Римлыларга 13:1—14

13  Өстен торучы хакимлеккә һәр җан буйсынсын, чөнки Аллаһыдан булмаган хакимлек юк; Аллаһы гамәлдәге хакимлекләрне төрле урыннарга урнаштырган. 2  Шуңа күрә хакимлеккә каршы килүче Аллаһының билгеләнгән тәртибенә каршы килә, ә шул тәртипкә каршы килүчеләр хөкем ителәчәкләр. 3  Идарә итүчеләр яхшылык кылучылар өчен түгел, ә яманлык кылучылар өчен куркыныч. Хакимлек итүчедән курыкмыйча яшисең киләме? Яхшылык эшлә, һәм ул сине мактар, 4  чөнки ул Аллаһы хезмәтчесе һәм сиңа файда булсын дип эш итә. Әмма яманлык кыласың икән, курык: ул тикмәгә генә кылыч тагып йөрми. Ул Аллаһы хезмәтчесе, үч алучы, яманлык кылучыларны җәзага тартучы. 5  Шуның өчен сез җәза алудан куркып кына түгел, ә вөҗдан кушуы буенча да буйсынып яшәргә тиеш. 6  Шуңа күрә сез салым түлисез дә инде, чөнки алар башкаларга хезмәт күрсәтүче Аллаһының хезмәтчеләре һәм бу эшләрен өзлексез башкарып торалар. 7  Һәркемгә тиешлесен бирегез: кемгә салым — салым; кемгә ясак — ясак; кемгә курку — курку; кемгә ихтирам — ихтирам. 8  Үзара мәхәббәттән башка, беркемгә һичнәрсә белән бурычлы калмагыз, башканы яратучы канунны үтәгән була бит. 9  Чөнки «зина кылма», «кеше үтермә», «урлама», «кешенекенә нәфесеңне сузма» дигән әмерләр һәм башкалары «якыныңны үзеңне яраткандай ярат» дигән әмердән гыйбарәт. 10  Яратучы кеше үз якынына явызлык кылмый, шуңа күрә башкаларны яратучы канунны үти. 11  Боларның барысын бигрәк тә нинди заманда яшәвегезне белеп эшләгез. Сезгә йокыдан уяну сәгате инде килеп җитте, чөнки иман итә башлаган вакыт белән чагыштырганда, котылуыбыз хәзер якынрак. 12  Төн үтеп бара, таң атарга җыена. Шуңа күрә караңгылык эшләреннән арыныйк та, яктылык коралларын алыйк. 13  Үзебезне, көндез эш иткәндәй, әдәпле тотыйк, тыелгысыз эчү мәҗлесләрендә катнашмыйк, эчкечелеккә, җенси әхлаксызлыкка, азгынлыкка, тарткалашуга һәм көнчелеккә бирелмик. 14  Ә Хуҗабыз Гайсә Мәсихтән үрнәк алыйк* һәм гөнаһлы тән нәфесләрен канәгатьләндерү турында уйланып йөрмик.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Хуҗабыз Гайсә Мәсихне киегез».