Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Рәсүлләр 8:1—40

8  Шау́л исә бу үтерүне хуплап торды. Шул көннәрдә Иерусалимдагы мәсихчеләрнең җыелышын бик нык эзәрлекли башладылар, һәм барысы да, рәсүлләрдән кала, Яһүдия́ белән Самария́ буйлап таралды. 2  Ә Аллаһыга тугры кешеләр Стифәнне җирләделәр һәм бик нык кайгырып еладылар. 3  Шаул исә җыелышны каты җәберли башлады. Өйләргә бәреп кереп, ир-атларны һәм хатын-кызларны сөйрәп алып чыга иде дә, төрмәгә яба иде. 4  Ә таралышкан шәкертләр, бер урыннан икенче урынга күчеп, Аллаһы сүзе турындагы яхшы хәбәрне игълан итеп йөрделәр. 5  Аларның берсе, Фили́п, Самария шәһәренә барып, анда Мәсих турында вәгазьли башлады. 6  Күп кенә халык Филип кылган галәмәтләргә карап, ул әйткән сүзләрне бик зур игътибар белән тыңлады. 7  Анда күп кенә җенле кеше бар иде, һәм җеннәр кешеләрдән акырып чыктылар. Шулай ук күп кенә аксак һәм паралич суккан кешеләр савыкты. 8  Шәһәр халкы бик куанды. 9  Шул шәһәрдә кайчандыр сихерчелек иткән һәм Самария халкын хәйран калдырып, үзен бөек дип атап йөргән Шиму́н исемле бер кеше бар иде. 10  Һәм барлык кеше — гадиләр дә, бөекләр дә — аны тыңлап: «Бу кеше — Аллаһының Кодрәте, Бөек Көч»,— дип әйтә иде. 11  Ул аларны шактый вакыт үзенең сихерләре белән шаккатырып торган, шуңа күрә алар аны тыңлый иделәр. 12  Әмма алар Аллаһы Патшалыгы һәм Гайсә Мәсих исеме турында яхшы хәбәрне игълан иткән Филипкә ышангач — ир-атлар да, хатын-кызлар да — суга чумдырылу үтә башладылар. 13  Шимун үзе дә иман итүче булды һәм суга чумдырылу үтеп, Филипкә ияреп йөрде, аның галәмәтләр һәм бөек кодрәтле эшләр кылуын күреп, хәйран калды. 14  Иерусалимдагы рәсүлләр, Самариядәге кешеләрнең Аллаһы сүзен кабул иткәннәрен ишетү белән, алар янына Петер белән Яхъяны җибәрделәр. 15  Алар, килгәч, андагы кешеләр изге рухны алсын өчен дога кылдылар. 16  Чөнки ул кешеләр Хуҗабыз Гайсәне танып* суга чумдырылу гына үткән булганнар, ә изге рух әле берсенә дә иңмәгән булган. 17  Петер белән Яхъя аларның өсләренә кулларын куйгач, тегеләргә изге рух иңә башлады. 18  Шимун исә, рухның рәсүлләр кулларын куйганнан соң бирелгәнен күреп, аларга акча тәкъдим итте. 19  «Мин кулымны кеше өстенә куйгач, ул изге рух ала алсын өчен, миңа да шундый хакимлек бирегез»,— диде ул. 20  Әмма Петер аңа болай диде: «Көмешең үзең белән һәлак булсын, чөнки син Аллаһының юмарт бүләген акчага сатып алырга җыендың. 21  Сиңа бу хезмәттә һичнинди өлеш тимәячәк, чөнки Аллаһы синең күңелең эчкерсез түгел икәнен күреп тора. 22  Шуңа күрә бу явызлыгыңнан тәүбә ит һәм йөрәгеңдәге явыз ниятең, мөмкин булса, кичерелсен өчен, Йәһвәгә ялварып дога кыл. 23  Чөнки күреп торам, син зәһәр агу белән тулы һәм гаделсезлек колы». 24  Шимун: «Әйткән сүзләрегезнең берсе дә минем өскә төшмәсен өчен, минем хакка Йәһвәгә сез ялварып дога кылыгыз»,— диде. 25  Петер белән Яхъя, төпле шаһитлек биреп Йәһвә сүзен сөйләгәннән соң, кире Иерусалимга киттеләр һәм барганда, Самариянең күп кенә авылларында яхшы хәбәрне игълан иттеләр. 26  Ә Филипкә Йәһвәнең бер фәрештәсе: «Тор да көньякка таба, Иерусалимнан Газага төшә торган юлга бар»,— диде. (Ул юл чүл аша уза иде.) 27  Шунда Фили́п торып китте. Барганда, бер хәбәш түрәсен очратты. Ул кәндәкинең — Хәбәшстан патшабикәсенең — бар байлыкларына баш итеп куелган кеше иде. Иерусалимга бу түрә гыйбадәт кылыр өчен килгән булган 28  һәм хәзер үз арбасында* Ишагыйя́ пәйгамбәр төргәген кычкырып укый-укый кайта иде. 29  Шунда рух Филипкә: «Арбага якынлаш та, аңардан артта калма»,— диде. 30  Филип арба янына йөгерде һәм якынлашкач, хәбәшнең Ишагыйя пәйгамбәр төргәген укуын ишетте. «Укыганыңны аңлыйсыңмы?» — дип сорады ул аңардан. 31  Хәбәш түрәсе: «Әгәр берәрсе аңлатып бирмәсә, ничек аңлый алыйм инде?» — диде һәм Филипне үзе янына менеп утырырга чакырды. 32  Түрә исә Язманың мондый өзеген укый иде: «Аны сарыкны суярга алып баргандай алып бардылар, һәм сарык бәтие йонын кыркучы алдында тавышсыз торган кебек, ул да авызын ачмый. 33  Ул кимсетелгәндә, гадел хөкемнән мәхрүм ителде. Аның тормышы җирдән алыначак, шуңа күрә аның чыгышы турында бәйнә-бәйнә кем сөйләр?» 34  Шунда түрә Филиптән: «Үтенәм, әйтче миңа: пәйгамбәр бу сүзләрне кем турында сөйли? Үзе турындамы, әллә башка берәү турындамы?» — дип сорады. 35  Филип аңа Гайсә турындагы яхшы хәбәрне Язманың шул урыныннан башлап сөйләп бирде. 36  Шулай бара торгач, алар су янына килеп җиттеләр. Шул чакта түрә: «Менә бит су, чумдырылырга миңа нәрсә комачаулый?» — диде. 37*  —— 38  Ул арбаны туктатырга кушты, алар Филип белән бергә суга керделәр, һәм Филип аны суга чумдырып алды. 39  Алар судан чыгу белән, Йәһвәнең рухы Филипне алып китте, ә хәбәш түрәсе шатланып юлын дәвам итте һәм Филипне инде башка күрмәде. 40  Филип исә Азо́т шәһәренә килеп җитте һәм яхшы хәбәрне бар шәһәрләрдә игълан итеп, шул җирләрдә йөрде. Ахыр чиктә ул Кайсариягә барып җитте.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Хуҗабыз Гайсә исеменә».
Монда ике тәгәрмәчле арба турында әйтелә.
Мт 17:21 дәге искәрмәне к.