Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Рәсүлләр 13:1—52

13  Антиохтагы җыелышта пәйгамбәрләр һәм остазлар бар иде: Барна́б, Шиму́н (аны Ниге́р дип тә атыйлар), кириниле Лу́киус, өлкә башлыгы Һиру́д белән бергә белем алган Манаи́н һәм Шау́л. 2  Алар Йәһвәгә хезмәт иттеләр һәм ураза тоттылар. Шунда изге рух аларга: «Минем эшемне башкару өчен сайланган Барнабны һәм Шаулны миңа аерып куегыз»,— диде. 3  Аннары ураза тотып дога кылганнан соң, алар Барнаб белән Шаулның өсләренә кулларын куйдылар да, аларны юлга озаттылар. 4  Изге рух тарафыннан җибәрелгән Барна́б белән Шаул Силикиягә төштеләр, ә аннан корабка утырып, Кипрга киттеләр. 5  Анда, Саламиска килгәч, яһүдләрнең синагогаларында Аллаһы сүзен вәгазьләделәр. Алар белән бергә килгән Яхъя аларга хезмәт итте һәм булышты. 6  Алар бөтен утрауны үтеп Пафка килгәч, сихерче һәм ялган пәйгамбәр Бариешуа́ исемле бер яһүд кешесен очраттылар. 7  Ул проконсул* Се́ргиус Паулуска, акыллы бер кешегә хезмәт итә иде. Бу проконсулның чын күңелдән Аллаһы сүзен ишетәсе килә иде, шуңа күрә ул Барнаб белән Шаулны үзе янына чакырды. 8  Әмма Әли́м* (яки исемен тәрҗемә итсәң сихерче) проконсулны иманнан читкә алып китәргә тырышып, Барнаб белән Шаулга каршы килә башлады. 9  Шунда Шаул (аны Паул дип тә атыйлар), изге рух белән сугарылып, Әлимгә туп-туры карады да, 10  болай диде: «Син, һәртөрле ялган һәм яманлык белән тулы Иблис улы, бар тәкъвалыкның дошманы! Йәһвәнең хак юлларын бозудан туктыйсыңмы, юкмы? 11  Менә, Йәһвәнең кулы сиңа каршы күтәрелде: син сукыраячаксың һәм берникадәр вакыт кояш яктылыгын күрмәячәксең». Шунда Әлимне куе томан һәм караңгылык каплап алды, һәм ул, үзен җитәкләп алып барырга кеше эзләп, бер яктан икенче якка йөри башлады. 12  Проконсул, бу хәлне күреп, Йәһвә турындагы тәгълиматка таң калды һәм иман итә башлады. 13  Шуннан соң Паул үз юлдашлары белән корабка утырып Пафтан китте һәм Пәмфилиядәге Пергегә килде, ә Яхъя, алардан аерылып, Иерусалимга кайтты. 14  Пергедән алар Писидиядәге Антиохка килделәр һәм Шимбә көнне синагогага кереп утырдылар. 15  Канун һәм пәйгамбәрләр китаплары укылганнан соң, синагога башлыклары бер кеше аша аларга: «Кардәшләр, халыкка әйтәсе дәртләндергеч сүзегез булса, әйтегез»,— диделәр. 16  Паул торып, кулы белән ишарәләп тынычланырга кушты һәм болай диде: «Исраиллеләр һәм Аллаһыдан куркып яшәүче башкалар, тыңлагыз. 17  Бу халыкның, Исраилнең, Аллаһысы ата-бабаларыбызны сайлап алды һәм алар Мисы́р җирендә килмешәк булып яшәгәндә, аларны бөек итте, шуннан соң үзенең кодрәтле кулы белән аларны аннан чыгарды. 18  Ул чүлдә кырык ел чамасы аларның тәртипләренә түзеп торды. 19  Ә Кәнга́н җирендәге җиде халыкны юк иткәннән соң, шул җирне аларга бүлеп бирде. 20  Моның барысы якынча 450 ел дәвам итте. Шуннан соң ул аларга хакимнәр биреп торды. Бу Шамуил пәйгамбәр килгәнче булды. 21  Аннары алар үзләренә патша сорадылар, һәм Аллаһы аларга Биньями́н кабиләсеннән Киш улы Шаулны бирде. Ул кырык ел идарә итте. 22  Аны тәхеттән төшергәннән соң, патша итеп Давытны куйды һәм аның хакында шаһитлек биреп: „Мин күңелемә ятышлы бер кешене, Иша́й улы Давытны таптым. Ул мин теләгән һәр эшне башкарыр“,— диде. 23  Һәм Аллаһы, үз вәгъдәсен үтәп, Исраилгә Давыт нәселеннән коткаручыны, Гайсәне бирде. 24  Гайсә килер алдыннан Яхъя бөтен Исраил халкына, тәүбә итүне күрсәтеп суга чумдырылу үтәргә кирәк дип, ачык вәгазьләп йөрде. 25  Үз хезмәтен тәмамлап барганда, Яхъя: „Сез мине кем дип уйлыйсыз? Мин Мәсих түгел. Әмма минем артымнан берәү килә, һәм мин аның аяк киемнәрен чишәргә лаеклы түгел“,— диде. 26  Кардәшләр, Ибраһим нәселенең балалары һәм Аллаһыдан куркып яшәүче башкалар, безнең коткарылуыбыз турындагы бу хәбәр безгә җибәрелде. 