Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Рәсүлләр 20:1—38

20  Чуалыш тынгач, Паул шәкертләрне үзе янына чакыртты, аларның рухын күтәрде һәм, алар белән саубуллашып, Македониягә китте. 2  Шул төбәкләр аша үткәндә, ул андагы шәкертләрне күп кенә сүзләр белән рухландырды. Аннан соң Грециягә барып җиткәч, 3  анда өч ай яшәде. Корабка утырып Суриягә китәргә җыенганда, яһүдләр аңа каршы мәкер ятьмәсе үрә башладылар, шуңа күрә ул Македония аша кайтырга булды. 4  Аны бируяле Пирһу́с улы Сопа́тыр, Тисалуникәдән Ариста́рх белән Секу́ндус, дербиле Га́йус, Тимути́ һәм А́сия өлкәсеннән булган Ту́хик белән Трәфимә́с озата бардылар. 5  Алар, алдан китеп, безне Троас шәһәрендә көтеп тордылар. 6  Ә без Төче икмәк бәйрәменнән соң Филипиядән корабка утырып киттек һәм биш көн эчендә алар янына Троаска килеп җиттек. Без анда җиде көн яшәдек. 7  Атнаның беренче көнендә ашарга дип бергә җыелгач, Паул килгән кешеләр белән әңгәмә корып утырды, чөнки ул икенче көнне юлга чыгарга җыена иде. Әңгәмә төн уртасына кадәр дәвам итте. 8  Без җыелган өске бүлмәдә күп яктырткычлар бар иде. 9  Паул сөйләгән вакытта тәрәзә төбендә утырган Әүти́х исемле бер яшь егет йоклап китте һәм өченче каттан егылып төште. Аны күтәрделәр, ул үле иде. 10  Паул аска төште һәм егетнең өстенә иелеп, аны кочаклады. «Борчылмагыз, ул хәзер исән*»,— диде ул. 11  Аннары ул кабат өскә менде һәм икмәк сындырып ашый башлады. Ул озак кына, таң атканчы, әңгәмә алып барды, шуннан соң юлга чыкты. 12  Ә теге яшь егет кайтып китте, һәм бар кеше аның тере булуына бик нык куанды. 13  Шуннан соң без, Паул кушканча, корабка утырып, Ассоска киттек. Ә ул үзе җәяү барып, безгә Ассоста кушылырга җыена иде. 14  Анда барып җиткәч, ул безнең янга корабка утырды, һәм без Митиленгә киттек. 15  Ә икенче көнне аннан чыгып, Хиосны үттек һәм чираттагы көнне Самоста тукталдык. Тагын бер көннән соң без инде Милетта идек. 16  Паул, А́сия өлкәсендә тоткарланмас өчен, Эфесне читләтеп үтәргә булды, чөнки ашыга иде. Ул Илленче көн бәйрәмендә Иерусалимда булырга җыена иде. 17  Шулай да Милеттан Эфескә хәбәр җибәреп, ул җыелыш өлкәннәрен чакыртты, 18  һәм алар килеп җиткәч, болай диде: «А́сия өлкәсенә килү белән, беренче көннән үк, үземне сезнең белән ничек тотканымны сез бик яхшы беләсез. 19  Мин бик тыйнак булып, күп яшьләр түгеп һәм яһүдләрнең мәкерләре аркасында туган сынауларны үтеп, Хуҗабызга кол кебек хезмәт иттем. 20  Мин сезгә файдалы булырлык һәр нәрсәне сөйләүдән дә, сезне халык алдында һәм өйдән-өйгә йөреп өйрәтүдән дә баш тартмадым. 21  Мин яһүдләргә дә, грекларга да тәүбә итеп Аллаһыга таба борылырга һәм Хуҗабыз Гайсәгә иман итәргә кирәклеге турында төпле шаһитлек бирдем. 22  Ә хәзер, рухка буйсынып, мин Иерусалимга барам. Тик үземне анда нәрсә көтәсен белмим. 23  Әмма изге рух, мине тоткынлык һәм газаплар көтә дип, миңа барлык шәһәрләрдә әйтеп тора. 24  Шулай да мин җанымны бер дә кызганмыйм, тик үз юлымны тәмамларга иде һәм Хуҗабыз Гайсәдән кабул итеп алган хезмәтне — Аллаһының юмарт игелеге турындагы яхшы хәбәр хакында төпле шаһитлек бирү эшен башкарып чыгарга иде. 25  Һәм миңа хәзер шул билгеле: сез, минем Патшалык хакындагы вәгаземне тыңлаган кешеләр, сезнең берегез дә мине инде бүтән күрмәячәк. 26  Шуңа күрә бүген мин сезне шаһитләр булырга чакырам: мин бер кешенең дә канында гаепле түгел, 27  чөнки мин сезгә Аллаһы ихтыяры турында сөйләүдән баш тартмадым, барысын сөйләдем. 28  Үзегезне һәм бөтен көтүне игътибар белән күзәтеп торыгыз. Сез Аллаһы җыелышын көтсен дип, изге рух сезне шул көтүдә күзәтчеләр итеп билгеләде. Бу җыелышны Аллаһы үз Улының каны аша үзенеке итте. 29  Беләм, мин киткәч, сезнең арагызга ерткыч бүреләр керәчәк, алар көтүгә карата аяусыз булачак, 30  һәм шәкертләрне үзләренә ияртер өчен, сезнең арагыздан хакыйкатьне бозып сөйләүчеләр чыгачак. 31  Шуңа күрә уяу булыгыз һәм шуны истә тотыгыз: мин өч ел буе, көне-төне, һәрберегезне күз яшьләремне түгеп үгетләдем. 32  Ә хәзер сезне Аллаһыга һәм аның юмарт игелеге турындагы сүзгә тапшырам. Бу сүз сезне ныгытып, сезгә барлык изге ителгәннәр арасында мирас бирә ала. 33  Мин һичкемнең дә алтын-көмешенә я киеменә нәфесемне сузмадым. 34  Үзегез беләсез, менә шушы куллар үземнең һәм минем белән булганнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерде. 35  Мин сезгә һәр эштә шуны күрсәттем: сез, минем кебек эшләп, хәлсезләргә ярдәм итәргә һәм Хуҗабыз Гайсәнең: „Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк“,— дигән сүзләрен истә тотарга тиеш». 36  Шулай дигәч, ул алар белән бергә тезләнеп дога кылды. 37  Шунда барысы еларга тотынды, Паулны кочаклап, аны назлы итеп үптеләр, 38  чөнки аларны аның «мине инде бүтән күрмәячәксез» дигән сүзләре аеруча күңелсезләндерде. Аннары алар аны корабка чаклы озата бардылар.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «аның җаны аңарда».