Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Рәсүлләр 17:1—34

17  Алар Амфи́поль һәм Аполло́ния аша үтеп, Тисалуникәгә килделәр. Анда яһүдләр синагогасы бар иде. 2  Паул, үз гадәте буенча, анда керде һәм өч Шимбә рәттән алар белән Язмалар нигезендә фикер алышты, 3  өзекләр китереп, Мәсихнең газап чигәргә, шулай ук үледән терелергә тиеш булганлыгын аңлатты һәм исбат итте. «Мин сезгә Гайсә турында вәгазьлим, һәм ул — шул Мәсих»,— диде Паул. 4  Нәтиҗәдә, аларның кайберләре Гайсә шәкерте булып китте һәм Паул белән Силаска кушылды. Аллаһыга гыйбадәт кылучы бихисап күп грек һәм күп кенә абруйлы хатын-кызлар да аларга кушылдылар. 5  Ләкин яһүдләр көнләштеләр һәм, базар мәйданында эшсез йөргән усал кешеләрнең кайберләрен алып, халык җыйдылар да, шәһәрдә чуалыш күтәрделәр. Алар Паул белән Силасны халык алдына алып чыгу нияте белән Ясу́н йортына бәреп керделәр. 6  Әмма аларны тапмагач, Ясунны һәм кайбер кардәшләрне шәһәр башлыклары янына сөйрәп алып киттеләр. Алар болай дип кычкыра иделәр: «Бөтен җирдә тынычлыкны бозып йөрүчеләр хәзер монда да килделәр, 7  ә Ясун аларны үз йортында кунак итте. Аларның барысы да бүтән бер патша — Гайсә бар дип, кайсарның* законнарына каршы чыга». 8  Моны ишеткәч, халык һәм шәһәр башлыклары шау-шу күтәрде. 9  Ә Ясун белән башкаларны, алардан залог алганнан соң, кайтарып җибәрделәр. 10  Караңгы төшү белән кардәшләр Паул белән Силасны Бируягә җибәрделәр. Анда килеп җиткәч, алар яһүдләр синагогасына керделәр. 11  Мондагылар тисалуникәлеләргә караганда теләбрәк өйрәнә иделәр, һәм алар сүзне бик ашкынып кабул иттеләр, һәм, ишеткән сүзләрнең дөреслеген белер өчен, Язмаларны һәр көн җентекләп тикшерделәр. 12  Шуңа күрә аларның күпләре, шулай ук күп кенә мөхтәрәм грек хатын-кызлары һәм ир-атлары Гайсә шәкерте булып китте. 13  Әмма Тисалуникәдәге яһүдләр, Паулның Бируядә дә Аллаһы сүзен вәгазьләвен белгәч, халыкны котыртып шау-шу күтәрер өчен, Бируягә килделәр. 14  Кардәшләр Паулны шундук диңгез буена озаттылар, ә Си́лас белән Тимути́ Бируядә калды. 15  Паулны Афинага кадәр озаткач, кардәшләр кире кайтып китте. Паул аларга, Силас белән Тимути мөмкин кадәр тизрәк килеп җитсеннәр, диде. 16  Паул аларны көтеп Афинада калды. Һәм бу шәһәр потлар белән тулы икәнен күргәч, аның күңеле әрнеп куйды. 17  Ул синагогага кереп, яһүдләр белән, Аллаһыга гыйбадәт кылучы башкалар белән, шулай ук һәр көн базар мәйданында очраган кешеләр белән фикер алышты. 18  Ләкин кайбер фәлсәфәчеләр — эпикурчыла́р һәм сто́иклар — Паул белән бәхәскә керделәр. Ул аларга Гайсә хакындагы һәм үледән терелү турындагы яхшы хәбәрне сөйләгәнгә күрә, аларның кайберләре: «Бу лыгырдыкның нәрсә әйтәсе килә?» — диде, ә икенчеләре: «Ул чит илаһларның вәгазьчесе булса кирәк»,— диделәр. 19  Алар Паулны Ареопагка алып килеп, болай диделәр: «Син сөйләгән бу яңа тәгълимат турында күбрәк белеп буламы? 20  Әйткәннәрең колакларыбызга әллә нинди сәер сүзләр булып яңгырый. Шуңа күрә аларның мәгънәсенә төшенәсебез килә». 21  (Бар афиналылар һәм алар белән яшәүче чит ил кешеләре буш вакытларын берәр нинди яңа нәрсә турында сөйләп яки тыңлап үткәрә иделәр.) 22  Паул Ареопа́г уртасына чыгып басты да, болай диде: «Афи́налылар, сез, күрәсең, һәр яктан аеруча диндар кешеләр. Мин моны күреп торам. 23  Мәсәлән, сезнең изге урыннарыгызны карап йөргәндә, мин „Билгесез илаһка“ дип язылган корбан китерү урынын күрдем. Сез аңа табынасыз, әмма ул сезгә билгеле түгел, шуңа күрә мин сезгә аның турында вәгазьлим. 24  Дөньяны һәм андагы һәр нәрсәне бар иткән Аллаһы — ул күк белән җирнең Раббысы. Ул кеше кулы төзегән гыйбадәтханәләрдә яшәми, 25  һәм ул кешеләрнең хезмәтләренә мохтаҗ түгел, чөнки ул үзе һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә. 26  Бөтен җир йөзендә яшәсеннәр дип, ул бер кешедән бөтен халыкларны бар итте, заманнарны һәм кешеләрнең яшәү урыннарының чикләрен билгеләде. 27  Ул моны алар Аллаһыны эзләсеннәр өчен, табарга тырышып, аны тапсыннар өчен эшләде. Ул бит һәрберебезгә якын. 28  Чөнки аның ярдәмендә без яшибез, хәрәкәт итәбез һәм көн күрәбез. Сезнең кайбер шагыйрьләрегез дә: „Без аның нәселеннән“,— дип әйткән бит. 29  Шуңа күрә без, Аллаһы нәселеннән буларак, Аллаһы ул алтын, көмеш яки таштан ясалган берәр нәрсәгә яки кеше осталыгы белән һәм кеше уйлаганча ясалган сынга охшаш дип уйламыйк. 30  Аллаһы кешеләрнең андый наданлык заманнарына игътибар итмичә торды, ләкин хәзер ул һәр җирдә яшәүче бар кешегә тәүбә итәргә куша, 31  чөнки ул үзе билгеләгән кеше аша җиһанны гадел хөкем итәргә ниятләгән һәм көнен билгеләп куйган. Бу һичшиксез булачак, чөнки Аллаһы шул кешене үледән терелтте». 32  Үлеләрнең терелүе турында ишеткәч, кайберәүләр мыскыллап көлә башладылар, ә икенчеләре: «Синең бу хакта әйткәннәреңне тагын бер тыңлап алырбыз әле»,— диделәр. 33  Шуннан соң Паул чыгып китте, 34  ләкин кайбер кешеләр аңа кушылды һәм иман итүчеләр булып китте. Алар арасында Ареопаг хакиме Диани́с, Дама́р исемле бер хатын-кыз һәм башкалар да бар иде.

Искәрмәләр

Яки «императорның».