Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Рәсүлләр 2:1—47

2  Илленче көн бәйрәме вакытында шәкертләр барысы бергә бер урынга җыелдылар. 2  Кинәт күктән көчле җил искән тавышка охшаш тавыш ишетелде һәм алар утырган йортны тутырды. 3  Шунда алар ялкын теленә охшаш телләр күрделәр, һәм шул телләр бүленеп аларның һәрберсенә берәрләп кунды. 4  Аларның барысы да изге рух белән сугарылды һәм төрле телләрдә сөйли башлады. Изге рух нинди тел бирсә, шул телдә сөйләделәр. 5  Ул вакытта Иерусалимда җир йөзендәге һәр халыктан килгән диндар яһүдләр бар иде. 6  Шул тавыш ишетелгәч, бихисап күп халык җыелды, һәм барысы аптырашта калды, чөнки һәркем үз туган телендә шәкертләрнең сөйләгәнен ишетте. 7  Алар бик нык гаҗәпләнеп болай диделәр: «Карагыз әле, бу сөйләүчеләрнең барысы да гәлиләялеләр түгелме соң? 8  Алайса, ничек соң һәрберебез үз туган телен ишетә? 9  Партлылар, мидиялеләр, иламлылар, Месопотамиядә, Яһүдиядә, Кападокиядә, Понтта, А́сия өлкәсендә, 10  Фригиядә, Пәмфилиядә, Мисырда, Ливиянең Кирини́ янындагы районнарында яшәүчеләр, Римнан килгән кешеләр, яһүдләр һәм прозелитлар*, 11  критлылар һәм гарәбстанлылар — һәммәбез аларның үз телләребездә Аллаһының мәһабәт эшләре турында сөйләгәннәрен ишетәбез». 12  Аларның барысы хәйран калды һәм, аптырашып: «Бу нинди хәл бу?» — дип, бер-берсеннән сорады. 13  Ә кайберләре шәкертләрдән көлеп: «Алар шәраб эчеп исергәннәр»,— диде. 14  Петер исә, унбер рәсүл белән бергә торып басты да, көчле тавыш белән сөйли башлады: «Яһүдләр һәм Иерусалимда яшәүче барлык кешеләр, сезгә бу билгеле булсын, һәм мин әйткәнне игътибар белән тыңлагыз. 15  Бу кешеләр, сез уйлаганча, исерек түгел, чөнки хәзер иртәнге өчләр* генә әле. 16  Әмма моның турында Йәи́л пәйгамбәр аша алдан әйтелгән булган: 17  „Соңгы көннәрдә,— дип әйтә Аллаһы,— үз рухымны һәртөрле кешегә коярмын, улларыгыз һәм кызларыгыз пәйгамбәрлек итәчәкләр, егетләрегез күренешләр һәм картларыгыз төшләр күрәчәкләр. 18  Үз рухымны хәтта ир-ат колларыма, хатын-кыз колларыма иңдерермен, һәм алар пәйгамбәрлек итәчәкләр. 19  Югарыда, күктә, галәмәтләр һәм түбәндә, җирдә, могҗизалы күренешләр күрсәтермен: кан, ут, һәм куе төтен булыр. 20  Кояш караңгылыкка, ә ай канга әйләнер. Шунда Йәһвәнең бөек һәм шөһрәтле көне килер. 21  Һәм Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр“. 22  Исраиллеләр, әйткәннәремә колак салыгыз. Насаралы Гайсә ул Аллаһы җибәргән кеше иде, һәм Аллаһы моны сезнең арагызда аның аша кодрәтле эшләр, галәмәтләр һәм могҗизалы күренешләр кылып күрсәтте, сез моны үзегез дә беләсез. 23  Аллаһының алдан исәпләп куйган нияте һәм билгеләнгән ихтыяры буенча, сезгә тапшырылган шул кешене сез явызлар кулы белән баганага кадаклап үтердегез. 