Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Рәсүлләр 18:1—28

18  Шуннан соң ул Афинадан китте һәм Көринткә килде. 2  Анда ул чыгышы белән Понттан булган Әки́л исемле бер яһүдне һәм аның Прискиллә́ исемле хатынын очратты. Әкил күптән түгел Италиядән килгән иде, чөнки Кла́удиус барлык яһүдләргә Римнан китәргә әмер биргән булган. Паул Әкил белән Прискиллә янына барды. 3  Аларның һөнәре палаткалар ясау иде. Паулның һөнәре аларныкы белән бер үк булганга, ул аларның йортында тукталды һәм алар белән бергә эшләде. 4  Ә һәр Шимбә ул синагогада нотык сөйли иде һәм яһүдләр белән грекларны инандыра иде. 5  Си́лас белән Тимути́ Македониядән килгәч, Паул яһүдләргә, Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында шаһитлек биреп һәм моңа дәлилләр китереп, сүзне бик бирелеп вәгазьләде. 6  Әмма яһүдләр аңа каршы чыгып яман телләнделәр, шуңа күрә ул киемен кагып, аларга: «Үз каныгызда үзегез гаепле булырсыз. Мин гаепле түгел. Мин хәзер башка халык кешеләре янына китәм»,— диде дә, 7  чыгып китте. Ул Аллаһыга гыйбадәт кылучы Те́тус Юсты́с исемле кешенең йортына керде. Аның йорты синагога янында иде. 8  Синагога башлыгы Кри́спи исә һәм аның өендәге бар кеше Хуҗабызга иман итә башлады. Яхшы хәбәрне ишеткән күп кенә көринтлеләр дә иман итә башладылар һәм суга чумдырылу үттеләр. 9  Ә төнлә Паулга күренештә Хуҗабыз болай диде: «Курыкма, сөйләвеңне дәвам ит, туктама, 10  чөнки мин синең белән, сиңа беркем дә һөҗүм итмәячәк һәм зыян китермәячәк. Бу шәһәрдә минем җыясы кешеләрем әле күп». 11  Паул, аларны Аллаһы сүзенә өйрәтеп, анда ел ярым яшәде. 12  Ахаяда проконсул* булып Галиу́н идарә иткәндә, яһүдләр, берләшеп, Паулга һөҗүм иттеләр һәм аны хөкем итү урыны алдына алып килеп: 13  «Бу кеше законга каршы чыгып, башкаларны Аллаһыга икенче төрле табынырга кирәк дип инандыра»,— диделәр. 14  Әмма Паул әйтим генә дигәндә, Галиун яһүдләргә болай диде: «Яһүдләр, әгәр берәр явыз эш яки җитди җинаять кылынган булса, мин сезне әле тыңлар идем. 15  Әмма сез сүзләр, исемнәр һәм үз кануныгыз хакында бәхәсләшәсез икән, моны үзегез хәл итегез. Мондый эшләрдә судья буласым килми». 16  Һәм аларга хөкем итү урыныннан китәргә кушты. 17  Шунда алар барысы синагога башлыгы Сәстәнәсне тотып, хөкем итү урыны каршында кыйнадылар. Ә Галиунның моңа исе дә китмәде. 18  Паул шул шәһәрдә тагын күп кенә көннәр үткәрде һәм кардәшләр белән хушлашып, корабка утырды да, Суриягә юл тотты. Аның белән бергә Прискиллә һәм Әкил китте. Юлга чыгар алдыннан, Паул, Аллаһыга нәзер биргәнен күрсәтеп, Кинкриядә чәчен алдырган иде. 19  Эфескә килеп җиткәч, Паул юлдашларыннан аерылды да, синагогага керде һәм яһүдләр белән фикер алышты. 20  Алар аңардан үзләре янында күбрәк вакытка калуын үтенсәләр дә, ул ризалашмады, 21  әмма алар белән саубуллашып: «Йәһвә теләсә, тагын килермен»,— диде. Шуннан соң корабка утырып, Эфестән 22  Кайсариягә китте. Анда килеп җиткәч, Иерусалимга барып, андагы җыелышны сәламләде һәм Антиохка төште. 23  Анда берникадәр вакыт яшәгәннән соң, ул юлга чыкты һәм бер шәһәрдән икенчесенә күчә-күчә, барлык шәкертләрне ныгытып, Гәлә́тия һәм Фри́гия аша үтте. 24  Эфескә чыгышы белән Искәндәриядән булган телгә оста һәм Язмаларны яхшы белгән Аполло́с исемле бер яһүд килде. 25  Ул Йәһвә юлына телдән өйрәтелгән иде һәм Яхъя вәгазьләгән суга чумдырылу турында гына белсә дә, изге рух ярдәмендә ялкынланып, Гайсә турында дөрес итеп сөйләде һәм өйрәтте. 26  Ул синагогада кыюлык белән сөйли башлады. Прискиллә белән Әкил, аның сөйләгәннәрен ишетеп, аны үзләре белән алдылар һәм Аллаһы юлын аңа төгәлрәк аңлаттылар. 27  Ул Ахаяга китәргә ният белдергәч, кардәшләр андагы шәкертләргә хат яздылар һәм аны ихлас күңелдән кабул итүләрен үтенделәр. Анда килгәч, Аполлос Аллаһының юмарт игелеге ярдәмендә иман итүчеләр булып киткәннәргә бик нык булышты, 28  чөнки Язмалардан Гайсәнең Мәсих икәнлеген күрсәтеп, бөтен халык алдында яһүдләрнең ялгышканнарын ашкынып һәм төпле дәлилләр китереп исбат итте.

Искәрмәләр

Рс 13:7 дәге искәрмәне к.