27  Иерусалимда яшәүчеләр һәм аларның башлыклары аны танымадылар, әмма аны хөкем итеп, пәйгамбәрләрнең сүзләрен үтәделәр. Бу сүзләр һәр Шимбә кычкырып укыла. 28  Аны үлемгә тапшырырлык һичбер сәбәп тапмасалар да, Пилаттан аны үтерүен таләп иттеләр. 29  Аның хакында язылганнарның бөтенесен үтәгәч, алар аны баганадан төшереп, кабергә салдылар. 30  Ләкин Аллаһы аны үледән терелтте, 31  шуннан соң ул Гәлиләядән Иерусалимга үзе белән килгән кешеләргә күп көннәр дәвамында күренде, хәзер шул кешеләр халыкка аның турында шаһитлек бирә. 32  Шулай итеп, без сезгә ата-бабаларыбызга бирелгән вәгъдә турында яхшы хәбәрне игълан итәбез. 33  Бу вәгъдәне Аллаһы, Гайсәне терелтеп, аларның балалары хакына, безнең хакка, тулысынча үтәде. Бу нәкъ икенче мәдхиядә язылганча булды: „Син — минем улым, бүген мин сиңа Ата булдым“. 34  Ул аны үледән терелтте, һәм аңа чери торган кеше тәненә кире кайтырга инде туры килмәячәк. Моның турында ул болай дигән: „Мин Давытка вәгъдә иткән тугры мәхәббәтне сезгә күрсәтеп торачакмын. Бу вәгъдәләр ышанычлы“. 35  Шуңа күрә ул башка бер мәдхиядә: „Син үз тугрыңа черергә бирмәссең“,— дип әйтә. 36  Давыт гомере буе Аллаһыга хезмәт иткән, шуннан соң, үлем йокысына талгач, үз ата-бабалары янына күмелгән, һәм аның гәүдәсе черегән. 37  Ә Аллаһы терелтеп торгызган зат черемәде. 38  Шуңа күрә, кардәшләр, сезгә шул билгеле булсын: Аллаһы гөнаһларыгызны шул кешенең үлеме ярдәмендә кичерәчәк, һәм без сезгә моның турында игълан итәбез дә. 39  Аның аша Аллаһы һәр иман итүчене гаепсез дип атый. Ә Муса кануны гаебегезне юк итә алмый. 40  Сак булыгыз, пәйгамбәрләрнең мондый сүзләренә дучар була күрмәгез: 41  „Сез, мин башкарганны санга сукмаучылар, минем эшләремне күреп гаҗәпләнерсез һәм юк булырсыз. Чөнки сез яшәгән көннәрдә башкарган эшләремә, аларны берәрсе сезгә җентекләп сөйләп бирсә дә, сез беркайчан да ышанмаячаксыз“». 42  Паул белән Барнаб синагогадан чыкканда, кешеләр алардан бу хакта киләсе Шимбә көнне дә сөйләүләрен үтенделәр. 43  Синагогадагы җыелыш таралганнан соң, күп кенә яһүдләр һәм Аллаһыга гыйбадәт кылучы прозелитлар* Паул белән Барнабка ияреп киттеләр, һәм алар бу кешеләр белән сөйләшеп барганда, аларны Аллаһының юмарт игелегенә лаек булып калырга өндәделәр. 44  Киләсе Шимбә көнне Йәһвә сүзен тыңларга дип бөтен шәһәр диярлек җыелды. 45  Шунда яһүдләр, халыкның күплеген күреп, көнләштеләр һәм, көферләнеп, Паулга каршы сөйли башладылар. 46  Паул белән Барнаб исә кыюлык белән болай диделәр: «Аллаһы сүзе иң элек сезгә әйтелергә тиеш иде. Әмма сез аны кире кактыгыз һәм шулай итеп мәңгелек тормышка лаек түгел икәнегезне күрсәттегез. Шуңа күрә без башка халыкларга вәгазьләячәкбез, 47  чөнки Йәһвә безгә: „Синең аша котылу җирнең читенә кадәр барып җитсен өчен, мин сине халыкларга яктылык итеп билгеләдем“,— дип әйтеп, әмер бирде». 48  Моны ишеткәч, башка халык кешеләре куандылар һәм Йәһвә сүзен данлый башладылар. Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул итәргә әзер бар кеше Гайсә шәкерте булып китте. 49  Ә Йәһвә сүзе шул тирәдәге бар җирләргә тарала барды. 50  Әмма яһүдләр Аллаһыга табынучы атаклы хатын-кызларны һәм шәһәрдәге абруйлы кешеләрне Паул белән Барнабны эзәрлекләргә һәм үз җирләреннән куарга котырттылар. Тегеләре шулай эшләде дә. 51  Паул белән Барнаб исә, аларга каршы шаһитлек билгесе итеп, аякларындагы тузанны кактылар да, Икониягә киттеләр. 52  Ә шәкертләр изге рух белән сугарыла иде һәм аларның күңелләре шатлык белән тула иде.

Искәрмәләр

Рим Сенаты билгеләгән өлкә идарәчесе.
Монда сүз 6 шигырьдә искә алынган Бариешуа́ турында бара.
Мт 23:15 тәге искәрмәне к.