24  Әмма Аллаһы аны үлем богауларыннан азат итеп терелтте, чөнки үлемгә аны тотып тору инде мөмкин түгел иде. 25  Давыт аның хакында болай ди: „Мин Йәһвәне һәрвакыт үз алдымда күреп тордым; мин һичкайчан какшамам, чөнки ул минем уң ягымда. 26  Шуңа күрә куанды минем күңелем, шатланды минем телем. Хәтта тәнем дә өмет баглап яшәр; 27  чөнки син җанымны Кабердә* калдырмассың, үз тугрыңа черергә бирмәссең. 28  Тормыш юлын ачып бирдең син миңа, синең хуплап каравыңнан күңелем шатлык белән тулыр“. 29  Кардәшләр, ыруг башлыгы Давыт хакында турыдан-туры әйтә алам: ул үлгән, җирләнгән, һәм аның кабере әле дә монда кала. 30  Ул пәйгамбәр булган һәм шуны белгән: Аллаһы ант биреп аның тәхетенә аның токымыннан берәүне утыртырга вәгъдә иткән. 31  Шуңа күрә ул, инде алдан белеп, Мәсихнең тереләчәге, аның Кабердә калдырылмаячагы һәм гәүдәсенең черемәячәге хакында әйткән. 32  Шул Гайсәне Аллаһы терелтте, һәм һәммәбез моңа шаһит. 33  Шуңа күрә Гайсә, күккә күтәрелеп Аллаһының уң ягына утыргач, Атасыннан вәгъдә ителгән изге рухны кабул итеп безнең өскә койды, һәм сез моны үзегез күреп һәм ишетеп торасыз. 34  Давыт үзе күккә күтәрелмәсә дә, болай ди: „Йәһвә минем Хуҗама: 35  „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда“,— диде“. 36  Шуңа күрә бөтен Исраил йорты шуны белсен: Аллаһы сез баганага кадаклаган шул Гайсәне Хуҗабыз һәм Мәсих итте». 37  Ишеткән сүзләре аларның йөрәкләренә кадалды, һәм алар Петер белән башка рәсүлләрдән: «Кардәшләр, безгә нәрсә эшләргә соң?» — дип сорадылар. 38  Петер аларга болай диде: «Тәүбә итегез, һәм һәркайсыгыз, гөнаһларыгыз кичерелсен өчен, Гайсә Мәсихне танып* суга чумдырылу үтсен, һәм сез Аллаһының юмарт бүләген — изге рухны кабул итәрсез. 39  Чөнки бу вәгъдә сезгә, сезнең балаларыгызга һәм ерактагы барлык кешеләргә, Аллаһыбыз Йәһвә үзенә чакырган һәркемгә бирелгән». 40  Ул тагын да күбрәк сөйләп төпле шаһитлек бирде һәм аларны: «Бу бозык буыннан сакланыгыз»,— дип кисәтте. 41  Аның сүзләрен чын күңелдән кабул иткән кешеләр суга чумдырылу үттеләр, һәм ул көнне шәкертләргә якынча 3 000 кеше* кушылды. 42  Алар рәсүлләрдән белем алуларын дәвам иттеләр, бер-берсе белән бүлешеп, бергә ашап һәм бергәләп дога кылып яшәделәр. 43  Һәр җанны курку биләп алды, һәм рәсүлләр аша күп кенә галәмәтләр һәм могҗизалы күренешләр башкарыла иде. 44  Яңа шәкертләрнең барысы бергә булды, һәм аларның һәрнәрсәсе уртак иде. 45  Алар үз милекләрен, хуҗалыкларын сатып, акчаны һәркемнең хаҗәтенә карап, үзара бүлештеләр. 46  Алар һәр көн бердәм рәвештә гыйбадәтханәдә җыелдылар, үз йортларында шатлана-шатлана бергәләп ашадылар, һәм бөтенесе дә эчкерсез иде. 47  Алар Аллаһыны мактадылар һәм халыкның хуплавын яулап алдылар. Йәһвә исә коткарылучыларның санын һәр көн арттырып торды.

Искәрмәләр

Мт 23:15 тәге искәрмәне к.
Таң атканнан соң санала. Ягъни иртәнге тугызлар тирәсе.
Сүзгә-сүз «Гадеста». 8 нче кушымтаны к.
Сүзгә-сүз «Гайсә Мәсих исеменә».
Сүзгә-сүз «җан».