Рәсүлләр 11:1—30

11  Яһүдиядәге рәсүлләр һәм кардәшләр башка халык кешеләренең дә Аллаһы сүзен кабул итүләре хакында ишеттеләр. 2  Һәм Петер Иерусалимга килгәч, сөннәтләү тарафдарлары аның белән бәхәсләшә башлады 3  һәм аны: «Син сөннәтсез кешеләр янына кереп, алар белән ашагансың»,— дип гаепләделәр. 4  Шунда Петер аларга барысын җентекләп аңлатып бирде: 5  «Мин Я́фа шәһәрендә дога кылганда, бер күренеш күрдем: зур җитен тукымага охшаш бер савыт төшә иде, аны дүрт почмагыннан тотып җиргә, нәкъ минем яныма төшерделәр. 6  Эченә күз салсам, анда җирдә яшәүче һәртөрле дүрт аяклы хайваннар, кыргый җәнлекләр, сөйрәлүчеләр һәм күк кошлары. 7  Шуннан соң: „Тор, Петер, суй да, аша!“ — дигән тавыш ишеттем. 8  Әмма мин: „Юк, Хуҗам, нәҗес һәм шакшы нәрсәне авызыма алганым да булмады“,— дидем. 9  Мин икенче тапкыр күктән: „Аллаһы сафландырганны башка нәҗес дип атама“,— дигән тавыш ишеттем. 10  Бу өченче тапкыр кабатлангач, бар нәрсә кире күккә күтәрелде. 11  Нәкъ шул вакытта без тукталган йорт янына Кайсариядән минем янга җибәрелгән өч кеше килеп басты. 12  Рух миңа һич тә шикләнмичә алар белән барырга кушты, миңа бу алты кардәш ияреп китте, һәм без ул кешенең өенә кердек. 13  Ул безгә үз өендә фәрештәне күргәне хакында сөйләде, һәм фәрештә аңа болай дигән: „Яфага кешеләр җибәр, алар Петер дип аталган Шимунны чакырсыннар. 14  Аның әйткән сүзләре ярдәмендә син үзең һәм өеңдәге башкалар коткарыла алачак“. 15  Әмма мин сөйли башлагач, изге рух, башта безгә иңгән кебек, аларга да иңде. 16  Шунда мин Хуҗабызның: „Яхъя суга чумдырды, ә сез изге рухка чумдырылырсыз“,— дигән сүзләрен хәтергә төшердем. 17  Шулай итеп, әгәр дә Аллаһы безгә, Хуҗабыз Гайсә Мәсихкә иман иткәннәргә биргән юмарт бүләген аларга да биргән икән, Аллаһыга каршы торырга кем соң мин?» 18  Моны ишеткәч, алар тынычландылар һәм: «Димәк, Аллаһы башка халык кешеләренә дә, алар тормыш ала алсын өчен, тәүбә итәргә мөмкинлек биргән»,— диеп, Аллаһыны данладылар. 19  Ә Стифә́н үлеменнән соң башланган эзәрлекләүләр аркасында таралышкан шәкертләр Финики́я, Кипр һәм Антиохка кадәр барып җиттеләр, әмма хәбәрне яһүдләрдән кала беркемгә дә сөйләмәделәр. 20  Ләкин Антиохка Кипр белән Киринидән килгәннәрнең кайберләре грекча сөйләшкән кешеләргә вәгазьли башладылар һәм аларга Хуҗабыз Гайсә хакындагы яхшы хәбәрне игълан иттеләр. 21  Йәһвә кулы алар белән булды. Бик күпләр иман итә башлады һәм Хуҗабызга таба борылды. 22  Алар турындагы хәбәр Иерусалимдагы җыелышка барып җитте, һәм Барнабны Антиохка җибәрделәр. 23  Ул килеп, Аллаһының юмарт игелеген күргәч, шатланып куйды һәм аларның барысын Хуҗабыз алдында какшамас йөрәкле булып калырга өндәде. 24  Барнаб изге рух һәм иман белән тулы игелекле кеше иде. Шуңа күрә Хуҗабызга күп кенә кеше иман итә башлады. 25  Шуннан соң ул Шаулны эзләп, Тарска китте. 26  Аны тапкач, үзе белән Антиохка алды. Алар бер ел буе андагы җыелышка йөрделәр һәм күп кенә кешене өйрәттеләр. Антио́х шәһәреннән башлап, Аллаһының җитәкчелеге буенча, шәкертләр «мәсихчеләр» дип атала башлады. 27  Шул көннәрдә Иерусалимнан Антиохка пәйгамбәрләр килде. 28  Аларның берсе, Һагә́б исемлесе, торып басты да, тиздән бөтен җирдә зур ачлык булачак дип, рух ярдәмендә пәйгамбәрлек итте. Ул ачлык Кла́удиус көннәрендә булды. 29  Шунда шәкертләр, һәрберсенең хәленнән килгәнчә, Яһүдиядә яшәүче кардәшләргә ярдәм җибәрергә булдылар. 30  Һәм шулай эшләделәр дә: барысын Барнаб белән Шаул аша өлкәннәргә җибәрделәр.

Искәрмәләр