылды һәм: «Шау́л, Шаул, нигә син мине эзәрлеклисең?» — дигән тавыш ишетте. 5  «Әфәнде, син кем?» — дип сорады Шаул һәм мондый җавап ишетте: «Мин — син эзәрлекли торган Гайсә. 6  Тор да, шәһәргә кер, һәм сиңа нәрсә эшләргә кирәклеге турында әйтелер». 7  Ә Шаулның юлдашлары тавыш-тынсыз басып тордылар, алар тавышны ишетсәләр дә, беркемне дә күрми иделәр. 8  Шунда Шаул торып басты. Күзләре ачык булса да, ул бернәрсә дә күрми иде, шуңа күрә аны Дәмәшекъкә җитәкләп алып килделәр. 9  Өч көн ул бернәрсә күрмәде, ашамады һәм эчмәде. 10  Дәмәшекътә Һанани́ исемле бер шәкерт бар иде. Хуҗабыз аңа күренештә: «Һанани!» — дип эндәште. «Тыңлыйм сине, Хуҗам»,— диде ул. 11  Шунда Хуҗабыз аңа болай диде: «Тор да, Туры дип аталган урамга бар һәм Яһүд йортында Шаул исемле Тарс кешесен сора. Менә, ул хәзер дога кыла. 12  Ул күренеш күрде. Күренештә аның янына Һанани исемле кеше килде һәм, күзләре күрә башласын өчен, өстенә кулларын куйды». 13  Ләкин Һанани болай диде: «Хуҗам, мин бу адәм турында күп кешеләрдән ишеткән идем. Ул Иерусалимдагы изгеләреңә бик күп явызлык кылды. 14  Аның монда да синең исемеңне чакыручы һәр кешене кулга алырга баш руханилардан бирелгән вәкаләте бар». 15  Әмма Хуҗабыз аңа болай диде: «Бар, чөнки мин бу кешене, башка халыкларга, шулай ук патшаларга һәм Исраил халкына үз исемемне җиткерер өчен, үз коралым итеп сайладым. 16  Мин аңа үз исемем хакына күпме газап чигәргә туры киләчәген күрсәтермен». 17  Шунда Һанани барып шул йортка керде һәм Шаул өстенә кулларын куеп, болай диде: «Шаул, кардәш, мине синең яныңа, күзләрең күрә башласын өчен һәм син изге рух белән сугарылсын өчен, Хуҗабыз Гайсә җибәрде. Ул сиңа барган юлыңда күренгән иде». 18  Шул мизгелдә Шаул күзләреннән балык тәңкәсенә охшаш нәрсәдер коелып төште, һәм ул күрә башлады. Ул торды да, суга чумдырылу үтте, 19  ә ашап алганнан соң, аңа хәл керде. Шаул берничә көн шәкертләр белән бергә Дәмәшекътә яшәде 20  һәм синагогаларда Гайсәнең Аллаһы Улы булуы турында шундук вәгазьли башлады. 21  Әмма аның сөйләгәнен ишеткән бар кеше, хәйран калып: «Иерусалимда Гайсә исеменә ышанучыларны каты эзәрлекләгән кеше ул түгелме? Ул хәзер монда да аларны кулга алып, баш руханиларга тапшыру өчен килгән»,— диделәр. 22  Шаул исә кодрәтләнгәннән кодрәтләнде һәм Гайсәнең Мәсих булуына эзлекле дәлилләр китереп, Дәмәшекътәге яһүдләрне аптырашта калдыра иде. 23  Күп кенә көннәр үткәч, яһүдләр аны үтерергә сүз куештылар. 24  Әмма Шаулга аларның мәкере билгеле булды. Алар исә аны үтерер өчен көне-төне шәһәр капкаларын күз йоммыйча күзәтеп тордылар. 25  Шуңа күрә төнлә белән Шаулның шәкертләре аны кәрзингә утыртып, шәһәр стенасындагы бер тишек аша төшерделәр. 26  Иерусалимга килгәч, Шаул шәкертләргә кушылырга тырышты, әмма барысы да аңардан курка иде, чөнки беркем дә аның шәкерт булуына ышанмый иде. 27  Шунда аңа Барна́б ярдәм итте. Ул Шаулны рәсүлләр янына алып килде дә, аларга барысын җентекләп сөйләп бирде. Барнаб Шаулның юлда Хуҗабызны күрүен, Хуҗабызның аның белән сөйләшүен һәм аның Дәмәшекътә Гайсә исеме хакына кыюлык белән сөйләгәнен бәян итте. 28  Шаул шәкертләр белән калды һәм Иерусалимда Хуҗабыз исеме хакына кыюлык белән сөйләп иркен йөрде. 29  Ул грекча сөйләшкән яһүдләр белән әңгәмә корды, бәхәсләр алып барды. Алар исә аны үтермәкче булдылар. 30  Кардәшләр бу хакта белеп алгач, аны Кайсариягә кадәр озата бардылар һәм аннан аны Тарска җибәрделәр. 31  Шуннан соң бөтен Яһүдиядә, Гәлиләядә һәм Самариядә җыелыш тыныч яши башлады һәм ныгый барды. Шәкертләр Йәһвәдән куркып һәм изге рух аша алган дәртләндерү буенча яшәгәнгә, аларның саны үсә барды. 32  Петер барлык шул җирләрне үткәндә, Лиддәдә яшәүче изгеләр янына да кереп чыкты. 33  Анда ул сигез ел буе ятакта ятучы, паралич суккан Айнеа́с исемле бер кешене күрде. 34  Петер аңа: «Айнеас, Гайсә Мәсих сине савыктыра. Тор һәм ятагыңны җыеп куй»,— диде. Тегесе шунда ук торып басты. 35  Лиддәдә һәм Шару́н тигезлегендә яшәүче бар халык, аны күреп, Хуҗабызга таба борылды. 36  Яфада Тәбифә́ (грекча «Дөркә́с»*) исемле бер шәкерт бар иде. Бу хатын-кыз күп кенә яхшы эшләр кылып, ярлыларга юмарт ярдәм күрсәтә иде. 37  Шул көннәрдә ул авырып китте һәм вафат булды. Аны юып, өске бүлмәгә урнаштырдылар. 38  Шуннан соң шәкертләр, Петернең Яфада булуын ишетеп, аның янына ике кешене җибәрделәр, чөнки Лиддә́ Яфага якын урнашкан иде. Аларга Петердән: «Зинһар, безнең янга тизрәк кил»,— дип үтенергә куштылар. 39  Петер торып алар белән бергә китте. Килгәч, аны өске бүлмәгә алып керделәр, һәм барлык тол хатыннар, аның янына килеп, елый-елый, Дөркәс теккән күп кенә киемнәрне күрсәттеләр. 40  Шунда Петер бар кешегә чыгарга кушты һәм тезләнеп дога кылды да, мәеткә таба борылып: «Тәбифә, тор!» — диде. Хатын-кыз күзләрен ачты һәм, Петерне күргәч, торып утырды. 41  Петер кулын биреп, аны торгызды һәм изгеләр белән тол хатыннарны чакырды. Алар Тәбифәнең тере икәнен күрделәр. 42  Бу хәл бөтен Я́фа халкына билгеле булды, һәм күпләр Хуҗабызга иман итә башлады. 43  Петер Яфада Шимун исемле күнче йортында шактый вакыт яшәде.

Искәрмәләр

Монда сүз мәсихчеләрнең тормыш юлы һәм тәгълиматлары турында бара.
«Дөркәс» (грек.) «Тәбифә» (арам.) дигән исем белән туры килә. Икесе дә «җәйран» дигәнне аңлата.