Римлыларга 7:1—25

7  Кардәшләр (канунны белүчеләргә әйтәм), Канун кешегә ул исән чакта хуҗа. Әллә сез моны белмисезме? 2  Мәсәлән, кияүдәге хатын, ире исән чакта, канун буенча ире белән бәйләнгән; ә ире үлсә, хатын үз иренең кануныннан азат ителә. 3  Шуңа күрә хатын, ире исән чакта, башка ир-атка кияүгә чыкса, ул зиначы дип аталыр иде; ә ире үлсә, ул аның кануныннан азат ителә һәм, башка берәүгә кияүгә чыкса, зиначы булмый. 4  Сез дә, кардәшләрем, үледән терелтелгән башка берәүнеке булыр өчен, хәзер Мәсих тәне аша Канун өчен үле. Бу без Аллаһыга җимеш китерсен өчен булды. 5  Гөнаһлы тәннең теләкләре буенча яшәгәндә, тәнебездә Канун ачык күрсәткән гөнаһлы нәфесләр эш итә иде, шуңа күрә без үлемгә илтүче җимеш китерә идек. 6  Ә хәзер без Кануннан азат ителдек, чөнки без элек үзебезне бәйләп торган канун өчен үле булып киттек. Бу без язылган иске канун буенча түгел, ә рух буенча коллар булып хезмәт итсен өчен булды. 7  Инде нәрсә әйтик? Әллә Канун кимчелеклеме?* Һич тә юк! Әмма Канун булмаса, гөнаһның нәрсә икәнен белмәс идем. Әгәр Канун: «Кешенекенә нәфесеңне сузма»,— димәсә, мин нәфес сузуның нәрсә икәнен белмәгән булыр идем. 8  Әмма гөнаһ, канун ярдәмендә, миндә һәртөрле нәфесләр уятыр өчен мөмкинлек таба иде, чөнки канун булмаганда гөнаһ үле иде. 9  Асылда, канун булмаганда мин тере идем; әмма әмер бирелгәч, гөнаһ үледән терелде, ә мин үлдем. 10  Һәм мин тормыш китерергә тиешле әмер үлемгә китерә икәнен күрдем. 11  Чөнки гөнаһ, канун ярдәмендә мөмкинлек табып, мине юлдан яздырды һәм әмер аша үтерде. 12  Шуңа күрә Канун изге, әмер дә изге, гадел һәм яхшы. 13  Шулай итеп, яхшы нәрсә миңа үлем китердеме? Һич тә юк! Гөнаһ миңа үлем китерде. Аның табигате күренсен өчен, ул яхшы нәрсә аша миңа үлем китерде. Шулай итеп әмер гөнаһның никадәр гөнаһлы булуын ачыклады. 14  Без Канун — рухи икәнен беләбез, ә мин — фани тәнле, гөнаһка кол итеп сатылганмын. 15  Нәрсә эшләгәнемне аңламыйм. Эшлисе килгәнне эшләмим, ә нәфрәт иткәнемне эшлим. 16  Әмма эшлисе килмәгәнне эшлим икән, бу Канунның яхшы булуы белән ризалашканымны күрсәтә. 17  Ләкин моны хәзер инде мин үзем түгел, ә миндә яшәүче гөнаһ эшли. 18  Мин беләм: миндә, ягъни гөнаһлы тәнемдә, яхшы нәрсә юк, чөнки яхшылык эшлисем килә, әмма эшли алмыйм. 19  Теләгән яхшылыкны эшләмим, ә теләмәгән явызлыкны һаман эшләп торам. 20  Ә инде теләмәгәнне эшлим икән, моны инде мин түгел, ә миндә яшәүче гөнаһ эшли. 21  Шулай итеп, үзем турында әйткәндә, мондый канун күрәм: дөрес булганны эшлисем килгәндә, үземдәге яманлык мине сагалап тора. 22  Күңелемнән Аллаһы канунына шатланам, 23  әмма үз тәнемдә башка бер канун күрәм. Ул акылым канунына каршы көрәшә һәм мине тәнемдәге гөнаһ канунының әсире итә. 24  Мескен кеше мин! Үлем китерүче бу тәннән мине кем коткарыр? 25  Хуҗабыз Гайсә Мәсих аша Аллаһыга рәхмәт яусын! Әйе, акылым белән мин Аллаһы канунының колы, ә тәнем белән гөнаһ канунының колы.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «гөнаһмы».